Әйе, урта гасыр крепосте кебек искереп бетсә дә, гаять нык, таза һәм шомлы-хәтәр иде аның бу мәсьәләдәге карашы.
Шулай да мин аның соңгы сүзләренә каршы әйтмичә кала алмадым.
– Иң элек, хөрмәтле Хатирә апа, – дидем мин, ничек тә әдәп саклап, – кеше хайван түгел, аңа, гомумән, йөгән кирәкми. Кешеләр бер-берсенә йөрәкләре белән бәйләнгән булырга тиешләр… Икенчедән, без монда аерылышырга килгән ир белән хатынны килештереп булмасмы дип утырабыз. Булмый икән, йөгән түгел, тимер аркан да ярдәм итмәячәк.
– Һе, кара сез нинди… адвокат икәнсез, – диде Хатирә апа, зәһәр генә елмаеп. – Карга карганың күзен чукымый дигәндәй, сез ни, ирләр, бер-берегезне якларга гына торасыз.
– Юк, Хатирә апа, ялгышасыз! Мин ирне яклап түгел, менә хәзер генә каршыбызда басып торган хатынны кызганып сөйлим. Күрдегезме, ул нинди хәлгә төшкән? Ә бит ул бала хакына, семья хакына, ихтимал, кешеләр гайбәтеннән куркып, ирен үзеннән җибәрмәскә, сез әйткәнчә, аны кулында тотарга күпме еллар тырышып карагандыр. Һичшиксез, ул ирен яраткан да булырга тиеш, ләкин әнә хәзер «китсен!» дип тора. Ни өчен?.. Чөнки яратмаган ирне көчләп, ирексезләп тотуның үзенә дә, семьяга да газаптан башка берни дә китермәгәнлеген ул, ниһаять, аңлаган. Ләкин бик соңга калып, гомерен заяга уздырып, рухи тәмам сүнеп беткәч кенә, йә, бу искиткеч зур фаҗига түгелмени?! Һәм үзе өчен генә түгел, ире өчен дә, чөнки ире аның яратмыйча, теләмичә, тешен кысып, көчләнеп торырга мәҗбүр булган… Юк, Хатирә апа, теләсәгез ни әйтегез, шулай да мин ир-хатын тормышының бердәнбер таза нигезе – мәхәббәт дип саныйм.
– Мәхәббәт… мәхәббәт… тапкансыз бер сүз! – диде Хатирә апа, отыры тискәреләнеп. – Тормышны белмисез сез, вәт нәрсә! Итәгең тулы бала булса, яткан саен, иртәгә үзләренә ни ашатырмын, ни эчертермен дип хәсрәт чиксәң, мәхәббәтне аны онытып та торасың… Үзең өчен генә дөньяда яшәп булмый шул, иптәшкәй! Ә болар нәрсә, нужа күрмәгән интеллигент, бар кайгылары – мәхәббәт!
Мин, ни диим, бары башымны гына чайкадым. Күрәсез, мәхәббәтне яклавы бик авыр. Гәрчә ул, мәхәббәт, яшәү һәм бәхет чыганагы булса да, ни сәбәптер кешеләр аны тора-бара әнә шулай йә михнәт аркасында, йә томаналык (ә күбесенчә ханжалык) аркасында кирәксез, әһәмиятсез, хәтта зарарлы бер нәрсәгә әйләндереп калдыралар.
Судья, безне килештерергә теләп булса кирәк, ахырдан гына мондый мисал китерде.
– Кайчагында судка тәмам бозылышып беткән ир белән хатын аерылышуны таләп итеп киләләр. Алар бер-берсе өстенә шундый гаепләр өяләр ки, тыңлап утырганда колаклар яна башлый. Килешү өчен бөтен юллар өзелгән диярсең! Ләкин төпченебрәк сорашкач сизеп аласың: болар бер-берсен яраталар бит, шайтан алгыры!.. Тукта, дисең, боларның пыр тузулары очраклы гына булырга тиеш, эш үтмәгән, килештерергә мөмкиндер әле, дисең… Һәм, чынлап та, әлеге шул мәхәббәт дигәнебез аларның йөрәгендә сүнеп бетмәгән булса килештереп була бит үзләрен!.. Соңыннан әле килеп рәхмәт тә әйтеп китәләр… Әйе, мәхәббәт шундый нәрсә икән ул, кайчагында ирнең хатынга яки хатынның иргә ялгышып кылган хыянәтен дә кичерергә кодрәтеннән килә. Ә боларга килгәндә исә – эш өметсез! Боларда мәхәббәтнең чаткысы да юк һәм булмаган да ул. Югыйсә унсигез ел буена кеше аерылышу уе белән яшәмәс иде!
Шуның белән сүз киселде. Залда көтеп утыручыларны озак зарыктырырга ярамый иде, без папиросларыбызны тартып бетергәч тә кузгалдык.
Чыксак, караңгы иңгән залда берәү дә калмаган, Зәбировлар гына икесе ике җирдә тын гына утыралар иде. Иренеп кенә урыннарыннан тордылар. Судья аларга ике арада килешү мөмкин булмаганлыктан, аерылышу мәсьәләсен хәл итү өчен Югары судка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ипләп кенә төшендереп бирде. Алар моңа каршы бер сүз дә әйтмәделәр. Башта ир, бүреген киеп, ишеккә юнәлде, аның артыннан хатын чыгып китте.
Зал бушап калды. Суд шуның белән тәмам булды.
СЫБЫЗГЫ
«Кызыл йомычка» артеленең председателе Франц Фәррәхович үзенең бер генә тәрәзәле фанер кабинетына тирләп-пешеп кайтып керде. Шунда ук ул күрше фанер бүлмәләрдән артельнең баш кешеләрен янына чакыртып алды.