– Ләкин, – мин әйтәм, – минем бер юлдаш кызым бар. Ишекне эчтән бикләсәм, ул керә алмас, нишлим икән?
– Ә сез бикләмәгез, монда берәү дә йөрми, мин гел шушында утырам, тыныч булыгыз! – диде дежур хатын.
Шуннан мин кердем дә, чишенеп торып, урыныма яттым. Ничә минут узганын да хәтерләмим, бишек шикелле сиртмәле урынга яту белән сеңеп тә киткәнмен… Һәм үлек кебек йоклаганмын, хәтта бер генә тапкыр борылмаганмын да.
Берзаман уянып китсәм, каюта эче дөм караңгы. Ай-һай, мин әйтәм, йокының кирәген биргәнмен икән, дим. Кимендә бер дүрт сәгать йоклаганмын, ахрысы. Торып утырдым. Баш тонган, шактый изрәгәнмен, һаман әле йокыдан айнып җитә алмыйм. Бераз оеп утырганнан соң, үрелеп утны кабыздым һәм сәгатемне карамакчы булдым. Ләкин сәгатем кулымда юк. Хәер, мин беркайчан да сәгатьне салмыйча йокларга ятмыйм, һәрвакыт өстәлгә яки янымдагы урындыкка салып куям. Бу – минем бик күптән килгән гадәтем…
Баш очымдагы креслода салган киемнәрем ята, иң элек сәгатьне шуннан карадым… Юк… Торып, өстәл өстен карадым – сәгать анда да юк. Бу ни эш? Яңадан киемнәремне берәм-берәм күтәреп, селкеп карадым, чүгәләп креслоның гына түгел, койканың да астын җентекләп карадым, тагын бер кат өстәл өстен тикшереп чыктым, әмма сәгать юк кына бит. Гаҗәп, гаҗәп! Ни уйларга да белмим…
Шуннан киендем, креслога утырдым һәм кереп ятканчыга кадәр булган хәлләрне бик җентекләп исемә төшерә башладым. Сез беләсез инде, сәгатем минем бар иде. Кулымда иде. Пароходка утыргач, мин күпме тапкыр аңа карадым. Соңгы мәртәбә Туапсе портында, пароходка керер алдыннан гына карап, вакытның өч икәнен белдем. Шуннан соң салонда бер шешә сыра эчтем дә каютага төштем. Берәү белән дә очрашмадым, сөйләшмәдем, йөрмәдем. Димәк, каютага кергәндә дә сәгатем кулымда булган! Бу – бәхәссез!..
Ләкин менә каютага кергәч, мин аны салдыммы, салсам – кая куйдым, бу кадәргесен һич хәтерли алмыйм. Акылымны ничаклы гына җиксәм дә хәтерли алмыйм… Күрәсең, сәгатьне салып кую минем өчен шундый бер күнегелгән, механик рәвештә генә үтәлә торган эшкә әйләнгән инде, мин ничек салуыма да, кая куюыма да игътибар итеп тормаганмын… Әмма ләкин ул сәгать, шайтан алгыры, барыбер шушында булырга тиеш ләбаса! Аякланып чыгып китмәс бит инде! Кайда соң ул?
Яңадан бер кат бөтен каюта эчен бетереп эзләп чыктым. Ләкин юк, сәгать юк! Димәк, кемдер алган, кемдер шушыннан, каютадан урлап чыккан. Дөрес түгелме, әйтегезче?.. Мин моны үзем башкача аңлый алмыйм. Чынлап та бит, сәгатем бар иде, кулда иде – бу кадәресе минем өчен көн кебек ачык!.. Шулай булгач, бер генә нәтиҗә ясарга кала: сәгатемне мин йоклаганда урлаганнар!.. Кем ничек итеп – Хода белсен!..
«…Урлаган бер тапкыр гөнаһлы, урлаткан ун тапкыр гөнаһлы» диләрме әле? Дөрес сүз икән! Каютадан чыкмыйча, креслога утырып, мин бу хәлнең ничек булуын уйларга керештем. Һәм, нәкъ шул мәкаль әйткәнчә, минем шигем берьюлы берничә кешегә төште. Иң элек, коридордагы дежур хатын алмадымы икән, дип уйладым. Аннары юлдаш кызым исемә төште, мөгаен, шул кереп, эләктереп чыккандыр, дип уйладым. Ләкин, ныграк уйлаганнан соң, боларның икесеннән дә шикләнү миңа нигезсез булып тоелды. Бигрәк тә дежур хатыннан шикләнү читен иде, чөнки алардан гаять гадел булу таләп ителә, кечкенә җинаять өчен дә аларны бер минут тотмыйча эшләреннән куалар. Инде юлдаш кызга килгәндә, шигем бөтенләй үк бетмәсә дә, тәгаен шулдыр дип уйларга батырчылык итә алмыйм. Яхшы гына киенгән, чибәр, интеллигент кыяфәтле бер кызның шундый әшәкелеккә бара алуына ничектер ышанасы килми… Хәер, кем белсен аны! Яхшы киенгән чибәрләр арасында аларның ниндиләре очрамый! Менә Сочидан кайтып бара, акчасы беткәндер, ә гадәтләнгәнчә тәмледән генә ашыйсы-эчәсе киләдер… Алай дисәң, хәзер генә ул минем сәгатем белән нишли алсын?
Ихтимал, мин йоклаган чакта, бүтән берәү, берәр жулик каютага кереп, сәгатьне эләктереп чыккандыр. Моның өчен күп вакыт кирәкмени? Ә дежур хатынның берәр яры китеп торган чагы булгандыр. Шул чакта керде алды – вәссәлам! Кыскасы, теләсәң кем өстенә уйларга мөмкин, әмма тотылмаган – карак түгел…
…Инде нишләргә? Сәгать урлату әллә ни зур каза түгел, билгеле, – артык уфтанмаска да була… Әмма шулай да факт үзе, урлау факты, минем ачуымны гаять кузгатты. Гомумән, талау, урлау, хулиганлык кебек җинаятьләрне мин һич кичерә алмыйм, андый җинаять эшләүчеләргә һич рәхим-шәфкать юк миндә… Кызган тимер белән көйдереп бетерер идем мин аларны!.. Хәзер исә бу ачу-нәфрәт, бик табигый буларак, минем эчемдә бөтенләй кайный башлады. Чөнки сәгать кайчандыр якын дустым биргән минем өчен бик кадерле бер бүләк тә иде… Мин аны табарга да тиеш идем!
…Мин киенеп, рәтләнеп каютадан чыктым. Коридорда дежур хатынны очраттым, ләкин аңа бер сүз әйтмичә, югары менеп киттем. Башта буфетка кереп, бер стакан кара кофе эчтем, аннары, чыгып, арлы-бирле пароход буйлап йөрергә тотындым…