Сөннәтче бабайның «сөннәтче бабай» лыгы әле буның берлән генә тәмам булмый иде. Аның тагы берничә кисәге, кәбестә теле берлән сөйләсәң, тагы берничә яфрагы бар иде. Аның өенең алдында, юкә агачлар берлән бастырып тоттырган кечкенә бакча да, бер караганда, һаваланганнан күкрәгене чыгарып, кукраеп тора кеби, бер караганда, картайганнан арып, билене тота алмаенча, бөкрәеп тора кеби күренә торган миләш агачы да бар иде. Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахак кеби салынып, сөялеп, яшь кызларның муеныны, кулыны, колагыны бизәкли торган төймәләр, алкалар кеби, Сөннәтче бабайның өене бизи иде; аның искелектән туеп беткән йөзенә көләчлек бирә, битенә кызыл йөгертә иде. Сөннәтче бабай, шул үзе берлән бергә картайган миләш агачының телене белгән кеби, һәр көн иртә берлән чыгып, агачка таба карый, һәр көнне аның берлән сөйләшергә тотына.
– Нихәл, суык булмадымы? Кырау төшмәдеме? Чәчәкләреңне өшетмәдеңме? – дип сорый иде.
Миләш тә, шуны гына көткән кеби, офицеры алдында басып тора торган солдатның офицерының сәламенә каршы кычкырып: «Исәнлегеңне телим!» – дигән кеби, миләш тә әллә кайдан килгән җил берлән шаулап җавап бирә; Сөннәтче бабай да аның сыгылып-сыгылып килә торган ботакларыны, чәчәкләрене тотып карап, туңмаганына, өшетмәгәненә ышанып, агачның тамырларыны карарга: «Йир корымадымы? Су кирәкмиме?» – дип, туфракны кулы берлән изәргә тотына иде. Ул күп вакытны: «Су сибәргәме, юкмы», – дип уйлап тора-тора да, «майдан ботка бозылмас» дип, чиләкне күтәреп, артындагы инешкә төшә дә, анда үзе ясаган басмадан су алып менеп, миләшенең төбенә сибә иде. Аннан соң салыныбрак төшкән ботакларыны бер-бер җеп берлән бәйләп куя, иелгәнрәкләрене агачлар берлән терәтә, миләш вакытында урамга якынракларыны бакчага таба борып куя иде. Ләкин бунысы кирәкмәс бер эш кенә, Сөннәтче бабайның картлыгыннан килгән артык бер саклану гына иде. Аның миләшләре ерактан караганда никадәр малайларны кызыктырса да, урамның теге ягыннан үтеп баргандук үзенең ачылы-төчеле тәме берлән никадәр анларның авызыннан суны агызса да, килеп басып алырга берсенең дә көче йитми иде. Түбән оч, югары оч бакчаларында кыярга рәхәт йөзе күрсәтми торган Гата малае Касыйм да, юлаучы Камалинең күршеләрендә йомыркаларына көн күрсәтми торган ирдәүкә кызы Мәрфуга да шул миләшләргә таба тугры килә алмый иде. «Сөннәтче бабай» дигән сүз анларның да күңеленә әллә нинди бер курку төшерә, анларның да күз алдына шул Сөннәтче бабайны, карт Сөннәтче бабайны пәкесе, череге берлән китереп бастыра; аның авызыннан Сөннәтче бабай һич сөйләми торган бер тавышта: «Кисеп алырмын!» – ди-гән сүзне ишеттерә иде. Шул «кисеп алырмын» нан Касыйм да куркып кача, никадәр ирдәүкә булса да, киселәчәк артык бернәрсәсе дә булмаган Мәрфуга да якын килми иде.
Миләшкә башка да бабайның байлыгы юк түгел иде. Аның өенең артында канау берлән әйләндереп алган суга кадәр сузылган йорты бар иде. Читтән караганда никадәр кечкенә генә төсле күренсә дә, бу йортның бер почмагы уҗым кыры, бер почмагы сабан ашлык кыры, суга якын йире печәнлеккә бүленгәнгә, башка – урта йире шалкан, кыяр, кәбестә, чөгендер, борчак, бәрәңге түтәлләрене дә эченә ала алган иде. Шул ферма, урам ягыннан кечкенә генә йил капка берлән авылга чыккан кеби, пөхтә генә такта ишек, тар гына, матур гына басма берлән суга таба да сузылган иде. Шул су ягындагы ишектән Сөннәтче бабай түтәлләрене, ашлыгыны сугара, урам ягындагы капкадан шул ашлыкларны чит дөньяга чыгара, җәгърафиячә әйтсәң, чит мәмләкәтләргә йибәрә иде. Җәйнең һәр вакытында аның шул бакчасы ямь-яшел тора, илдәге корылык аның арышыны саргайтмый, җәйге эсселек аның карабогдаены көйдерми иде. Һәр елны кояшка карап тора торган каш йирендә аның бодае уңа, уйсу йиргә чәчкән аның солысы кара туткыллы булып гөрләп үсә, карабогдае, миләш кеби, сабаклары берлән тулы була; арышы, сары ука кеби, башыны күтәрә алмаенча сузылып ята иде. Аның кыяры, шалканы, кишере хакында сөйләмә дә инде – анлар бөтен авылның авызыннан суыны агыза, бөтен авылны кызыктыра иде.