– Яхшы, – диде капитан ярдәмчесе һәм үзе генә салонга кереп китте.
Ул, буфет янына барып, андагы юан хатын белән нидер сөйләшкән булып, тегеләргә кырын гына күз төшергәләп, бераз вакыт басып торды. Яшьләрнең исә берәүдә дә эшләре юк, бары үзләренең бер шешә шампанскийларын көлешә-көлешә эчүләрен беләләр. Ни өчен болай вакытлы-вакытсыз, ашау-эчүсез, тиктомалга мәзәк кыланып утыра торганнардыр, һич аңламассың. Шампанский күтәрер өчен бит инде ниндидер бер зур сылтау кирәк.
Бераздан капитан ярдәмчесе салоннан чыкты да минем яныма килде.
– Күрдем… Ничего, күңелле компания! – диде ул, елмаеп.
Миңа ошамады аның бу ваемсызлыгы.
– Шулаймы? – дидем мин коры гына. – Ә сез белмәдегезме, аларның болай кәефләнеп, шампанский эчеп утырулары нидән икән?
Капитан ярдәмчесе минем бу ризасызлыгыма игътибар итмәгән төсле итеп кенә әйтте:
– Кайсыдыр бәхәсен оттырган шикелле, сүзләреннән шулайрак аңлашылып калды. – Аннан рәсми тонга күчеп өстәде: – Сез хәзер тыныч кына йоклый аласыз. Өч сәгатьтән Новороссийскига җитәбез, шунда мәсьәлә ачыкланыр.
Һәм китәргә теләп борыла башлады. Мин аны туктаттым:
– Карагыз әле, иптәш помкапитан, шулай да сез үзегез ничегрәк уйлыйсыз соң? Бу типлар бит, чыннан да…
Ул минем сүземне бүлде:
– Беләсезме, мондый эштә бервакытта да алдан юрап куярга ярамый. Без портка радиограмма бирдек. Аннан тиешле органнарның кешеләре керерләр, шул чакта сезнең дә, безнең дә шикләребез хәл ителер… Ә хәзер рөхсәт итегез!..
Һәм миңа честь биргәндәй итте дә борылып китеп тә барды.
Минем аңа шактый ачуым килеп калды. Нинди формаль мөнәсәбәт! Безнең дә шикләребез хәл ителер, имеш! Юк инде, иптәш помкапитан, сәгатемне минем чәлделәр. Бик оста, шома гына йомдылар да куйдылар… Һәм тәгаен шул тар балаклар! Барысы бер шайка булып… Бу инде миңа хәзер көн кебек ап-ачык. Тик сез генә күрергә теләмисез… Кайсыдыр бәхәсен оттырган, имеш! Бәхәс оттырган өчен шартлатып шампанский ачтырырга кемнәр алар ул хәтле? Кайдан килгән, нинди акчаларын чыгарып сибәләр?
Шулай ачынып уйлана-уйлана, мин, түбән төшеп, каютама кереп яттым. Утны сүндердем. Ләкин күземә барыбер йокы керми, тышта диңгез шаулый, пароход кырынаеп-кырынаеп китә, иллюминаторны әледән-әле дулкын килеп баса, шул чакта бөтенләй диңгез төбенә китә башлаган кебек тоясың үзеңне. Шактый куркыныч. Укшыта башламаса ярар иде дип борчылам.
Гомумән, җан тынычлыгым китте, уфтанып, пошынып, әйләнеп-тулганып ятам шунда…
Менә берзаман кызым кайтып керде. Ишекне әкрен генә ачты, әкрен генә япты, тынын да чыгармаска тырыша. Сәгать хуҗасы уяна күрмәсен дип бик курка, ахрысы… Мин исә, күзләремне йомган килеш, йоклаган булып, аның һәр хәрәкәтенә колак салып ятам. Менә кыз караңгыда кыштыр-кыштыр чишенә башлады, менә нәрсәсендер салып урындыкка куйганда, тимер тавышы чыңлап китте… Аннары койкасы шыгырдады – кызым одеял астына чумды булса кирәк.
Эчемнән көрсенеп уйланам: дәшмәс идемме мин аңа, хәерле йокы теләмәс идемме? Без бер каютада баручы юлдашлар ич!.. Һәм шушы табигый кешелекле мөнәсәбәт урынына безнең арада хәзер шик-шөбһә, ачу-нәфрәт, курку-калтырау! Их кызый, кызый, боздың син эшне, боздың!
Кайчан, ничек йокыга киткәнмендер – белмим, ләкин күпмедер вакыттан соң акрын гына ишек шакуга уянып киттем… Пароход туктап тора, Новороссийскига килеп җиткәнбез, ахрысы. Мин торып, ишекне аз гына ача төшеп карадым. Ачуга, капитан ярдәмчесенең тавышы ишетелде:
– Гражданин, киенеп чыгыгыз әле.
Тиз-тиз генә киенеп чыктым. Коридорда капитан ярдәмчесе белән бергә тагын ике милиционер басып тора. Берсе – старшина, бик пөхтә итеп өр-яңадан киенгән, икенчесе – рядовой. Мин алар белән исәнләштем.
Киң җилкәле, кызыл чырайлы старшина шунда, коридорда ук власть кешесенә хас җитдилек белән миннән сораша башлады. Мин вакыйганы кыскача гына сөйләп бирдем. Ахырдан ул бер-ике генә сорау бирде, күрәсең, капитан ярдәмчесе аңа барысын да сөйләгән инде.
– Димәк, тәгаен әйтә аласыз: каютага кергәндә сәгатегез яныгызда иде!
– Әйе, менә шушы кулымда иде, моны бик ачык хәтерлим.
– Сез үзегез белән баручы кызны электән белә идегезме, юкмы?
– Юк, белми идем. Беренче тапкыр очратуым…
– Сез сәгатегезне шул кыз алган дип ышанып әйтәсезме?
Мин бер мәлгә икеләнебрәк калдым.
– Ничек дим сезгә? Сәгать каютадан югалды, ә аңардан башка керүче булмаган… Менә шуннан үзегез нәтиҗә яса- гыз инде.
– Ярый, – диде старшина, каешларын төзәткәләп. – Кыз каютадамы?
– Әйе, йоклый.
Шуннан старшина капитан ярдәмчесенә алдан кереп, ут кабызырга кушты. Аннары үзе батыр гына кереп, кызны уятырга тотынды:
– Гражданка, ә гражданка, торыгыз әле, торыгыз!