…Һәм менә тәэминат-тарату бүлегенең башлыгы Ислам Сәләхович, бухгалтер Роман Илларионович һәм бердәнбер цех начальнигы Василий Иванович тар кабинетка кереп тулдылар.
Франц Фәррәхович аларны гадәттән тыш мөһим сүз буласын аңлатып торган үтә җитди кыяфәт белән аягүрә каршы алды. Тегеләр утырышып бетүгә, ул, йодрыклары белән өстәлгә таянып, сүзен болай башлады:
– Мин яңа гына Борис Абдуловичның үзендә булдым. Ә Борис Абдулович кичәгенәк Макар Захаровичта булган. Ә Макар Захаровичның баҗасы иптәш Галәветдинов, сез иптәш Галәветдиновны беләсез инде, так вот, иптәш Галәветдинов… – Ул, хәзер әйтәсе сүзенең нинди зур әһәмияткә ия булуын сиздерер өчен, аз гына тукталып торды. – …Вызов буенча олы йортта, хуҗаның үзендә булып чыккан.
Олы йортның нәрсә икәнен һәм хуҗаның кем икәнен тыңлап утыручылар беләләр иде. Моны ишетүгә, Ислам Сәләхович, чынлап та, берәр хикмәтле хәл барлыгын сизенеп, тиз үк сорау бирде:
– Так, так… Нәрсә ишетеп чыккан соң иптәш Галәветдинов аннан?
– Ә менә нәрсә, – диде Франц Фәррәхович, читәнгә кунган көзге әтәчтәй, күкрәген киерә биреп, – милиция бетә!
Койрыклы йолдыз атылып уздымыни – шулай таңга калдырды барысын да бу хәбәр. Кинәт ничектер бик кызык та, күңелле дә һәм аз гына шомлырак та булып китте аларга. Ислам Сәләхович, артка каерылып, кулларын җәеп җибәрде.
– Сөбханалла! – дип ычкындырды ул ихтыярсыздан. Гүя гомере буе шуны ишетәсе килеп кенә йөргән.
Бухгалтер Роман Илларионович, ничаклы гына һичнәрсәгә исе китми торган философ табигатьле кеше булмасын, шулай да сүзсез кала алмады:
– Да-а, кызык бу! Әгәр чын булса…
Хәтта иске күн диванга чумып утыру белән йокымсырый башлаган цех начальнигы да кинәт сискәнеп, күзләрен йомгалый-йомгалый кабатлап сорады:
– Милиция дидегезме? Нишли дидегез, бетә дидегезме?
– Әйе, бетә! – диде Франц Фәррәхович, тантаналы пафос белән. – Коммунизмга килеп җитәбез, иптәшләр!
Бухгалтер тамак кыргалап куйды:
– Ыһым, ыһым! Әмма ләкин, Франц Фәррәхович, милиция мешәйт итми бит моңа…
– Ә кем сезгә мешәйт итә дип әйтә? Нечего мөгез чыгарырга! Сүз, теге ни, югары баскычка күтәрелү турында бара. Яңа процесс бу, беләсегез килсә, иптәш главбух!
– Шәп процесс! – диде тәэминат-тарату бүлегенең башлыгы һәм, гаҗәп бер иркенлек хис иткәндәй, кыска аякларын сузып җибәрде. – Бәлкем, әле суд белән прокуратура да бетеп китәр?
– Ашыкма! – диде Франц Фәррәхович, аңа усал гына карап һәм, тагын да нидер чәнчебрәк әйтергә теләгәндәй, иреннәрен кыймылдатып торды. Ләкин ышанычлы кешесен аяды булса кирәк, кинәт сүзен бүтәнгә борды: – Без бу положениедән үзебезнең производство өчен ашыгыч нәтиҗә ясарга тиешбез.
Ислам Сәләхович начальнигын хупларга ашыкты.
– Бик дөрес. Нәтиҗәне ясамыйча ярамый.
– Нәтиҗә шул, – диде Франц Фәррәхович, ялагайлыкка күнегеп беткән бер игътибарсызлык белән аны ишетмичә, – без бүгеннән яңа продукция эшләп чыгаруны үзләштерергә тиешбез. Ишеттегезме, Василий Иванович?
Цех начальнигы тагын калкынып, күзләрен йомгалап алды:
– Продукция? Нинди продукция?
Франц Фәррәхович һәр сүзенә басым ясап, йодрыгы белән өстәлгә төртә-төртә әйтеп бирде:
– Безгә хәзер сыбызгы эшләп чыгара башларга кирәк. Аңладыгызмы?
Василий Иванович хәтта урыныннан күтәрелә башлады:
– Сыбызгы? Нинди сыбызгы?
– Кара сыбызгы. Милиционер сыбызгысы.
Василий Иванович кире урынына ауды.
– Суйсагыз да аңлый алмыйм.
Әйе, биргәли инде мондый табышмакларны Франц Фәррәхович үзенең кешеләренә. Моны кайчандыр аның бер клубта уен-мәзәк оештыручы булып эшләгән заманыннан калган гадәте дип тә әйтә торганнар иде.
– Йә! – диде ул акылдан мәхрүм тәкәләр шикелле үзенә сүзсез төбәлеп утыручыларга.
Ниһаять, Ислам Сәләхович учы белән шап иттереп маңгаена сукты.
– Бастым мәченең койрыгына! Хәзер милиция сыбызгысын балаларга уенчык итеп сатарга ярый, менә ни өчен без аны эшләп чыгарырга тиешбез. Шулаймы?
Франц Фәррәхович, чыраен сытып, башын селекте.
– Шулай да наданнар сез! Милиция бетсә дә, төрле жуликлар, хулиганнар, дебоширлар кала бит әле. Алар белән көрәшергә кирәкме? Кирәк. Менә бу эшне хәзер халык өстенә йөклиләр. Бөтен җирдә дружиналар төзеләчәк. Бер милиционер урынына ун, егерме, утыз дружина булачак.
– Ах, шулаймыни? – диде тәэминат башлыгы, кинәт сүнеп.
– Шулай шул менә! Так што итәгеңне җыебрак йөр!
Ислам Сәләхович ахырда бөтенләйгә тынды, ә Франц Фәррәхович, отыры җибәрелеп, үзенекен сөйли бирде: