Мин, әйберләремне алырга дип, каютага төштем. Юлдаш кызым шулай бөгәрләнеп яткан килеш йокыга киткән: одеялын да өстенә тартмаган, мескен!.. Уяна күрмәсен дип, мин сак кына плащымны, идәннән чемоданымны алдым да эчемнән генә: «Хуш, кызый! Гаепләштән булмасын!» – дип, ишекне акрын гына ябып чыгып киттем.
Моторлы көймә көч-хәл белән генә пароход янтыгына туктый алды. Без, берничә пассажир, матрослар ярдәме белән басмадан чайкала-чайкала ярга төштек.
Көймә пристаньга килеп җиткәндә, безнең кечкенә пароход, ачулы дулкыннарны яра-яра, диңгез түренә таба китеп бара иде инде.
Ниһаять, ярга чыктык. Аяк каты җиргә баскач, юри бераз туктап тордым: тукта, мин әйтәм, рәхәтен ныграк татыйм әле!.. Аннары җәяүләп кенә шәһәргә таба киттем… Сез, хикәя әле бетмәдемени, дип гаҗәпләнә торгансыздыр… Аз гына сабыр итегез, хәзер бетә. – Инженер әллә кайчан суынып беткән чәен алып, бер-ике генә йотым кабып куйды. Аннан ни өчендер беравык түшәмгә карап торды. – Әйе, искиткеч булды бу маҗараның финалы! – диде ул, үзалдына башын чайкап. – Тыңлагыз, дус кеше! Анапа тигез яр өстендә утырган кечкенә бер шәһәр икән. Монда инде төньяктан искән җилләрдән ышыклап торучы таулар юк. Нәкъ бездәгечә көзге табигать, салкын, шыксыз. Урамнарда тузан бөтерелеп йөри… Мин, туктап, өстемә плащымны кидем. Шул чакта ни өчендер кулымны плащ кесәсенә тыктым… Һәм кинәт сискәнеп киттем. Тиз генә кулымны тартып чыгардым: учымда… минем сәгатем!.. Баскан урынымда каттым да калдым. Бу ни хәл? Ничек бу болай?
Иң тәүге реакциям шул булды: сәгатемне күтәреп җиргә бәрәсем килде. Бәдбәхет, мөртәт сәгать!.. Ләкин мин бәрмәдем, ә өстенә карап шаккатып тордым да тордым. Нишләп, ничек итеп син, кабахәт, плащ кесәсенә барып кердең?.. Ниһаять, бөтен хәтеремне аякка бастырып төпченә һәм уйлана торгач, мин аңладым: йокларга ятар алдыннан үзем… үзем плащ кесәсенә салганмын икән. Әйе, бу һичшиксез шулай, башкача мөмкин түгел. Әмма ләкин бит, шайтан алгыры, мин сәгатемне һәрвакыт өстәлгә йә урындыкка куя торган идем, нишләп соң бу юлы кием кесәсенә тыкканмын?.. Хәер, моны хәзер аңлавы читен түгел иде: пароход чайкалудан төшеп ватылмасын дип, мин аны кесәгә салган булганмын. Игътибар итегез: шуны уйларга акылым җиткән, ә менә уянгач, күпме эзләп, күпме баш ватып та исемә төшерә алмаганмын, менә бит ул, кем әйтмешли, склерозлы баш! Ахмак, юньсез, мәгънәсез баш!.. Ташка гына орыр идем үзен, ләкин соң шул инде хәзер!
Ышанасызмы, сәгатьнең табылуына аз гына да, ичмасам, куана алмадым, шундый сыкратты, көйдерде ул мине!..
Әгәр табылмаган булса, мин барыбер, каза күргән кеше, кемнән генә шикләнсәм дә акланырга хакым булыр иде… Ә хәзер? Хәзер инде мин, карт күсәк, тегеләр алдында гына түгел, үз вөҗданым алдында да аклана алмыйм… Иң авыры минем өчен шушы хакыйкатьне аңлау булды…
Билгеле инде, бу хәлдән соң минем үземчә матур уйлап башланган сәяхәтемнең бөтен кызыгы, яме бетте. Шул ук көнне автобуска утырып, Краснодарга киттем, анда бер кич кунып, икенче көнне Казанга очтым… Кайткач, булып үткән вакыйганы хәтта хатыныма сөйләргә дә җөрьәт итә алмадым. Шундый үкенечле, ямьсез бер төер булып утырып калды ул минем йөрәктә!
Өемә кайтып җиткәнче, мин ямьсез уйлардан котыла алмадым… Әлеге туздырылган чемоданы янында елап утыручы кыз бала да күз алдымнан бер дә китмәде. Үкенечле газабым да озакка сузылды… Чөнки бу минем төзәтеп булмас хатам иде».
ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ
Бүген халык судында әллә ни кызыклы эшләр булмады. Башта «вак караклык» дип йөртелгән бер эшне карадык, аннары бер квартира җәнҗалын тикшердек. Соңгысы шактый озакка сузылды. Бер кухняга сыеша алмаган ике гаиләнең кайсысы хаклы, кайсысы гаепле – иблис үзе дә аерып бетә алмас. Кыскасы, кухня тарлыктан түгел, күңел тарлыктан килеп чыккан вак, мәгънәсез, эчпошыргыч бер эш иде бу… Инде менә соңгысы… аерылышу турында.
…Квартира җәнҗалы буенча суд карарын игълан иткәч, без кечкенә тәнәфес ясап алдык. Яңадан суд залына чыкканда, халыкның күпчелеге таралган, анда биш-алты кеше генә калган иде. Шулар безне аягүрә басып каршы алдылар. Без тәбәнәк сәке өстендәге кызыл япкан өстәл артына кереп утырыштык… Тынлык. Декабрь аеның кыска көне инде сүнеп бара, тәрәзәләрдә кичке эңгер акрын гына куерып килә, һәм зур урамның шау-шуы, залдагы тынлыкны бозмыйча, тонык кына ишетелеп тора иде.
Судья да, шушы сүлпән тынлыкка ипләшкәндәй, басынкы тавыш белән генә суд утырышының дәвам иттерелүен белдерде. Аннары «Эш» дигән юка папканы ачып, шуннан герблы марка ябыштырылган бер кәгазь чыгарды. Бу аеруны сорап язган гариза булырга тиеш. Кәгазьгә күз төшереп алгач, судья залга карап дәште: