Кыз күзен ачты һәм сискәнеп китте. Өстенә иелеп торган милиционерны күргәч, ул әйтерсең телдән калды, бер сүз әйтмәстән, одеялын иягенә чаклы тартып һәм аптырау, курку тулы күзләрен старшинага тегеп карап тора башлады. Шул арада аның йөзе агарып та өлгерде.
– Сез курыкмагыз, – диде старшина аңа тыныч кына. – Безгә сөйләшергә кирәк. Торыгыз. Киенәсегез дә булса, без чыгып та тора алабыз.
Ләкин чыгып тору кирәк булмады. Кыз, креслодан күлмәген алып, одеял астыннан чыкмыйча гына, башына каплады, ашыга-ашыга өстенә тартты, аннан ялангач аякларын идәнгә салындырды. Старшина аның каршысына, минем койкага утырды.
– Ә хәзер документларыгызны рөхсәт итегез!
– Ни бар, ни булды? – диде кыз көчкә-көчкә генә.
– Хәзер белерсез. Документыгызны, пажалысты!
Кыз мендәр астыннан кечкенә сумкасын алып, шуннан бер кызыл билет чыгарып сузды.
– Алай… Сез студентка? – диде старшина, билетны карый-карый. – Медицинскийда укыйсыз?
– Әйе.
– Ничәнче курста?
– Өченчедә.
– Кайдан кайтып барасыз?
– Сочидан.
– Сочидан? Ни өчен Сочига бардыгыз?
– Анда минем апам тора. Шуңа кунакка бардым.
– Так, так, – диде старшина, билетны кире биреп, һәм кызга туп-туры карап тора башлады. Бу һич тартынусыз, ачыктан-ачык сынап карау иде.
Кыз ахырда бу карашка түзмәде, тәмам сабырлыгын җуеп, елардай булып, ялварып сорады:
– Бу ни эш? Аңлатыгыз, зинһар!
Ләкин старшина аңа җавап бирергә ашыкмады. Юри кадалыбрак һәм озаграк карап торганнан соң гына, яңадан сораша башлады:
– Ә сез пароходта нинди егетләр белән таныштыгыз, кемнәр алар?
Кыз, ярамаган бер эш сизенеп шомлангандай, бераз җавап бирә алмый торды.
– Алармы?.. Алар да – студентлар, – диде ул кыюсыз гына.
– Нинди студентлар?
– Мәскәү университеты студентлары…
– Кая баралар?
– Керчька.
– Ни өчен Керчька, ни өчен Мәскәүгә түгел?
– Алар практикага баралар…
– Сочиданмы?.. – диде старшина, көлемсерәп.
Кыз кызарып куйды.
– Сочидан түгел. Кавказдан баралар. Алар – геологлар. Башта Кавказ тауларында йөргәннәр, ә хәзер Кырымга китеп баралар.
– Кара, сез аларны бик яхшы беләсез икән!
Кыз башын иде, бераз дәшми торды.
– Миңа… Үзләре әйттеләр…
– Кайчан?
– Менә пароходта танышкач.
– Ә элек сез аларны белә идегезме?
– Юк.
Старшина, күзләрен кысып, тагын кызга төбәлеп торды. Власть кешесенең бу үтә сынаулы салкын карашыннан кыз өшеп киткәндәй куырылып, бөрешеп куйды. Башын тагын да ия төште, ничектер кечерәеп калды.
– Сез ул егетләрнең берсе белән бу каютага кереп тә чыккансыз икән, – диде старшина, гүя болай гына сүз кыстырган төсле итеп.
– Әйе, – диде кыз акрын гына. – Кофтамны алып чыктым.
– Бары шул гынамы? Ә нигә ул чакта егетне ияртеп кердегез? Юк, чыннан да, ни өчен ул егетне ияртеп керү кирәк булды?
Кыз иреннәрен генә кысты, һаман түбән карап, хәрәкәтсез утыра бирде. Шуннан соң старшина, яңа каешлары белән шыгырдап, урыныннан торды.
– Инде, алайса, рөхсәт итегез чемоданыгызны карарга?
Кыз кинәт курку-аптырау тулы күзләрен старшинага күтәрде.
– Ни өчен? Бу ни эш тагын? Әйтегез, зинһар! – диде ул, гаять дулкынланып.
Старшина рәхимсез бер салкынлык белән аңа туп-туры әйтеп бирде:
– Шушы каютада баручы менә бу гражданинның йоклаганда сәгате югалган… Аның әйтүенә караганда, сәгатьне сез яки кергән егет алган булырга тиеш… Әйтегез дөресен генә, кайсыгызның эше бу?
– Боже мой! Нинди хурлык, нинди хурлык! – диде кыз йөрәгеннән чыккан тавыш белән һәм ике куллап йөзен каплады.
Безнең барыбызга да бик читен, уңайсыз булып китте. Капитан ярдәмчесе тәмам караңгыланып, ачулы мөгрәнеп куйды:
– Шулай да… артыкка китте бу!
Миңа да старшинаның чемоданны тентергә җыенуы бер дә ошамады. Чыннан да, кыз, алган тәкъдирдә дә, нишләп инде сәгатьне чемоданына салып куйсын, ди! Тотылыр өченме? Акылга сыймый! Әмма старшина, безгә һич игътибар итмәстән, үзенең нәрсә эшләгәнен бик яхшы белгән тыныч бер кыяфәт белән кызның чемоданын актарырга тотынды. Андагы кыз кешенең ят күздән яшерен эчке күлмәкләрен һәм башка әйберләрен берәм-берәм күтәреп селки башлады. Хәтта сабын савытын да ачып карарга онытмады. Ә кыз бу вакытта, сыны каткандай һич кыймылдамыйча, йөзен каплап утыра бирде… Старшина карап бетерде, әйберләрне ни җитте алай кире салып, чемоданны ябып куйды. Аннары торып, китель чабуларын тарткалап, кызга дәште:
– Бәлкем, үзегез генә әйтеп бирерсез, сәгать кайда?
Кыз җавап бирү түгел, селкенмәде дә. Әйтерсең мәрткә киткән. Хәзер инде артык бәйләнеп, җәберләп торуның кирәксезлеге көн кебек ачык иде. Моны старшина үзе дә сизде булса кирәк, тамак кыргалап, таптанып торды да каютадан чыкты. Аның йөзе тирләгән һәм бүртенгән иде. Ахрысы, ул да ямьсез бер эш үтәп, шуның нәтиҗәсез чыгуына шактый нык кәефсезләнгән иде.