Выбрать главу

Иртә берлә хезмәтче хатыны, миңа очраганда, күзене миңа таба күтәреп карый алмаса да, өч көннән соң ире урыска киткәч, тагы кереп, кичнең күп вакытыны үткәрдем. Хәзер шул эш минем тормышымның программасына кереп китте. Ләкин бу да туйдыра башлады, бу да тормышымның буш җирләрене тутыра алмады.

8 нче гыйнвар, 1901 ел

72

Менә мә! Кичә волостной судтан, хөкемгә чакырып, кәгазь китерделәр. Авылның ике тиенлек бер кешесе, мулланың бозавы, ындырыма кереп, кибәгемне ашады, дип өстемнән күрсәткән. Моннан элгәре ике күрше хатыны, тавык йомыркасы өчен орышышкан вакытларында берсе берсене мыскыл итте, дип, мине шаһид итеп хөкемгә биргәннәр иде. Ансында алдап-йолдап бер йомырка низагысының шаһиде булудан котылган идем. Монсыннан, белмим, котылырмынмы? Бар, сөйлә! Шулар берлә бер йомырка өчен, бер тубал кибәк өчен, биш тиен акча өчен судлашып йөре! Шуның өчен дуст бул, дошман бул! Орышыш, кычкырыш, хөкемләш! Менә шул кешеләр берлә чолган да, шул тормышта яшә! Мин шул йомырка өчен, бер тубал кибәк өчен, бер кочак салам өчен, биш-алты кисәк утын өчен дустлаша, бозылыша, сүгешә, сугыша торган кешеләр дәрәҗәсенә төштеммени? Минем тормышым да шундый вак мәсьәләләр берлә тулыр, минем башым да шулар берлә мәшгуль булырмыни? Мин дә шулкадәр вакландым, изелдем, беттеммени?

9 нчы апрель, 1901 ел

73

Күрше Сафа абзыйның яшь килене Миңлесафа һәрвакыт безгә кереп-китеп йөргәндә тәрәзәгә күзенең очы берлә карап үткәнгә, мин, йортта тугры килгәндә дә күземез каршы-каршыга очрашып киткәнгә, бу хатын хакында төрле фикерләрем бар иде. Хосусән аның көязлеге, шактый пөхтә киеме өстенә чибәрлеге, сынының килешлеге күңелемә дә бераз тәэсир итә иде. Алай булса да, аның артыннан йөрми, аны кулга төшерер өчен бер-бер эшкә керешми идем. Беркөн, хатыным ашта вакытта, мин ялгыз идән буенда аптырап йөри идем, бүлмә ишеге ачылды. Мин, мәче-фәләндер дип, илтифатсыз гына бүлмәгә чыктым. Ни күзем берлә күрим, Миңлесафа басып тора! Мине күрү берлә: «Абыстай өйдә юкмыни? Иләк сорый идем», – диде. Мин дә: «Әнә шунда чоланда, ал», – дидем. Ул да, ишекне рәтләп япмаенча гына, чоланның ишегене «чыгыр» иттереп, караңгы чоланның шүрлегендә шатыр-шотыр әйберләр шотырдатып, иләк эзли башлады. Аның килеп алдыма басуы ук теге фикеремне уятканга, мин, моның таба алмавыны хәйлә иткән булып: «Таба алмыйсыңмыни?» – дип, чоланга иләк эзләшергә кергән булып, киленне тоттым. Ул, тотуымда «әһик» дип көлеп, чоланның теге тарафына киткәч, мин, тагы гайрәт җыеп, кочаклап алдым. Килен минем берлә тартышкан кеби тыпырчына, селкенә башлады. Ләкин кулымнан котылырга аз гына көч тә сарыф итмәде. Мин, аның таза биленнән кочаклап, өйгә алып керә башладым. Ул, әллә нидән курыккан кеби: «Кеше күрә, валлаһи, кеше күрә», – диде дә тыпырчына башлады һәм дә, бик тиз минем кулымнан котылып, кыр кәҗәсе кеби сикереп ишек янына барып басып, миңа бармак селкеп чыгып китте.

Шуннан бирле ул хәзер, һәр көн кеби, минем хатын китте исә керә, элгәреге кеби тыпырчынмый, тиресләнми!

24 нче июнь, 1901 ел

74

Мин икенче ел мулла булып торам. Язарга эш булмаганга, тормышта үзгәрү булмаганга, күптән бирле бернәрсә язмадым. Нәрсә языйм? Нәрсә бар?

28 нче июль, 1902 ел

75

Ыж-ыж итеп сызгырып, тәрәзә капкачларыны шакылдата, морҗалардан кереп, озын иттереп сузып, моңлы, куркынычлы улый, тәрәзәнең элгечләренә килеп бәрелеп, аларны чат-чот шалтырата торган кышкы җилнең тавышына уянып киттем. Җилнең ыж иттереп ачулы сызгырулары, көтмәгәннән тәрәзә капкачларының дөберт-дөберт итеп барабанлап куюлары, кинәттән генә морҗага кергән җилнең моңлы, кайгылы көй берлә уу-уу дип, авыру кеше кеби, җәрәхәтләнгән ерткыч хайван кеби еглавы бөтен тамырларымнан йөреп чыкты. Әллә нинди куркынычлы уйлар уятты, башымда ямьсез төшенмәләр тудырды. Үземнең каялыгымны хәтеремә китермәенчә, үземне чолгаган өйләр, авыллар, кешеләрдән, җәмәгатьләрем-хатыннарымнан аерып, яп-ялангач кеби иттереп, шул куркынычның алдына китереп бастырды. Мин шул куркынычлы ыжылдый торган тавышлар, шул, бөтен дөньяны туңдырам дигән кеби, уйларны, агачларны, авылларны каплаган кар арасында, һәрнәрсәдән аерылган, һәр ярдәмчедән мәхрүм булган көенчә, үземне үзем япа-ялгыз күрдем. Үземне үзем шул куркынычлы җилләр, шул мәрхәмәтсез суыклар, шул котны ала торган ялгызлыклардан саклар өчен, үземне үзем шул һәлакәттән коткарыр өчен, үземне үзем үземнең эчке җылыларым берлә җылыта, үземне үзем үземнең эшләрем берлә каплый, чолгый, шулар берлә юата башладым. Гүя күңелемә үзем мөрәҗәгать иткән кеби: «Күңел! Тор! Күрәмсең, нинди ямьсез куркынычлы җилләр каплады? Күрәмсең, мине нинди котны ала торган, тәмугларны хәтергә китерә торган суыклар чорнады? Күрәмсең, мине ничек куркыныч галәмдә ялгызлык биләде? Уян, күңел! Үзеңнең дөньяларны җиңә торган, тауларны тишә торган, диңгезләрне корыта торган, тарихларның көпчәкләрене теләгән тарафка әйләндерә торган көчеңне, гайрәтеңне сарыф кыл да, мине шул куркыныч диңгездән коткар! Уян, күңел, уян! Үзеңнең Сибирия суыкларыны эретә торган, каткан-кипкән калебләрне майга әйләндерә торган, бөтен дөньяның бөтен эшләрене изгегә сөйри торган, бөтен дөньяның матурлыкларыны үзеңнең йомшак матурлыгың берлә бизи торган сөю хисене уят та, мине шуның җылысы берлә җылыт! Мине шул биек мәхәббәт сараеннан алынган кечкенә генә, иске генә бер кием берлә өрет! Уян, күңел, уян! Шул меңнәр-миллионнар адәмнәр берлә тулган, меңнәр-миллионнар фикерләр берлә кайнаган, меңнәр-миллионнар мәсләкләр берлә чолганган кешеләр диңгезендә өйсез, фикерсез, мәсләксез, идеалсыз, ялгыз калган мине дә кечкенә бер идеал, иске бер мәсләк берлә булса да иптәш яса да, мине дә шул ялгызлык, шул моңлык, шул мәгънәсезлектән коткар! Уян, баш, уян! Шул эшсезлектән селкенергә өйрәнмәгән, хәрәкәтләнергә оныткан миләреңне селкет тә, мине дә шул бушлык, тормышның шул мәгънәсезлегеннән коткар! Мине дә «мин» дип әйтерлек, «мин» дип телгә алырлык яса!