Выбрать главу

Шулай итеп, бу гасыр да үтеп китте. Егерменче гасыр башланды. «Бу гасыр безгә ни бирә? Бу гасырда безнең болгарлар нишли?» дип уйлый башладылар. Фикерле сыйныфына кергән кешеләр, бу гасыр безнең өчен үсеш гасыры булса иде, дип, догалар кылалар иде. Һәм дә үзе дә бу гасырның башында ук үсеш – тәрәккый галәмәтләре күренә башлады. Унтугызынчы гасырда башланган әдәбият нәшере бу гасырда акрын-акрын тәрәккый итә башлады. Милли хикәя көннән-көн күбәя башлады. Аннан да, моннан да яңа эшләр, гыйбрәтле хикәяләр күренә башлады. Фикерлеләр арасында театр, милли театр кирәклеге сөйләнә башлады. Байлар арасында да милләткә кирәкле кешеләр хәзерләү тиеш икәнлеге беленә башлады. Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә кыек күз берлән карау азая башлады. Бохариларның ялган фикерләренә, әфьюн берлән черегән башларыннан чыккан сүзләренә Коръән аяте күк карау бетә башлады. Хәтта милләтемезнең бу кадәр артка калуына сәбәп – шулар идеке сөйләнә башланды.

Һәр яктан тәрәккый хәбәрләре колакларны шыңгырдата башлады. Оренбург, Троиски, Уфа, хәтта Казан күк шәһәрләрдә сала муллаларын сугыштыру өчен яки авылдагы Әхмәтҗан агайның кызын остазбикә итәр өчен салган мәсҗеденә караганда, кечкенә генә булса да мәктәп салуның файдалы икәнлеге беленә башланды. Мәдрәсәләрне үзгәртү яңа бер мәсьәлә булып халык арасында кабарды. Мең-мең шөкерләр булсын, әфьюнлы башлы муллалар ахирәткә юнәлә башладылар (Аллаһе Тәгалә урыннарын оҗмах кылсын).

«Тәрҗеман» гәзитәсе һәр нумирында тагы әһәмиятле мәкаләләр нәшер кыла башлады. Рус гәзитәләрендә дә мөселманнар тарафыннан язылган мәкаләләр күренә башлады. Һәммәсе Русиядә булган мөселманнар берлән русларның берләшүенә хезмәт итә иде. Рус мәктәпләрендә көннән-көн укучылар күбәя башлады. Казан, Оренбург халкы арасында да рус мәктәпләренә кереп уку (хәзрәт фатиха бирсә) бик зарарлы түгеллеге сөйләнә башланды. Алай булса да сәүдә вә һөнәр мәктәпләрендә ислам баласының аяк басканы юк иде. Хатын-кызны укыту, хатыннардан мөгаллимәләр йитештерү унтугызынчы гасырда ук башланган булса да, бу гасырда чынлап сөйләнә башланды. Билгеле, бу мәсьәлә дә әүвәл муллалар тарафыннан бик каты уклар берлән атылды. Ләкин озакламады, уклары файда итмәгәнне, порохлары начар икәнлегене аңладылар. Гавам халкы да бунларның кычкырган сүзләре буш, юк сүз, аткан уклары, туплары халыкны куркытыр өчен генә икәнлеген һәм «шарт» иткәннән башка әсәре калмавын белделәр. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Яшьтән тол калып, ничә еллар […] эштә гомерен кичергәннән соң, эш таба алмаенча, сабак кызлары укытырга тотынган карчыкларга кадер бетә башлады.

Кызларны мөгаллимнәрдән укыттыруны да бик чит күрми башладылар. Рус мәктәпләрендә аз-аз гына булса да, бу көнгә кадәр укучыларыннан һич файда булмаса да, ислам кызлары күренә башлады. Бер милләтне тәрәккый иттерер өчен, иң әүвәл «ана» йитештерү кирәклеге фикерлеләр тарафыннан язылган рисаләләрдә күренә башлады. Һәм сирәк-сорак кына булса да «аналык» ка хәзерләнгән кызлар ишетелә башлады. «Кызлар, язу белсәләр, егетләргә хат язалар» мәсьәләсе яңадан башыннан аягына кадәр тикшерелә башлады. Һәммә йирдә дә укыган кеше берлән укымаган кешенең бер түгеллеге беленә башлады, хатын-кызларның кеше идекләре, аларның да дөньяда булган һәрбер нәрсәдән файдаланырга хаклары булдыклары, аларның кол-сөяркә түгеллекләре һәм ирләрнең җенси теләкләрен үтәү өчен генә яратылмадыклары, нинди түбәнлекне җигәргә дә ярый торган бер бәддога төшкән, сачләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә йирдә сөйләнә башлады.