– Ә хәзер теге егетләр янына илтегез! – диде ул, кашларын җимереп, капитан ярдәмчесенә.
Бар да югары менеп киттеләр. Алар артыннан теләр-теләмәс кенә мин дә иярдем. Дөресен генә әйткәндә, бу шактый күңелсез тамашадан минем гайрәтем чигеп өлгергән иде инде, эшнең ахыры белән кызыксыну бетте диярлек, тик әле кыз янында ялгыз каласы килмәгәнгә күрә генә ияргән булдым.
Егетләрнең бара торган каюталары пароходның икенче башында булып чыкты. Яңадан түбән төштек. Коридор очындагы бер каюта каршысына җитеп туктагач, капитан ярдәмчесе ишекне шакырга тотынды. Егетләр каты йоклыйлар иде. Кат-кат шакыгач кына, ишекне ачтылар. Капитан ярдәмчесе белән старшина эчкә уздылар, мин ачык ишек төбендә калдым.
Ишекне ачкан егет бөтенләй ялангач диярлек, бер кат трусиктан гына, һәм аның гәүдәсе сокланып карарлык таза, сылу иде. Ут яктысында тәне шомартылган имән төсле елкылдап, ә каты мускуллары ап-ачык беленеп тора. Типсә тимер өзәрлек егет!
Ул, үзенең ялангач булуыннан бер дә уңайсызланмыйча, власть кешеләрен бик тыныч каршылады.
Кергәч тә, старшина аңардан документын сорады.
– Ни өчен ул сезгә? – диде егет.
– Ни өчен икәнен соңрак белерсез, ә хәзер рөхсәт итегез! – диде старшина коры гына.
Егет, тыңларгамы моны, юкмы дигәндәй, беравык көттереп торды, аннары чөйдәге пиджагыннан паспортын алып бирде. Старшина паспортның һәр битен ачып карарга кереште.
– Иптәшегезне уятыгыз!
Егет иптәшен уятты. Анысы татлы йокыдан айнып җитмәгәнгә, ахрысы, каютадагы кешеләргә бөтенләй игътибар итмәде.
– Сезнең документыгыз? – диде старшина аңа. – Сезнең документыгыз, дим?
Ниһаять, егет, башын күтәреп, старшинага карады.
– Документ?
– Сез, нәрсә, исерекме әллә?
Егет җавап биреп тормыйча, һаман йокысын кызгангандай, иренеп кенә каяндыр документын чыгарып сузды. Старшина алып карады, кире бирде һәм тамак кыргалап куйды.
– Студентлар, значит?
– Әйе, дипломантлар, – диде егетләрнең басып торганы.
– Кая барасыз?
– Керчька.
– Максат?
– Без практикага китеп барабыз.
– Аңлашыла… Ә әйтегез әле, сезнең кайсыгыз икенче класста баручы кызның каютасына кергән иде?
Ялангач егетнең йөзеннән бер мизгелдә гаҗәпләнү һәм борчылу чагылып узгандай булды.
– Мин… – диде. – Эш нәрсәдә соң?
– Эшме? – Старшина беравык, егетнең эченә үтәрдәй булып, аңа текәлеп карап торды. – Эш менә нәрсәдә: сез кереп чыккан каютада баручы менә бу гражданинның сәгате югалган…
– Хуш, шуннан соң?..
– …Сездән башка бүтән керүче булмаган. Так вот…
Егет кинәт кычкырып көлеп җибәрде:
– Ха-ха-ха! Игорь, ишеттеңме, мин – сәгать урлаучы! Ну и ну!
Старшинаның йөзенә кызыл таплар бәреп чыкты, ләкин ул, таштай тынычлыгын һәм рәсми корылыгын саклап, бүленгән сүзен әйтеп бетерде:
– Так вот, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагансыздыр?.. Ә хәзер рөхсәт итегез әйберләрегезне карарга!
– Юк, рөхсәт итмим! – диде егет, кинәт усалланып. – Сезнең ни хакыгыз бар? Бу – башбаштаклык! – дип кычкырды егет. – Мин протестую! Мин моны болай гына калдырмаячакмын!
Ләкин старшинаның моңа һич исе китмәде, күрәсең, инде ул, кешеләрнең төрлесен һәм төрле хәлләрне күреп, өйрәнеп беткән… Үтә бер битараф салкынлык белән:
– Яхшы, алайса, – диде. – Ул чагында киенегез, без сезне пароходтан алып калабыз. Анда тикшерербез.
Бу сүзләр егетләрне берьюлы аптырауга төшерде булса кирәк, алар, бер-берсенә карашып, ни әйтергә белмичә тынып калдылар. Ниһаять, койкада йокымсырап утырган егет, кулын селтәп, иптәшенә:
– Мансур, төкер үзләренә! – диде. – Әйдә, карасыннар. Пустяк өчен пароходтан калып булмас!
Шуннан соң Мансур дигәне, каршы килмәвен аңлатып, мускуллы кулларын ялангач күкрәге өстенә кушырып куйды да нәфрәт һәм бәйсезлек күрсәткән бер кыяфәт белән стенага сөялде. Старшина эшкә кереште. Иң элек егетнең чөйдәге киемнәрен капшап, суккалап карады. Аннан чемоданын ачып күрсәтергә кушты. Егет, кузгалмыйча гына:
– Ачык ул! – диде.
Старшина кечкенә чемоданны идәннән алып урындыкка куйды да ачып актарырга тотынды. Дәфтәр, китаплар, ниндидер таш кисәкләре, майка, трусик, күлмәк, галстуклар – шуларның барысын да берәм-берәм күтәреп карап чыкты.
– Йә? – диде егет, каш астыннан гына аңа карап.
Старшина, тураеп, фуражкасын арткарак этәреп куйды.
– Тагын нәрсәләрегез бар?
– Без күп багаж йөртмибез. Әйбер җыярлык баеганыбыз юк әле.
– Шулаймы? Ә шампанский эчәргә акчаны каяндыр таба-сыз?