Выбрать главу

29 нчы июль, 1897 ел

50

Авылда гомер үткәрү бик авыр. Монда нә бакча бар, нә музыка бар, нә матур киенгән фәрештә төсле кызлар бар, нә иптәшләр бар! Кая карасаң, кап-кара мужик, салам башлы (түбәле) өй, каткан киемле ирләр, хатыннар. Бөтен авыл тып-тын. Шәһәрдәге музыка урынына кичләрендә монда бака тавышы берлә әтәч тавышы гына ишетелә.

Мәдрәсәдәге кеби, милләт кайгысы урынына мужиклар үзләренең сары алашаларының корчаңгы булуыны, Чуар сыерның бозаулавыны, Караколак сарыкның йоны кыркылуыны, каз бәбкәсенең югалуыны, үрдәкнең икенче мәртәбә сала башлавыны, тавыкларның йомырка салудан туктауларыны сөйлиләр. Дөньяда шуннан башка эш юк кеби, моннан ун ел элек Кашка биянең югалуына, Кара сыерның вабадан үлүенә, Рәхилә әбинең кәҗәсене бүре ашавына кадәр барып җитәләр. Шуннан тагы аз гына үтеп, быелгы ашлыклар, быелгы каты сука, быелгы печәнгә барып төртеләләр. Шул сүзләрнең тәменнән туймаган кеби, бөтен мәҗлес буе шуннан үтә алмыйлар. Мин сүзне зуррак мәсьәләләргә, ысул җәдидкә, җирнең түгәрәклегенә әйләндерергә телим; ләкин аларга һич илтифат итмиләр. Минем эчем поша, болар берлә орышышасым, сүгешәсем килә. Шул зур авылда үземне үзем ялгыз хис итәм. Әйе шул, салам башлы өйләрдә, салам, ашлык, ат, сыер, кәҗә, сарыктан башка нәрсә хакында уйлый белмәгән авыл эчендә мин – француз романнары укыган, әллә нинди яңа фикерләр берлә маташкан яшь шәкерт – ялгыз шул!

3 нче август, 1897 ел

51

Мин хәзер бик күп уйлыйм. Һәр көнне бакчада ялгыз утырып, ындырга барып ялгыз калып, җәяү кырга йөрергә чыгып, һаман фаразга чумам. Үземнең хәзерге хәлемне түгел, шул авылның наданлыгыны, аларның шул теге мин романнарда укыган тормыштан ераклыгыны, аларны шул тормышка кертүнең юлларыны төшенәм. Төшенәм… Төшенәм дә, ләкин бер дә очына чыга алмыйм. Боларны нишләргә кирәк? Миңа нишләргә кирәк? Шул мәсьәләләрне хәл итә алмыйм. Күңел берлә әллә ниләр эшлисем килә. Шул авылларны, шуларның кешеләрене, Яхъя мулла пәриләре кеби, бер төн эчендә яңадан төзәсем, яңадан ясыйсым килә. Ләкин кай төшеннән тотарга белмим.

7 нче август, 1897 ел

52

Казаннан алып кайткан китапларны укыган саен, минем башымда фикерләр күбәя. Минем кечкенә мием, тегермән кеби әйләнеп, шул уйлардан бер авыл ясамакчы була. Әллә нәрсә, әллә нәрсә, бик зур эш эшлисе килә. Җирдән бу бөтен дөньяда яткан, изелгән мөселманнарны күтәрәсе, аларны элгәреге кеби зур ясыйсы килә. Бердән әллә нинди бик зур, бик зур падишаһтан да зур, сугышчы баһадирдан да зур, олуг галимнәрдән зур булып, әллә нинди зур эшләр эшлисе килә. Динне әллә нинди ямьсезлекләрдән пакьлисе килә. Әллә ниләр, әллә ниләр эшлисе килә.

15 нче август, 1897 ел

53

Кичә, бик эч пошып, үземне үзем күрәсе килми башлагач, иске гадәтемчә, бераз кырларда йөрергә чыгып киттем. Бераз йөреп, су буеннан әйләнеп кайтырга уйладым. Әллә ниләр төшенеп, уйлап килгәндә, көмеш кеби саф тавыш берлә бер кызның көлгәнене ишеттем. Йокыдан уйганган кеше кеби, тирә-ягыма карангалый башладым. Суның теге тарафында, болынның уйсу җирендә, төрле-төрле бизәкле кызыл, ал, сары, аклы-каралы, кызыллы-сарылы күлмәкләр кигән, кып-кызыл француз яулыклар бәйләгән ун-унбиш кызның өелеп торуыны һәм дә алардан бер-ике адымда гына укалы кәләпүшләр кигән, оек-чабатаны пөхтә иттереп бәйләгән, ак берләнтин күлмәкләр кигән егетләр күрдем, боларның монда нишләргә җыелганыны белгәнгә, күренеп кәефләрене бозмыйм дип, ике солы арасында, алар күрмәсә дә үзем күрә торган урынга утырдым. Күзләре, йөзләре, бөтен селкенүләре әллә никадәр мәгънәләр аңлата торган егетләрне, кызларны җентекләп карый башладым.

Менә уен башланды. Берәр кыз, берәр егет, аерылышып, кулга-кул тотыныштылар. Һәммәсе шулай бүлешеп беткәннән соң, бер егет, бер таяк берлә сызык сызды да, башкаларга читкә төртеп-төртеп күрсәтеп, әллә ниләр сөйләде дә янындагы кызы берлә килеп басты; һәм дә кыз берлә икесе дә, кулларыны сузып, бер кыз, бер егетнең таза, нык кулларыннан бер киртә ясаган кеби юлны яптылар. Алар артындагы бер пар да, шул кулларны бәреп чыгып китеп, икесе ике якка таба чабыша башладылар. Алар артыннан кулларыны киртә ясаган пар куа китте. Кызлар сузылып-сузылып чаба башладылар. Куылганнар, куучылар тотудан элгәре бер-берсенә тотынышыр өчен, дуга ясап, каршы чабыша башладылар. Куа торган егет кача торган кызны тотыйм дигәндә генә, аның каршы егете килеп җитеп, кара-каршы килә торган ике локомотив бәрелгән кеби, кыз берлә егет бер-берсенә бәрелделәр. Егет кызны зур кулы берлә иңбашыннан тотып алды. Куган егет, үзенең урынына китеп, башкаларны куарга тотынды.