…Кыз чыгып киткәч, башны кашып бераз тордым да үзем дә чыгып йөрергә булдым. Ачкычны коридорда дежур торучы хатынга тапшырып, югары күтәрелдем. Җил чыккан, пароход, акрын гына чайкалып, ак сыртлы дулкыннарны ерып бара. Диңгез, диңгез! Очы да юк, кырые да юк, тик уң яклап аксыл яр сызыгы һәм шул сызыктан ук күтәрелеп киткән берсеннән-берсе биегрәк кучкыл-яшел яки ялангач соры мәһабәт таулар күренә…
Минем иң элек пароход белән яхшылап танышасым килде. Кулымны артка куеп, бер очыннан икенче очына каранып йөрергә тотындым. Бер җирен калдырмадым, керергә мөмкин булган бөтен почмакларына кереп чыктым. Бер башында –буфет, икенче башында салон кебек нәрсәсе бар икән, аларына да кереп күз салып чыктым.
Шулай каранып йөргән чакта кызымны да очраттым. Ул пароход койрыгында ике егет белән бик кәефле генә сөйләшеп тора иде. Егетләр әлеге шул мин әйткән «хөр» яшьләрдән булса кирәк. Өсләрендә әтәч тиресеннән теккәндәй үтә күренмәле заграничный плащ, аякларында калын табанлы зур ботинкалар, үзләре яланбаш, кыска гына итеп кыркылган чәчләре керпе энәләредәй үрә басып тора. Кызым үз ишләрен тапкан икән, яхшы булган, дидем мин эчемнән.
…Вакыт бик акрын уза. Йөри-йөри дә арыдым. Нигәдер эч тә поша башлады. Ялгыз сәфәр, бигрәк тә пароходта, шактый күңелсез нәрсә икән ул… Ахырда вакытны «үтерер» өчен салонга керергә булдым. Шунда юанып утырырмын, ашаган-эчкән арада, бәлкем, үзем кебек берәр кеше белән танышып, сөйләшеп тә китәрмен дип уйладым.
Салонда халык аз иде. Тәрәзәгә якын аулак бер өстәлгә утырдым да, менюны алып, ашыкмыйча гына блюдо һәм шешәләрне «өйрәнергә» керештем. Шунысы яхшы бу Кавказ ягында: ашлар күптөрле, эчемлекләр күптөрле, җаның теләгәнен сайлап алырга була.
Мин үзем эчүдән саклана торган кеше. Олыгая башлагач бигрәк тә… Әмма шулай да ара-тирә үземне сыйларга яраткалыйм. Менә курорттан кайтып барам, тазалык Аллага шөкер, бернинди эш, вазифа, мәҗбүрият белән бәйләнмәгәнмен – үземә үзем хуҗа! Җитмәсә, диңгез пароходының шәп салонында утырам. Монда инде, дус кеше, шикәр сипкән эремчек ашап утырып булмый!
Кыскасы, алдымда басып торган ак алъяпкычлы официанткага закускалардан анысын-монысын һәм кавказларның «пити» дип йөртелгән ашларын яздырдым. Бу соңгысы, ничек кенә аңлатыйм, ни… һәркемгә аерым чүлмәктә, симез ит янына һәртөрле әче-төчеләр салып әзерләнә торган, аз гына шулпалы гаҗәп тәмле бер аш шунда… Инде болар өстенә тагын йөз илле грамм гына биш йолдызны да китерергә куштым, беләсезме, шунсыз әлеге «пити» үз урынына ипләп ятмас кебек, шайтан алгыры!..
…Ярый, бусы болай гына, хикмәт анда түгел, тизрәк төп вагыйгага якынлашыйк. Хәер, бу сөйләгәннәрнең билгеле бер әһәмияте бар, соңыннан үзегез дә күрерсез.
Бераздан официантка минем алдыма маен, икрасын, балыгын һәм башкаларын китереп тезде. Мин ашыкмыйча гына эшкә керештем… Әйткәнемчә, теләгем – матур гына итеп, озак кына юанып утыру…
…Пароходны уйнап кына тирбәткән кыргый диңгез, аулак, чиста урын, тансык ашлар һәм бик таман гына төшкән «биш йолдыз» – һәммәсе дә тора-бара минем кәефемне тәмам яхшыртты. Эч пошуның эзе дә калмады, тәрәзәдән Кавказга карап, бик хуш-мәмнүн булып барам. Хәтта юлдаш кызым турында да матур уйлый башладым. В конце концов, мин әйтәм, аңардан миңа ни зарар, туры килгән икән инде, хәерле булсын! Үзе болай ипле, ачык кына күренә, сөйләндереп карарга кирәк булыр, дим. Сочидан кайтып баручы туташның ни уйлаганын, ни теләгәнен белү кызык ич!
Ниһаять, мин ашау-эчүне тәмамладым. Бу вакытта палубада ниндидер җанлану башланды, халык күбәеп китте. Сәгатемә карадым: өченче ярты икән. Нәкъ ике сәгать утырганмын… Официантка белән исәп-хисапны өзеп, мин дә палубага чыктым. Туапсега якынлашып киләбез икән, халык шуңа урыныннан купкан.
Пароход портка кереп туктагач, мин дә, халыкка ияреп, ярга чыктым. Көн кояшлы булса да, җылы түгел иде. Таулар арасыннан безнең якның чиркандыргыч җиле исә. Шәһәр кечкенә, якын-тирәдә кызыгып карар бернәрсә дә юк… Яр буйлап әрле-бирле йөргәләдем, шул чакта нигәдер кинәт үлеп йокым килә башлады. Тукта, мин әйтәм, җилдә болай куырылып йөргәнче, керим дә рәхәтләнеп бер йоклыйм әле, дим. Сәгатемә карадым – вакыт өч тулган икән инде.
Пароходка күтәрелгәч, мин, яңадан салонга кереп, бер шешә сыра эчтем. Шуннан соң минем күзләрем тәмам йомыла башлады. Пароходның кузгалганын да көтмичә, мин үземнең каютага төшеп киттем. Безнең каюта коридорның иң очында, бик тыныч җирдә, шунда ук ачкычлар алып-биреп торучы хатын да утыра.
Мин аңа керешли әйттем әле:
– Йоклап алмакчы булам, – дидем.
– Рәхим итегез!