Уем, билгеле инде, һаман бер тирәдә: кемнең эше булыр бу? Ничектер, теләсәм-теләмәсәм дә, һәрбер начаррак киенгән яки шиклерәк күренгән кешегә: «Урлаучы шушы түгелме икән?» – дип карап уза башладым… Әшәкелек инде бу, әлбәттә, ләкин баягы сүз: урлатучы ун тапкыр гөнаһлырак!.. Хәер, минем урынымда һәр кеше шулай шикләнеп карар иде. Пароходта баручылардан кем дә булса «берәү» урлаган бит инде сәгатьне!
Табуыма һич ышанмасам да, булган казага ничек тә җиңел карарга тырышсам да, мин бу хәлне шулай да пароходның командасына җиткерергә уйладым. Эзләгез, табыгыз дип түгел, ә аларның пароходында каютага кереп әйбер урлау кебек җинаятьнең булуын белсеннәр дип әйтәсем килде. Кечкенә факт түгел бит! Бүген берәүнең сәгатен урларлар, иртәгә икенче берәүнең чемоданын алып чыгарлар яки берәрсен киемсез шыр ялангач калдырырлар… Юк, моның кебек кабахәтлекне белми калмасыннар әле!
Радиорубканың ишеге ачык иде. Шунда ике кешенең сөйләшеп утыруын күреп, мин тукталдым. Болар миңа игътибар иткәч, әдәп белән генә сорадым:
– Гафу итегез, миңа капитан үзе яки аның ярдәмчесе кирәк иде, берәрсен күрергә мөмкин булмасмы?
Кара китель, ак фуражка кигән озын гына егет, торып:
– Менә мин капитанның ярдәмчесе булам, ни йомыш? – диде.
Мин эчкә керергә рөхсәт итүләрен сорадым. Кергәч, аяк өсте генә вакыйганы сөйләп бирдем. Капитан ярдәмчесе бик игътибар белән тыңлады. Аннары кем булуымны, кайдан кая баруымны сорашты. Ул мин хәбәр иткән вакыйгага зур әһәмият бирде булса кирәк, чөнки яңадан кабатлап барысын да сорашып чыкты. Ахырдан:
– Сез бу хакта беркемгә дә сөйләмәдегезме әле? – диде.
– Юк, сөйләгәнем юк, – дидем мин.
– Яхшы иткәнсез… Ә хәзер каютагызга барыйк!
Без түбән төшеп киттек, каютага кердек. Мин аңа эшнең ничек булганын әйтеп бирдем: менә шушы креслода киемнәрем иде, сәгатемне йә шулар өстенә, йә өстәлгә куйган булырга тиешмен.
– Тәгаен кая куюыгызны хәтерләмисезмени? – диде капитан ярдәмчесе.
– Кызганычка каршы, тәгаен генә хәтерләмим, әмма сәгатемне салып, йә креслога, йә өстәлгә куюымда һич шигем юк, чөнки бу – минем күптән килгән гадәтем, – дидем мин.
Шуннан капитан ярдәмчесе каютаны дикъкать белән күздән бер кичерде дә дежур хатынны чакырып алды. Үзе креслога утырып, аңардан сораша башлады:
– Сез бу каютада кемнәр барганын беләсезме?
– Беләм: менә бу иптәш, тагын бер кыз бара.
– Нинди кыз ул, кайда утырды, билетын карадыгызмы?
– Карадым. Сочида утырды.
– Бергә утырдылармы?
– Юк, бергә түгел…
– Ә шулай да ниндирәк кыз соң ул?
Хатын иңбашын җыерып куйды.
– Ничек дим? Яшь бер кыз инде, чибәр генә болай… өс-башы да простойдан түгел, модный…
– Кайда ул хәзер?..
– Белмим…
Капитан ярдәмчесе аз гына тынып торды да яңадан сораша башлады:
– Сез менә бу иптәшнең Туапседан кузгалгач йокларга ятканын белдегезме?
– Белдем. Ул үзе әйтте.
– Каюта ишеген бикләп яттымы?
– Юк, бикләмәде. Икенче пассажир бар бит.
– Яхшы. Ул йоклаганда, каютага кем дә булса кермәдеме?
– Юк шикелле, – диде хатын, уйланып, аннан кинәт исенә төшергәндәй өстәп куйды: – Да, теге кыз гына кереп чыкты.
– Кайсы кыз?
– Бу каютада баручы пассажир кыз инде.
– Алай икән, – диде капитан ярдәмчесе һәм миңа күтәрелеп карады: – Сез аның кергәнен сиздегезме?
– Юк, һич сизмәдем, – дидем мин.
Капитан ярдәмчесе тагын хатынга борылды.
– Кыз үзе генә идеме?
– Юк, ни… бер егет белән керделәр.
– Так, так… Ә нигә аны башта ук әйтмәдегез?
Дежур хатын кызарды, ни әйтергә белмичә ык-мык итеп калды.
– Кем ул, ниндирәк егет, өс-башы, кыяфәте? – диде капитан ярдәмчесе шактый кырыс кына.
Бу допросның ни өчен икәнен аңламаган хатын тәмам каушап төште. Сүзләрен рәтләп әйтә алмас булды.
– Ә-ә, ни, кем дим? Ну менә таза бер егет. Сезнең төслерәк…
– Нишләделәр алар монда, озак тордылармы?
– Нишләделәрме?.. Белмим шул, карап тормадым, иптәш капитан!
– Ни сөйләшкәннәрен дә ишетмәдегезме?
Хатын башын гына селекте.
– Чыккач кая киттеләр?
– Югары менеп…
– Ә ул егет үзе кайсы класста бара?
– Белмим… Ләкин миндә… монда түгел.
Капитан ярдәмчесе хатынга җитди, сынаулы карашын төбәп торды да соңгы соравын бирде:
– Так, бүтән керүче кеше булмады дисез?
– Юк, булмады.
– Бәлки, сез күрми калгансыздыр?
– Ничек күрмичә калыйм икән? Мин бит һаман шушында, беркая да киткәнем юк. Белмим, белмим, – диде хатын, башын чайкап, – керүче булса күрми калмас идем.