Выбрать главу

Шулай булса, минем кеби үз ирегене үзе саклый алырлык булмаган кешеләр коллыктан чыга алмаса, әллә кая өйрәнмәгән, белмәгән җирләрдә кол булудан монда, үз йортыңда, үз тирә-яныңа кол булсаң артык булмасмы? Чынлап караганда, шул авылның наданлыгы, гадәтләре, йолаларының колы булсаң да, ерактан караганда хуҗасы, авылның юлбашчысы кеби күренә торган «кол мулла» булу артык түгелме?

65

Кичә тамга җыйдылар. Күңелем муллалык фикере берлә аз гына оеша алмаса да, үземне үзем мулла итеп уйлый белмәсәм дә, мин мулла булам. Нинди мулла булу, ничек яшәү, ничек хезмәт итү хакында, әлбәттә, аз гына да планнарым юк. Ничек тугры килсә, шулай яшәячәк, тормыш кай тарафка акса, шул якка китәчәкмен!

19 нчы ноябрь, 1899 ел

66

Кеше өметсез, идеалсыз яши алмый. Чахотка берлә үләргә яткан, үлгәнчә зинданда калырга хөкем ителгән кешеләр дә киләчәкләре тугрысында озын-озын планнар коралар; «киләчәктә шулай булыр, болай булыр» уйлары, өметләре берлә яшиләр. Мин дә рухани үтерелергә, мәңгегә шул гадәт, йола зинданында калырга хөкем ителгән булсам да, үземнең муллалык тормышымны әллә нинди идеаллар берлә бутыйм, чолгыйм; мулла булып, мәгънәлерәк, тулырак иттереп торуга төшенәм, планнар корам! Мин мәктәп ачарга, мәктәптә рәтләп укытырга, мәчеттә халыкның фикерене ача торганрак вәгазьләр сөйләргә уйлыйм! Шулай итеп, бөтенләй буш тормаска, әрәмтамак булып гомер әрәм итмәскә юллар табам. Үземнең киләчәк хезмәтләрем өчен сөенәм; киләчәгемдә якты көннәр күреп: «Бетмәдем әле, бетмим әле», – дип шатланам. Эшлим, шөбһәсез эшлим!

28 нче декабрь, 1899 ел

67

Мин өйләнәм. Кичә күрше авыл мулласының кызыны килешеп кайттылар. Тормыш мине хәзер кызу-кызу үзенең кочагына ала бара. Мин – мулла булып бетмәгән, хатынлы булдым. Гомеремдә күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән бер кызны үземә гомерлеккә иптәшкә алам. Шуның берлә бергә гомер үткәрергә, шуның берлә кайгыларның ачысыны бергә татырга, тормышның матурлыкларыннан бергә сөенергә, шатланышырга сүз бирәм. Мин бу кызны сөячәкме? Мин аның табигатене, холкыны яратачакмы? Ул мине аңлаячак, мине сөячәкме? Минем өйләнү хакында фикерем ни иде соң? Мин элгәре өйләнүне кешеләрнең тормышының иң мокаддәс бер бәйрәме иттереп уйлый идем. Өйләнүдән элек озын-озак, матур иттереп сөюне, сөелүне, сөешүне иң зур шарт иттереп исәпли идем. Үземнең өйләнүемне һәрвакыт мәгънәле күз караулары, хатлар берлә башланышып, качышып күрешүләр, ерактан сөешүләр, бергә кушылыр өчен, әллә нинди каршы килә торган куәтләр берлә тартышулар, озын-озын тартышудан соң җиңүләр, вә шул мәшәкатьләр аркасында кыйммәте тагы арткан сөю вә сөешүнең мокаддәслекләре вә сөелешүнең ләззәтенең куәтләре, вә шул кушылуның мәңгелек бер рухани кушылу булуыны уйлый идем; шулай булуына инана идем; шулай булачак дип, киләчәк өчен шатлана, сөенә идем.

Менә ул «киләчәк» «хәзер» гә әверелде. Аның бөтен матурлыклары, миңа әллә никадәр ләззәт биргән, әллә никадәр дәрт биргән кызыклыклары һәммәсе берьюлы җимерелде. Хәзер туп-тугры иттереп яучы җибәреп, акча салдырып, бирнә алып, белмәгән, күрмәгән, аңламаган, сөймәгән бер кыз килә; аңлатылмаган, күрелмәгән, сөелмәгән фәлән авылның мулласы угълы, мулла булачак егете булып әйләнәм, идеалымның иң зур бер баскычыны җимерәм!

7 нче гыйнвар, 1900 ел

68

Туй булды. Мин кыз катына кердем. Туйның шартларыннан һичберсе калдырылмады. Мин, гадәт буенча, балдызлар, каенеләргә пәкеләр, кершәннәр, сабыннар, көзгеләр; кодача-кодагыйлар, каенаталар, каенаналарга бүләкләр; мунчага салырга, ишек тоткасына бирергә бүләкләрнең берсене дә онытмадым. Анда да һәр көнне ике мәртәбә ягыла торган мунчага баруны да, намаз укыган кеби, бер тәртип берлә үтәдем. Бикәчемә дә тиешле бүләкләрне бирдем. Гадәттә, ничек кылынырга тиеш, һәммәсене кылдым.

Бикәчем – шактый гына матур, яшь кенә, пөхтә генә, гакыллы гына бер кыз. Табигатьләре-ниләре дә, һәммәсе дә яратылмаслык түгел. Миңа мөнәсәбәтләрендә дә риза булмаслык бернәрсә юк. Матур сөйли, ачык көлә, күңелләрне хәрәкәтләндерә торган иттереп йөри, сөелергә, сөешергә ярата. Табигый, уйнадык, көлдек, дустлаштык, сөйләштек, серләштек, сөештек.