Выбрать главу

Хәзрәт ястү намазына тәһарәт алып бетерергә өлгермәде, Сөннәтче бабай, килеп, еглаган тавыш берлән:

– Хәзрәт, бик авырайды, телдән калды, – диде.

Хәзрәт, аның авыраюында, телдән калуында үзене гаепле итеп хис иткән кеби булганга, тиз-тиз китеп киенде. Абыстай да, тагы бераз зәмзәм, кипкән инҗир, имбир алып, аның артыннан калмады.

«Ясин» ны хәзрәт никадәр ихлас берлән укыса да, абыстай да никадәр ихлас берлән шул дарулары берлән даруларга тырышса да, Гөлйөзем әби берсене дә каба алмады. Ул көчкә-көчкә генә бер-ике тамчы зәмзәм суына башка берсене дә йота алмады. Күршенең Мәрфуга әби, Гадилә әбигә төнләргә калдырып, хәзрәт берлән абыстай кайтып киттеләр.

Ләкин иртә берлән, таң атар-атмас, Сөннәтче бабай, килеп, хәзрәтләрне уятып:

– Карчык дөньяны куйды! – диде.

Сөннәтче бабай шул сүзне әйткәндә һәм дә иртә берлән мәсҗедтә, намаздан соң халыкка: «Җәмәгать, карчык дөньяны ташлаган иде, кабер казырга ярдәм итешсәңез лә», – дигәндә дә, тавышында, кылынышында әллә нинди кайгылылык беленмәде. Кылынышларында хәтта бер бәйрәмгә хәзерләнү кеби әллә нәрсәдер сизелде.

Бөтен авыл кабер казырга китте. Бөтен авыл хатыны Гөлйөзем әбинең өстенә җыелдылар. Иртәге чәйне эчкәч үк, абыстай да китап сөйләргә китте. Бик озын иттереп үлем хакында, кабер газабы хакында, оҗмах, тәмуг хакында китап сөйләгәннең соңында, Гөлйөзем әбигә үзе кәфен кисте. Карт мөәззин хатыны, су коеп, үзе Гөлйөзем әбине юды. Хаҗ йиреннән килгән Мәрьям ана чәчене (хөрмә агачының мунчаласыны) зәмзәм суына үзе манып биреп, кәфенне тектерде.

Җеназа да өлгерде. Бөтен авылның картлары тәһлилгә җыелды. Гөлйөзем әбинең әллә кайчан хәзерләп куелган унике тастымаллары тәһлилгә өләшелде; кәфенне бәйләргә куелган кызыл башлы өч сөлгесе хәзрәтләргә бирелде. Сандыгыннан чыккан илле баш берәр тиен ярымлыклар, егерме биш баш өч тиенлекләр җыелганнарга таратылды. Мәсҗед янына җыелган дүрт-биш йөз кеше җеназасыны укып озатты. Җомгага кадәр күмелеп бетеп, хәзрәтләр Сөннәтче бабайның өендә актык фатиханы да кылдылар. Җомга намазыннан соң хәзрәт бөтен мәсҗедтән һәүл намазыны да укытты. Сөннәтче бабай, барысында да бик нык кылынып, үзенең кайгылыгыны артык сиздермәде йә сизенмәде. Җомгадан чыгуга, ул хәзрәтләр берлән ашка да барды. Анда да шактый ашады, эчте.

Менә өенә кайтып китте. Әллә никадәр күрше карчыклары берлән тулган канәфер мае исле өй аны бердән башына суккан кеби кабул итте. Ул, ишекне ачып керү берлән, шул канәфер мае исе борынга керү берлән, карчыгының, Гөлйөземенең, шул, үзе берлән илле, алтмыш, йитмеш ел яшәгән карчыгының юклыгыны, аның тагы бер мәртәбә кайтмый торган йиргә киткәнлегене, аның үлгәнене белде. Ул, шундагы сандык өстенә утырып, бик озак дога кылырга тотынды. Аның карт йөзеннән мөлдер-мөлдер яшь агарга тотынды. Ул, бик озак дога кылып: «Йа Рабби, карчыгымны гафу ит, гөнаһларыны кичер!» – дип, йөзене сыйпады. Шуның берлән ул үзенең күз яшьләрене дә тәмамларга теләсә дә, яшьләр туктамады. Ул, аның үлүенә ышанмаган кеби, өйнең бөтен йирләрене карап бетерде, беркемне дә [күрә] алмады. Бакчасына чыкты. Анда да бер әсәр-галәмәт күрмәде.

Ул, шунларның һәммәсенә ышанып, өенә кереп утырырга өлгермәде, ишекнең тышкы ягында әллә нәрсә тырмаша башлады. Ул: «Гөлйөзем әбинең рухы килде», – дип куркып китеп, ишекне ачты. Үзләренең соры мәчеләре килеп керде. Ул, «мәү, мәү!» дип, әле анда барып, әле бунда килеп, әллә нәрсә эзләп йөри башлады. Бик озак маташканның соңында ул, Сөннәтче бабайның янына килде дә күзенә карап, «мәү-ү!» диде. Сөннәтче бабай мәченең шул кычкыруында аермачык «әби кайда?» дигән сүзне аңлады. Сөннәтче бабайның каткан күзеннән тагы яшь агарга тотынды. Ул мәче берлән сөйләшергә тотынды:

– Әбиең үлде, үлде. Оҗмахка китте, дога кыл, – диде.

Мәче, әллә нәрсә аңлаган кеби, тагы «мәү-ү!» диде.

Сөннәтче бабайга карчыгы төсе – шул мәче бик якын кеби тоелды. Ул аның савытына сөт салды. Ләкин мәче берәр генә кабып караса да ашамады.

Сөннәтче бабай, мәченең дә кайгырганыны күреп, шуннан котылыр өчен, йортка чыкты. Аның күзенә, берсе артлы берсе тезелеп, ана үрдәкнең командасы астында менеп килә торган үрдәкләр күренде. Ул, анларны ашатыр өчен, анларга әбиләре үлгәнене белдермәс өчен, өйалдыннан ярма алып чыгып сипмәкче булды. Моны күргәч, үрдәкләр тагы «бак, бак!..» дияргә тотындылар. Сөннәтче бабай бунларның бакылдауларында да «әби кайда?» дигән сүзне аңлады. Шул уйдан котылыр өчен, ул капка төбенә таба чыгарга өлгермәде, хәзрәтнең угылы, килеп, аны чәй эчәргә чакырып алып китте.