Выбрать главу

– Ни өчен теләмисез?

Зәбиров җавап бирмәде һәм бирергә уйламый да иде шикелле.

Шактый көткәннән соң судья, ниһаять:

– Әйтегез әле, – диде, – ничә ел сез бергә торасыз?

– Егерме өч ел, – диде Зәбиров акрын гына.

– Егерме өч ел! Димәк, тиздән көмеш туегыз булырга тиеш. Ә сез аерылышуны таләп итәсез! Ничек соң ул алай, егерме өч ел бергә гомер иткәннән соң, сез кинәт семьягызны ташларга уйлыйсыз? Моның бит гаять җитди сәбәбе булырга тиештер инде?

– Әлбәттә, шулай, – диде Зәбиров һәм, башын күтәреп, судьяга бик туры карады. – Сәбәбе бар аның, ләкин яңа гына килеп чыккан сәбәп түгел ул… Бик күптәннән килә ул…

Судья да Зәбировка бик төбәлеп карап тора иде. Мин хатынга күз төшердем: ул, ике арада барган сүзгә бер дә катнашы юк кеше шикелле, үз урынында башын түбән иеп, тик кенә утыра иде. Залда һаман шул ук сүлпән тынлык. Ләкин бу тынлык ниндидер бер авыр киеренкелек белән тулы иде.

Алар шулай карашып торганнан соң, судья, сакланып кына, гүя Зәбировның әйтеп бетермәгән сүзен алырга теләп, сорау бирә башлады:

– …Һәм ул сәбәп бер сүз белән генә әйткәндә… нидән?

– Без ялгыш кушылганбыз! – диде Зәбиров, дорфа гына кырт кисеп.

– Моны ничек аңларга?

– Теләсәгез ничек аңлагыз! Мин сезгә бер генә сүз белән әйтеп бирдем.

Судьяның да ачуы килеп китте, ахрысы, рәсми-коры гына әйтеп куйды:

– Сез, гражданин, судны хөрмәт итмисез!

– Юк, мин судны хөрмәт итәм, – диде Зәбиров тыенкы бер тискәрелек белән. – Ләкин ни өчен мин безнең арада булган бөтен… ямьсезлекне, бәхетсезлекне фаш итеп торырга тиешмен? Нигә кирәк ул? Аңардан бит сез барыбер безне килештерә дә һәм семьяны коткарып кала да алмыйсыз.

Судья, моңа каршы ни әйтергә белмәгәндәй, бер мәлгә тынып калды, үзалдына гына «да-а!» дип сузды, аннары тагын телгә килде:

– Яхшы. Алайса, әйтегезче, зинһар, ни өчен сез менә хәзер генә аерылышырга кирәк таптыгыз, ни өчен бу хакта элегрәк уйламадыгыз?

Зәбиров, сиздерер-сиздермәс кенә, тирән сулап куйды:

– Уйлау… уйланулар күп булды… Дөресен генә әйткәндә, суд алдына безнең беренче тапкыр килүебез түгел. Без бер булган идек инде.

– Кайчан ул? Күптәнме?

– Моннан унсигез ел элек.

Әйе, бу төскә-биткә, буйга-сынга чибәр, таза гына, ләкин караңгы чырайлы кешенең һәр сүзе безне гаҗәпкә калдыра иде. Һәр сүзе табышмак шикелле һәм аңлавы читен иде аны… Менә ул тыштан тынычлык сакларга тырышып, ләкин эчке киеренкелектән таштай каткан йөз белән безнең алда басып тора. Яшерен, йомык, һәр сорауга, тешен суырткандай, көчәнеп, газап белән генә җавап бирә. Күрәсең, бик авыр аңа… Чынлап та, зур бәхетсезлек кичергән булса кирәк ул – моны хәзер сизмичә мөмкин түгел иде.

– Ни өчен соң ул вакытта сезне аермадылар? – диде судья сак кына.

Зәбиров, бераз иреннәрен кысып торганнан соң, алдына карап кына әйтте:

– Ул чагында безнең яшь балабыз бар иде. Судта безгә, дөресрәге миңа, балагызны сез ничек ятим итеп калдыра аласыз, диделәр. Әйе. Бала хакына торырга кирәк, диделәр. Бу дөрес иде. Мин китмәскә булдым.

– Ә хәзер?

– Ә хәзер улыбыз үсеп җитте, быел университет бетерде. Үзенә хуҗа кеше ул хәзер…

– Димәк, шулай булгач, хәзер инде семьядан китәргә дә ярый, сезнеңчә?

Зәбиров, тагын да караңгылана төшеп, кашларын җыерды.

– Сез дөрес аңлагыз, – диде ул авыр-басынкы тавыш белән, – мин күптән китәргә тиеш идем. Бу минем әллә кайчангы ныклы карарым. Тик мин китүне унсигез елга кичектереп тордым. Бары шул гына…

Бары шул гына, имеш, шайтан алгыры! Моны ишеткәч, әллә ничек аркалар чымырдап киткәндәй булды. Әллә нәрсә бу, ничек дип атарга да белмәссең! Хәтта судья да гаҗәпләнүдән башын гына чайкап торды, ләкин артык бер сорау да бирмәде.

Хәзер инде безнең чират җитте. Башта судья миңа дәште:

– Сезнең соравыгыз бармы?

Мин икеләнебрәк, ләкин ихтыярсыздан «юк» дидем, чөнки, дөресен әйткәндә, унсигез ел буена хатыныннан китү теләге белән яшәгән, әмма чын сәбәбен һич әйтергә теләмәгән бу кешенең йөрәген аңларга ярдәм итәрлек җитди берәр сорау миндә туып та, оешып та өлгермәгән иде әле. Аннары күптән инде мине әнә ялгызы бер урындыкта бөрешеп кенә утырган хатын үзе бик кызыксындыра иде. Әле аның торып җавап бирәсе бар. Ул ни әйтер, бу гаҗәп сәер, буталчык хәлгә нинди ачыклык кертер – шуны ишетәсе килә иде.

Судья икенче ягында утырган киңәшчегә борылды:

– Сезнең соравыгыз бармы?

– Бар, бар, – диде, ашыгып, безнең киңәшчебез. Тегү фабрикасыннан сайланып килгән бу өлкән яшьтәге Хатирә исемле апа, аерылышу эшләрен караганда, һәрвакыт бик активлык күрсәтә, ирләргә бик бәйләнә, гомумән, аерылышуны, нинди генә сәбәптән булмасын, ул һич якламый һәм гел аңа каршы төшә торган иде. Бу юлы да күптән сабырсызланып утырган апа Зәбировка бик капыл ябышты!