Пароход иртән сәгать унбердә китәргә тиеш. Мин, унбиш минут калганда килеп, үз каютама урнаштым. Каюта болай ярыйсы гына, үзенә күрә җиһазы да бар, ятар урыны да ипле, йомшак кына… Сез беләсезме икән, диңгез пароходларының каюталары безнең Идел пароходларыныкына бер дә охшамаган. Анда бөтен нәрсә таза, нык һәм шунысы әһәмиятле: барлык әйберләр һич селкенмәслек итеп стенага яки идәнгә беркетелгән булалар. Хәтта өстәлдәге графин-стаканнар да махсус кыршаулар эченә тутырылган…
Аннары каюталар, гадәттә, түбәндә, пароходны диңгездән юка тимер стена гына аерып тора. Кыскасы, диңгезнең никадәр усал, хәтәр нәрсә икәнен кечкенә пароходка кереп урнашкач та сизә башлыйсың.
Мин ишектән сул яктагы койканы үземә алдым. Икенче койка буш әле, хуҗасы юк… Язмыш кемне миңа юлдаш итәр – хәзергә билгесез… Мин, чемоданымны койка астына куеп, плащымны баш очындагы чөйгә элдем дә каютадан чыктым. Палубага күтәрелдем. Пароход кузгалырга бик аз вакыт калган, соңгы пассажирлар ашыгып басмадан менәләр. Менә иң соңгыларның берсе булып нәзек кенә, көяз генә бер кыз, җиңел чемоданын һәм чәчәкләр бәйләмен селкә-селкә, басмадан йөгереп менде. Түбәннән аны тап-тар яшел чалбар, вак шакмаклы соры пиджак кигән егет озатып калды… Пароход соңгы тапкыр көр тавыш белән һаваны калтыратып үкерде һәм кузгала башлады… Егет түбәннән нидер кычкырды, кулы белән авызыннан кызга үбү юллады… Кыз да, югарыдан очынып, нәфис бармакларын ирененә кат-кат тидереп, егеткә бер-бер артлы тәмле үбүләрен җибәрде. Шактый кайнар саубуллаштылар болар. Нишлисең, яшьлек, абзыкаем!
Шулай да бу җилбәзәк кызый миңа әллә ничек кенә бик шикле күренде. Була бит әле кәеф-сафа артыннан куарга яратучы бер ише «хөр» яшьләр, соңгы елларда менә шундыйлар курорт шәһәрләрендә шактый күбәеп киттеләр. Көндезләрен алар пляжларда аунап яталар. Кичләрен рестораннарны басып алалар, ләкин кем исәбенә, нинди акчага болай рәхәттә гизә торганнардыр – Хода белсен! Мин үзем, мәсәлән, егерме ел инженер булып йөреп, бары кырыктан узгач кына, курортка бара алу бәхетенә ирештем. Шуңадыр, ахры, мин ул маймыллар төшерелгән күлмәкләр киеп, кыска тар балактан йөрүче егетләргә һәм шуларның беләкләренә асылынып, ярым шәрә йөрүче кызларга шикләнеп, ят күреп, өнәмичә карый торган идем.
Менә бу кызый да миңа шундыйларның берсе булып тоелды. Кулга ияләшкән бер тутый коштыр инде, дип уйлап куйдым мин ихтыярсыздан. Хәер, болай уйларга һичбер нигезем юклыгын үзем шунда ук сиздем һәм, бу читен каршылыктан котылыр өчен, кызга юри игътибар итмәскә тырыштым.
Пароход причалдан бераз ераклашкач та, мин түбән төштем: юлдашым кем икән – тизрәк шуны беләсем килде. Ләкин каютаны ачсам, берәү дә юк, берәү дә кермәгән… Һе, мин әйтәм, ялгыз гына баруны теләгән идең, менә теләгеңә ирештең шикелле!.. Ләкин шулай дип уйларга да өлгермәдем, каютага әлеге кыз килеп керде.
– Шушы бит сигезенче каюта?
– Әйе, шушы! – дидем мин, кызга сарык төсле текәлеп.
Кыз каюта эченнән җитез генә бер күз йөртеп чыкты.
– Димәк, сез дә монда барасыз?
– Әйе, мин дә…
– Ну что же… – дип куйды кыз, бер дә исе китмичә генә. Аннары шундый ук бер хөрлек һәм ваемсызлык белән бу үзенчә урнаша башлады. Чәчәкләр бәйләмен өстәлдәге стаканга утыртып куйды. Җип-җиңел чемоданын аягы белән генә койка астына этәреп җибәрде. Өстендәге пальто дисәң, пальто түгел, жакет дисәң, жакет түгел, исемен дә белмим, галәмәт киң, кыска, иңбашсыз нәрсәсен салып, койкасына ташлады. Аннары стенадагы көзгегә карап, битен-күзен тикшерде, малайларныкы төсле итеп кенә кыркылган җирән чәчләрен рәтләштерде һәм шул чакта сорап куйды: – Сез ераккамы?
– Анапага чаклы… Ә сез?
– Мин Ростовка.
Көзге каршында эшен бетергәч, бу, миңа борылып: «Менә барысы да тәртиптә!» – дигән төсле карап алды. Шуннан: «Ачкыч кайда булыр?» – дип сорады да каютадан чыгып та китте. Мин баскан җиремнән кузгалмыйча торып калдым.
…Сез елмаерга ашыкмагыз әле! Бәлкем, менә нинди шәп юлдашка тап булдыгыз, дип әйтергә телисездер? Юк, һич юк, чын күңелдән әйтәм, мин куана алмадым. Киресенчә, бу уйнак сылу кыз мине борчуга гына салды. Мин бит нигәдер, юлдашым ир кеше булыр дип, бик ышанып тора идем. Бер үк каютага ир белән ят хатын-кызга билет сатарлар дигән уй башыма да килмәде. Инде менә, юри үчекләгән шикелле, яныма яшь боландай кызны китерделәр дә керттеләр. Әйтәсе дә юк, шәп сюрприз! Хәзер, рәхим итеп, шуның көенә генә җайлашып, үзеңне гел киеренке бер хәлдә хис итеп бар инде. Юк, ошамады бу нәрсә миңа, һич ошамады. Вәсвәсәгә бирелүдән мин курыкмыйм, әлбәттә, ул җәһәттән нервларым таза, чыдарлык, әмма шулай да курорт тирәсендә йөргән мондый кызлардан ераграк булуың хәерлерәк… Кыскасы, юлдашым миңа кулай кеше булып чыкмады…