Выбрать главу

– Гражданин Зәбиров!

Икенче рәттән өстенә каракүл якалы әйбәт пальто кигән, кулына пыжик бүреген тоткан берәү күтәрелде.

– Мин.

Судья аңа сөзеп кенә бер карап алды да тагын дәште:

– Гражданка Зәбирова!

Шул ук икенче рәттән, ләкин ир кешедән читтәрәк утырган, башындагы мамык шәле, өстендәге кара бостон пальтосы белән татар абыстаена охшаганрак бер арык кына ханым күтәрелде.

– Мин, – диде ул, чак ишетелерлек итеп.

– Алгарак узыгыз! – диде судья аларга.

Ир белән хатын алга чыгып бастылар. Иң элек күзгә ташланган нәрсә шул – болар инде яшь кешеләр түгел иде. Иренә кимендә бер илле яшь булыр, хатыны да кырыктан узган булырга тиеш. Бу нәрсә берьюлы безнең кызыксынуны уятты, һәм шунда ук күңелгә мондый очракларда килмичә калмый торган уй да килде: нинди сәбәпләр боларны монда китерде икән?

Кайчакта моны, кешеләренә карап, шактый дөрес чамалап та була. Аеруча яшьләрнең «серен» тиз сизәргә мөмкин. Әмма боларныкын алай тиз генә чамалау бик читен иде: икесе дә абруйларын саклап, бик тыныч басып торалар, борчылу, уңайсызлану кебек нәрсәнең әсәрен дә күрсәтмиләр. Тик буйга таза ирнең куе кашлары бер-берсенә тартылган, иреннәре кысылган, шуңадыр, ахры, йөзе артык җитди, хәтта караңгы чырайлы булып күренә. Ә хатынның йөзендә, киресенчә, андый киеренкелек тә, пошыну да, кайгы да, – гомумән, берни дә юк, әйтерсең җансыз битлек белән капланган ул. Һәм бу йөзгә каравы авыр иде, гүя берни сиздермәгән хәлдә, ул бик тирән фаҗига турында сөйли иде. Шул ук вакытта алар үзләрен бер-берсеннән бөтенләй бәйсез тоталар – беренче карауда ир белән хатын дип тә белмәссең. Нәкъ менә чит кешеләр төсле ерак, ят иде алар. Бусы да безнең өчен гаҗәп, сәер иде, чөнки аерылышырга килгән кешеләр арасында, гадәттә, яшерен бер дошманлык сизелә торган иде, ә биредә анысы да юк. Әйе, боларның «эше» шактый гыйбрәтле булырга тиеш.

Шул арада судья, утырышны дәвам иттереп:

– Суд гражданин Зәбировның аерылышу турында сорап биргән гаризасын карарга керешә, – диде һәм, икесен дә суд составы белән таныштырып, ризалыкларын сорады. Ир өзеп кенә «риза» диде, хатын исә башын гына кагып куйды. Судья аларга утырырга кушты. Шуннан соң ул Зәбировның гаризасын укып чыкты.

Кыска гына язылган бу гаризада аерылышуны нигезләп бер генә сәбәп тә китерелмәгән иде. Анда бары тик, без аерылышырга телибез, икебез дә моңа риза, шуңа күрә судтан безне аеруын сорыйбыз, дип кенә әйтелгән иде…

Гаризаны укыгач, судья Зәбировка дәште:

– Зәбиров!

Зәбиров яңадан торды.

– …Исем, фамилиягезне тулысынча әйтегез!

– Зәбиров Ильяс Кәримович.

– Ничә яшьтә?

– Кырык тугызда.

– Кайда, кем булып эшлисез?

– Мин… доцент. Институтта укытам.

Гадәттә, башлап танышу өчен бирелгән бу сораулардан соң судья, кресло аркасына сөялеп һәм Зәбировка җитди-сынаулы карашын төбәп, яңадан сүз башлады:

– Йә, гаризагызга өстәп сез нәрсә әйтергә телисез?

Зәбиров, уйланып, бераз дәшми торды да шактый катгый рәвештә әйтеп куйды:

– Юк, өстәп әйтер сүзем юк!

– Шулай да? Мәсәлән, гаризагызда сез аерылышуның сәбәбен күрсәтмәгәнсез. Бәлки, шул хакта әйтерсез?

– Аны ничек итеп әйтәсең? – диде Зәбиров, иңбашын җыергандай итеп. – Аннары кирәкме соң ул? Без бит икебез дә аерылышырга риза.

– Ләкин аерылышуны сез таләп итәсез… Ни өчен? Суд моны белергә тиеш.

Зәбиров иреннәрен кысты, башын иеп, беравык алдына гына карап торды. Күренә: кешенең «сәбәп» дигән серне бер дә ачасы килми, хәтта судны канәгатьләндерер өчен бу зарури булган хәлдә дә нигәдер сөйлисе килми. Чынлап та ни өчен? Бик авыр булганга күрәме яки үзен гаепле тоеп, шуны белгертәсе килмәгәнлектәнме, яки коры бер тискәрелектәнме?.. Суд сабырлык белән аның җавабын көтә.

Ниһаять, ул, шактый көттереп, тагын үзенекен кабатлады:

– Гафу итегез, шулай да мин бездән аерылышуның сәбәпләрен әйттереп тору кирәк түгелдер дип беләм. Без икебез дә риза, безнең арада бу хакта тартыш-бәхәс юк, тагын ни кирәк? Мондый очракта суд өчен шуны белү бик җиткән, минемчә…

– Без әле хатыныгызның теләген белмибез.

– Ә сез аңардан сорагыз!

– Вакыты җиткәч, әлбәттә, сораячакбыз. Ә хәзер әле без сездән сорыйбыз: ни өчен?.. Әйе, ни өчен суд сезне аерырга тиеш? Ә бәлки, семьяны саклау өчен, сезнең үтенечне кире кагарга кирәктер? Без бит белер-белмәс, сукыр килеш мәсьәләне дөрес хәл итә алмаячакбыз. Кыскасы, суд алдына килгәнсез икән инде, рәхим итеп, үзегезнең үтенечегезне нигезләгез!

– Нигез шул, – диде Зәбиров ризасыз, караңгы чырай белән, – без артык бергә торырга теләмибез.