Выбрать главу

– Апа, монда студентлар баралар иде. Өч егет, бер кыз… Шулар кайда?

– Сту… студиннар! – диде апа, тыела алмыйча исни башлап, һәм авызын учы белән каплады. – Кайсылар икән ул?

– Менә инде ни… берсе озын гына буйлы кара егет… берсенең өстендә шакмаклы күлмәк…

– Ә-ә!.. Аларны әйтәсез икән… Төштеләр шул алар, чибәрем.

– Төштеләр? – диде ханым, кисәк кенә апага омтылып. – Кайчан, кайда?

– Менә хәзер генә төшеп калдылар. Күрмәдегезмени? Әле яңа гына кузгалдык ич.

Диләрә ханым, шунда ук борылып, пароход ишегенә йөгерде. Ләкин киң ишектән ул караңгы судан башка берни дә күрмәде. Шуннан йөгереп югары менеп китте, чабып пароходның койрыгына барды… Менә, менә күп булса, йөз илле-ике йөз адымда гына, сирәк утлары белән җемелдәп, кечкенә пристань күренә. Әле ярга чыккан кешеләрне дә шәйләп булырлык… Диләрә ханым, нишләгәнен белештермичә, кулын күтәреп, ачынып бер кычкырды:

– Ха-а-рис!

Ләкин артык ашкынудан көчсез яңгыраган тавышы аның төнге бушлыкта бик тиз сүнде – йотылды, хәтта үзенә дә юньләп ишетелмәде. Бер мизгел ул, күзләрен йомып, баганадай катып торды, аннары кинәт кенә кулындагы яулыкны сүтте дә һавага – Идел өстенә очырып җибәрде. Ефәк яулык, аның кулыннан ычкынуга, югары күтәрелде, бер талпынды, бер тибрәнде дә караңгылык эчендә үзлегеннән эрегәндәй юкка да чыкты…

Пристань инде еракта калды. Төн, берни юк, берни күренми. Тик ярдагы утлар гына, гүя Диләрә ханым йөрәгендә көйрәгән күмерләр төсле, аны үртәп, аны газаплап яналар иде…

1959

КЫЗ ҺӘМ СӘГАТЬ

Бер купеда икәүдән-икәү генә чәй эчә-эчә сөйләшеп бара торгач, безнең сүз шактый тирәнгә кереп китте. Без кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында, ачыграк әйткәндә, кешегә карата сак, сизгер, гадел булуның әһәмияте турында сөйләшә башладык. Билгеле инде, бу – мавыктыргыч тема. Тормышта бит бик гыйбрәтле хәлләр тулып ята. Яхшысыннан, яманыннан гаҗәп мисаллар табарга мөмкин. Менә шуларның төрлесеннән ишеткән-күргәннәрне искә төшергәли торгач, Сәлим Галимович сөйләячәк хикәянең очы килеп чыкты.

Инженер Сәлим Галимович – минем юлдашым, менә Бөгелмәдән кайтышлый бер купеда туры килеп, танышып киттек. Куе чәчләре юл-юл булып агарса да, бу әле кыяфәткә бик егәрле, чиста-шома битле, мәһабәт-таза кеше иде.

Мин инде аның үз башыннан кичергән вакыйганы ни өчен, нәрсәгә мисал итеп сөйләвен әйтеп тормыйм, ул кадәресе хикәя барышыннан болай да аңлашылыр. Ләкин шуны ачык әйтергә кирәк: Сәлим Галимович үзенең хикәясенә ни өчендер бик кыенсынып, ничектер теләр-теләмәс кенә кереште. Күрәсең, сөйләячәк вакыйгасы бик үк күңелледән түгел иде. Шулай да, бер очы чыккач, сөйләмичә булдыра алмады. Мин дә, билгеле, зур кызыксыну белән көтүемне яшереп тормадым.

Сәлим Галимович, эчкән стаканын арырак этәреп куйды да, кырын ята төшеп, миңа беравык, нидер уйланып, карап торды. Аннары яңадан турайды һәм, ныклы карарга килгәндәй, тәвәккәл генә: «Ярый, мин сезгә вакыйганың үзен сөйлим, алайса, – диде. – Бер дә арттырмыйча, киметмичә – нәкъ булганча гына. Ә вакыйга менә ничек булды: былтыр көз, Сочида ял иткәннән соң, мин өйгә икенче бер яңа маршрут белән кайтырга уйладым.

Гел поездда йөрү туйдырган иде… Мин мондый маршрут билгеләдем: Сочидан Анапага чаклы пароходта, Анападан Краснодарга чаклы автобуста барырга, ә Краснодардан Казанга инде самолётта кайтырга… Максат диңгездә дә йөрү, бай Кубань кырларын да карап узу һәм бигрәк тә Краснодар белән танышу иде. Күрәсез, ниятем бик яхшыдан иде. Кызганычка каршы, Азов диңгезендә йөри торган пароходлар – ә Анапага бары шулар гына керәләр – шактый кечкенәләр икән. Мин үземә аерым каюта ала алмадым. Яхшы урыннар беткән иде. Икенче классның ике кешелек каютасына билет алырга туры килде.