Выбрать главу

Капитан ярдәмчесе, башын иеп, тагын нәрсә сорыйсы калды дигәндәй уйланып торды, аннары яңадан хатынга күтәрелеп карады.

– Ни өчен мин сездән боларны сорыйм?.. Менә иптәш пассажирның йоклаганда кемдер сәгатен урлаган.

– Йа Аллам, – дип уйлап куйды хатын, сизелерлек агарынып. – Чынлапмы?

– Чынлап ди шул! Гомердә безнең пароходта булмаган хәл… Позор!.. Ярый, барыгыз, ләкин бу турыда беркемгә бер сүз әйтмәгез! Аңладыгызмы?

Хатын раслап башын какты һәм чыгып китте. Без икәү генә калдык.

– Йә! – диде капитан ярдәмчесе, миңа борылып. – Менә ишетеп тордыгыз. Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

Дөресен генә әйткәндә, минем нәтиҗәм әзер иде инде: кыз белән егетнең каютага кереп чыгуын ишеткәч тә, мин эчемнән: «Ну, хәзер аңлашылды, мотлакан, шулар эше генә бу!» – дип, бик өздереп уйлап куйган идем. Һәм капитан ярдәмчесенә дә шуны әйттем:

– Мәсьәлә, минемчә, ачык. Шул кыз белән егет турында гына уйларга кала.

– Сәгатьне алар алган димәкче буласызмы?

– Әлбәттә!

Капитан ярдәмчесе, кашларын җыерып, бераз дәшми торды.

– Әмма шулай да тәгаен алар дип әйтергә безнең нигезебез җитәрлек түгел бит. Кем күргән, кем исбат итә ала аны?

– Әйе, күрүче юк, анысы дөрес, – дидем мин. – Ләкин фактларның үз логикасы бар бит. Әгәр минем сәгать шушы каютадан мин йоклаган чакта югалган булса, ә шулвакыт эчендә бирегә әлеге кыз белән егет кенә кереп чыккан булсалар, әйтегезче, сәгатьне бары шулар гына алгандыр дип нәтиҗә ясарга мөмкин түгелмени?

– Мөмкин. Мин үзем дә шулай уйларга мәҗбүрмен, ләкин дөрес булып чыгармы ул безнең нәтиҗәбез? – диде капитан ярдәмчесе, нигәдер миңа туры карап.

Аның бу икеләнүе минем дә ышануымны бераз какшата төште.

– Өзеп әйтүе читен, әлбәттә. Тотылмаган – карак түгел… Шуңа күрә тикшерергә кирәк. Сез, бәлкем, хәзер кызны чакырып сорашырсыз?

– Юк, кирәкмәс, – диде капитан ярдәмчесе, урыныннан торып. – Аннары безнең пассажирлардан допрос алырга хакыбыз да юк.

– Нишләргә кирәк соң? – дидем мин, ризасызлыгымны яшермичә. – Шушының белән эшне беткәнгә санаргамыни инде?

– Нигә алай дисез? Мондый хәлләрдә без чара күрмичә калмыйбыз. Ләкин һәр эшнең үз җае бар. Борчылмагыз, без тиешле урынга хәбәр итәрбез.

Мин дәшмәдем, дөресен генә әйткәндә, аның «тиешле урынга хәбәр итәрбез» дигән сүзен аңлап та бетермәдем.

– Ә сез шулай да, – диде капитан ярдәмчесе, чыга башлаган җиреннән тукталып, – ул кызны очратсагыз, миңа читтән генә күрсәтерсез әле. Аның үзенә берни дә сиздерергә ярамый, әлбәттә.

– Кайдан соң сезне табарга булыр?

– Радиорубкага килерсез, – диде ул, каютадан чыга-чыга.

Ялгыз калгач, мин, баскан урынымнан кузгалмыйча, башымны иеп тордым: нишләргә соң? Буш каютада утыруның яки ятуның минем өчен хәзер бер кызыгы да калмады. Чыгып йөрергә булдым. Тукта, мин әйтәм, юлдаш кызым очрамасмы. Аның бит әле пароходка утыргач та, чемоданын кертеп чыгудан башка, минем күземә юньләп күренгәне юк. Кайда ул, нишләп йөри? Тизрәк үзен очратып, шигем расланырмы, юкмы дип, аңа бер сынап карыйсым килде. Гүя бер карау белән дөреслекне белеп алырмын кебек идем.

Палубага күтәрелдем. Төн, диңгез өсте дөм караңгы. Ләкин пароход үзе яп-якты. Барлык утлары белән балкып, шул иксез-чиксез караңгылык эчендә кечкенә, әрсез, батыр җан ияседәй һичнәрсәгә исе китмичә баруын белә. Җил тагын да көчәйгән, ахрысы, диңгез усалланып үкерә, пароходны җиңел-җиңел генә күтәреп-күтәреп җибәрә… Йөргәндә исерек кешедәй чайкалып-чайкалып китәргә туры килә.

Пароходны бер әйләндем, ике әйләндем, төрле почмакларына да күз салдым, ләкин кызымны бер җирдә дә очрата алмадым. Кайда соң ул, шайтан алгыры? Парлап басып торучыларны кат-кат карап уздым, ләкин берсе дә мин эзләгән кыз белән егет булып чыкмады. Гаҗәп инде бу, әйтерсең юри яшеренгәннәр.

Йөреп арыгач, мин салонга кереп утырдым. Инде сәгать унберенче яртылар булгандыр, ниһаять, болар күренделәр. Минем юлдаш кызым, әлеге шул ике егетне ияртеп, салонга килеп керде. Кайдадыр бик озак ябылып утырганнар, ахрысы, барысы да кызышканнар, үзләре бик шатлар, бертуктаусыз көләләр… Буфет алдында бераз таптанып тордылар да, ерак түгел бер өстәл әйләнәсенә утырып, официантканы чакырып алдылар. Заказлары нигәдер бик кыска булды, озакламый официантка болар алдына бер шешә шампанский китереп куйды. Шуннан мин, күзләренә чагылмаска тырышып, салоннан чыктым да капитан ярдәмчесенә хәбәр итәргә киттем.

Ул әйткән җирендә юк иде, ләкин аны шунда ук телефон белән чакыртып алдылар…

Салон янына килгәч, мин аңа «кунакларым»ны тәрәзәдән генә күрсәтеп әйттем:

– Әнә буфеттан сулда бер кыз, ике егет шампанский эчеп утыралармы… Шулар инде.