Выбрать главу

Егет авыз кырые белән генә елмайгандай итте.

– Кара, сез барысын да белеп өлгергәнсез икән инде! Бәлкем, сәгать акчасын эчкәндер болар дип уйлый торгансыздыр?

Старшина дәшмәде. Үзен ничаклы гына тыныч, салкын тотарга тырышмасын, шулай да хәле аның бик шәптән түгел иде. Йөзе караңгыланды, яңак сөякләре уйнаклап куя башлады. Ихтимал, ул егетләрне юкка борчуын, бу тентүләрнең бернинди нәтиҗә бирмәячәген эченнән аңлагандыр да инде, ләкин шулай да үз ролен ахырынача үтәүдән туктамады. Һаман рәсми җитдилеген саклап, ул койкада утырган егеткә дәште:

– Ә хәзер сезнең әйберләрне карарга рөхсәт итегез!

Егет, бу эшне бик хуп күргәндәй, кәефле генә:

– Ә, пожалуйста, рәхим итегез! – диде.

Старшина аның да киемнәрен, чемоданын карап чыкты. Әлбәттә, эзләгәнен тапмады ул. Бу вакытта инде мин каютадан читкәрәк киткән идем. Егетләрнең күз алдында торасым килмәде. Читтән генә аларның көлүен, ә старшинаның: «Сез көлмәгез… Сез аңларга тиеш, безнең бурыч…» – дип, нидер сөйләп маташуын гына ишетеп калдым.

Бераздан старшина, тирләгән битен-муенын яулык белән сөртә-сөртә, каютадан чыкты. Минем янга килгәч, бу миңа ачулы карап, кырыс кына сорап куйды:

– Ә сез, гражданин, үзегез исерек түгел идегезме?

Мин комачтай кызарып киттем. Һич көтмәгәндә, бик капыл сукты бу милиция! Аптыраудан бары:

– Нигә алай дисез? – дип кенә әйтә алдым.

– Нигәме? Исерек кеше сәгатен генә түгел, башын да югалта. Беләбез без, күргәнебез бар… Сәгатегезне пароходка утырганчы ук югалткансыздыр может, ә?..

– Гафу итегез! – дидем мин, аның бу әрсез дорфалыгына гаять ачуым килеп. – Кем дип беләсез сез мине? Мин, эчсәм дә, акылымны җуя торган кеше түгел. Сезнең миңа ышанмаска һичбер хакыгыз юк, һәм мин сезгә кабатлап әйтәм: сәгатем каютада югалды…

– Ну, алайса, каютагыздан эзләгез дә! – диде старшина, гаҗәп салкын-сансыз гына итеп һәм, шуның белән сүзне беткәнгә санап, капитан ярдәмчесенә борылды: – Безнең өстән йөк төште, иптәш помкапитан! Рөхсәт итегез китәргә?

Капитан ярдәмчесе иңбашларын җыерып куйды.

– Әйе, сездән дә, бездән дә эш калмады. Гаепсез кешеләрне борчыдык, гафу үтенә белмәдек… Инде гражданин пассажирның безгә артык претензиясе булмас дип уйлыйм. Сез дә, иптәш старшина, безгә ачуланып китмәгез!

– Ничего! – диде старшина, кулын селтәп. – Без күнеккән инде… Ну, пока!

Һәм честь биргәндәй итте дә, иптәшен ияртеп, югары атлады. Капитан ярдәмчесе дә алар артыннан китте. Берсе дә миңа соңгы мәртәбә сүз әйтү түгел, башын да какмады. Гаҗәп уңайсыз, мәгънәсез, ачу китергеч бер хәлдә торып калдым мин… Нәрсә булып чыкты соң бу? Гүяки менә мин, сәгатемне югалтучы, бөтен күңелсезлекләрнең бердәнбер гаепчесе булдым да калдым. Әмма гаеплеме соң мин?

Аптырап, көенеп, һичнәрсә аңлый алмый өстерәлеп, каютама кайттым. Ә анда юлдаш кызым, бала сыман бөгәрләнеп, мендәренә капланган да һаман әле лышык-лышык елап ята. Чәчләре тузган, иңбашлары әкрен генә калтырыйлар – шундый мескен, кызганыч бер кыяфәт үзендә!.. Мин ишек төбендә тукталып калдым. Нишләргә? Юатыргамы, гафу үтенергәме, йә, нишләргә?.. Баягынак аның, өзгәләнеп: «Нинди хурлык, нинди хурлык!» – дип әйткәне исемә төште. Һәм мин хәзер сүз кату түгел, биредә басып торырга да ярамаганын аңладым. Бу минутта аның өчен миннән дә явыз, әшәке кеше юк бит инде!

Болай булгач, әйдә, инде бөтен гарьлеген, газабын аулакта елап бетерсен дип, мин акрын гына чигендем дә кире югары ук менеп киттем.

Бер җан иясе калмаган буш палубада бүре шикелле арлы-бирле йөрим, тынычланырга, үземне юатырга тырышам. Чёрт возьми, дим, нишләп мин ул кызый каршында әшәке, гаепле кеше булып калдым соң әле? Аныкы түгел, минем сәгать югалды бит! Бу – факт лабаса! Инде кызга шик төшкән икән, бу бит бөтенләй үк нигезсез түгел инде – күрдегез!.. Хәтта капитан ярдәмчесе дә башта аңардан шикләнде. Ул инде мондый хәлләрне күреп үткәргән булырга тиеш.

Ләкин күпме генә үземне акларга тырышсам да, барыбер тынычлана алмадым. Юк, алмадым. Шул чандыр кызның, кайчан гына әле каютага җилтерәп килеп кергән ваемсыз шат кызның, хәзер койкасында бала шикелле бөгәрләнеп елап ятуы һич күз алдымнан китмәде. Күпме генә акланып маташма, әмма шулай да кешене нахакка рәнҗетү, кешенең шатлыгын үтерү килеп чыкты бит, хәерсез! Уен эшмени ул – кеше шатлыгын үтерү!

Салкын таңны мин пароход өстендә йөреп каршы алдым. Өшеп, туңып беттем, ләкин түбән төшмәдем. Көн бик акрын ачылды, кояш юк һәм булмас та, ахрысы, бөтен күк йөзен авыр, кара болытлар каплаган. Диңгез чытык ачулы, хәтта акчарлакларны да качырып бетергән. Берни юк, берни күренми… Тизрәк җитәсе дә, тизрәк җиргә төшәсе иде инде, булмаса…

Ниһаять, иртәнге сәгать җиделәрдә Анапага якынлаштык. Пристане аның бик кечкенә икән. Диңгезнең чайкалуы көчле булганлыктан, пароход портка кереп тә тормады; пассажирларны алырга ярдан моторлы көймә килде.