Выбрать главу

Әнә бер кибет алдындагы урындыкка икәү утырып торалар. Тукта, шунда китим. Берсе шактый матур күренә. Карап кына яннарыннан үтеп киттем. Тегеләр бер дә илтифат итмәгән кеби булдылар. Тагы бераз киткәч, борылып, тагы яннарыннан үттем. Бу юлы берсе азрак карап куйды. Аның каравы мине батырайтты. Мин, эш пешә дип, аз гына киткәч тә борылып карадым һәм дә тагы бик тиз борылып яннарыннан үтеп киттем. Мин үткәч тә, хатыннар тордылар. Мин акыртын гына артларыннан киттем. Хатыннар бер дә карамаганга, мин бер җирдә узып киттем; һәм дә туктап торып, теге берсенең күзенә карап уздым. Күз каравыннан бернәрсә дә аңламасам да, хикмәт чыкмасмы әле дип, артларыннан калмадым. Часть тавыннан төшә башлагач, бераз туктап, төшимме, юкмы дип уйласам да, ахырдан төшәргә карар бирдем. Менә Проломныйдан үттем. Бер чаттан борылганда, элгәреге бер хатын, аннан ары берсе борылып карады. Мин тагы батырланып яннарыннан үтеп китсәм дә, берсе дә: «Җаным, сине бик сөям!» – дип сүз катмады. Мин тагы артта калдым. Шулай итә-итә, Болак күперенә җиттем. Мин болар артыннан баруда файда юклыгыны белеп калдым. Көн караңгыланып, фонарьлар яндырыла башлаганга, мин Болакның караңгырак җирләрендә йөри башладым. Менә күземә берсе артлы берсе әллә нинди сәләмә, былчырак киемнәрдә марҗалар очрый башладылар. Барысы да төрлечә иттереп дәшә башладылар. Мин, боларның кабахәтлекләреннән җирәнеп, Проломныйга чыктым.

Проломныйны тагы бер-ике мәртәбә әйләндем. Очраган бер марҗа, татар хатынына күземне тутырып-тутырып карадым. Ахырдан арып бетеп, кайтырга уйлаганда, бер чаттан борылып китә торган ике марҗаның күзләренә бик туры карадым. Марҗалар борылыр-борылмас миңа баш иделәр. Мин әүвәл узып китсәм дә, мин борылып караганда тагы кул изәгәнгә, мин акыртын гына тегеләр артыннан киттем. Күңелем никадәр курыкса да, нәфесем бик барасы килгәнгә, калтырый-калтырый борылдым. Тегеләр янына барганда, бизгәк тоткан кеби, тешләрем берсенә берсе бәрелешеп сөйләшәләр иде. Ниһаять, барып җитеп: «Здрафстуй!» – дидем. Кул бирделәр. Мин, икесен дә күздән кичереп, бер матуррак төслесене кулыннан тоттым. Тегесе борылып китте. Без караңгы гына урамда икәү калдык. Мин тегене култыклап, әйдә, дип сөйләшә-сөйләшә киттем. Бер җиргә барырга карар бирдек. Мин никадәр калтырасам да, очраган бер кешедән качып урамның теге ягына чыксам да, марҗамны югалтмадым. Менә бер мунчага барып кердек. Мин ут яктысында марҗамны күрдем. Күңелемдә ике бик зур куәт сугыша башлады. Керергәме, юкмы?

Керергә дип карар бирергә өлгерә алмадым. Кермәскә кистердем. Ул фикеремдә дә нык тора алмаенча, керергә уйладым. Кердек. Мин номера алырга киттем. Марҗа калды. Актык минут килеп җитте. Минем бөтен тәнем калтырый, тешләрем шыкылдый башлады. Аяк өстенә басып тора алмый башладым. Кулымдагы портмонетым җилдә селкенә торган агач ботагы кеби кулымда селкенә башлады. Менә ишек ачыла башлады. Бу керүченең минем таныш кешем булу ихтималы күңелемә килеп төшеп, яна торган өйдән качкан кеше кеби, каршы ишектән чыктым. Саф һаваны сулый-сулый, бүгенге эшләремне уйлап, арып-изелеп, үземнән үзем туеп, үземне үзем суярлык булып кайтып киттем.

10 нчы февраль, 1897 ел

38

Кичә мин, безнең мәдрәсәдән чыгып, Истанбулга китеп, төрек мәктәбендә укыган бер бай баласы берлә таныштым. Аның бик күп төрек китаплары бар икәнене ишетеп белгәнгә, шуларны сорадым. Ул килеп алырга кушты. Бүген әллә никадәр романнар, төпләгән гәзитәләр, рисаләләр төяп кайттым. Хәзер укырга тотынам.

13 нче февраль, 1897 ел

39

Төрек китапларыны укыйм. Аларны су урынына эчәм. Романнары әллә нинди, хикәяләрне бик сөям. Ләкин ник бу романнарның кешеләре барсы да Жур, Альфред, Карл, Эмма, Катрин кеби ят исемнәр? Төрекләрнең үз тормышларыннан ник язылмаган?

Укыйм-укыйм да, шул романнардагы тормышка кызыгам. Нинди рәхәт тормыш! Ире-хатыны бергә, качу-нитү юк. Сөйләшәләр дә шатланышалар. Матур хатлар язышалар, еглашалар да кавышалар, аерылышалар. Кызык тормыш! Ләкин минем гакылым җитмәгән бер җир бар. Болар һәммәсе әллә нинди кыйммәтле әйберләр алалар, зур бүләкләр бирәләр, күп-күп акчалар оттыралар, оталар. Әллә кайларга сәяхәтләргә китәләр. Шулай эшләргә акча каян табалар? Каян җиткерәләр?

21 нче март, 1897 ел

40

Кичә өйдән биш тәңкә акча килгән иде. Бүген чыгып пальто алып кердем. Альфредлар шулай киенә бит, миңа ник киенмәскә! Инде аякка ботинка алырга, чалбар алырга, башка яхшырак бүрек алырга гына калды. Аннан ары мин дә, алар кеби, шул ачык тормышта хатын-кыз берлә катнашып йөрим. Бакчаларга барам. Андагы шул матур кызлар берлә теге романнардагы кеби сөйләшәм. Алар ничек, берсе, мәсәлән, яулыгыны төшереп калдыра, мин илтеп бирәм. Шуннан китә! Нинди кызык!