Анда да бербуйдан Гөлйөзем әби сөйләнсә дә, остазбикәнең тәмле чәене эчеп, татлы ашларыны ашап, Сөннәтче бабай азрак күңелене юатты.
Ул, икенде намазыны укып, өенә кайтты. Зур мөгезле карт кәҗә аны кычкырып каршы алды. Ул аның мөгез арасыны кашыды, аны сөйде. Ләкин кәҗә, җилененә сөт тутырып кайтканга: «Савыңыз!» – дип, әбисенә кычкыра башлады. Сөннәтче бабай тагы чыдый алмады: тагы күзеннән яшь акты. Менә күрше килене, килеп, кәҗәне саварга тотынды. Кәҗә, саудырмаска теләсә дә, бик ямьсез тавыш берлән: «Минем сөтемне урлыйлар, минем сөтемне талыйлар, әби, кил!» – дигән кеби, кычкыруыннан туктамады.
Сөннәтче бабай, ахшам намазына барыр өчен, тәһарәт алырга комган эзләргә тотынды. Комганның йирендә булмавы тагы аның исенә карчыгыны төшерде. Ястүгә кадәр ул ялгыз Коръән укып, дога кылып үткәрде. Ястү намазыны укып, гомерендә җәймәгән урыныны үзе җәеп ятты. Ләкин түшәк, ястык аңар ят күренде; ул урын каты тоелды. Өе, шул Сөннәтче бабай өйләнгәннән бирле торган өе, үзенеке түгел, кешенеке кеби сизелде. Ул, белгән бөтен догаларыны укып, йокларга теләде. Тагы янында карчыгы юклыгы аны уятты. Ул бик озак уйлады; үзенең яшьлегеннән алып бүгенге көнгә кадәр уйлады. Көн буе йөреп арыган тән аруына баш аруы да катышты. Ул йокыга китә башлады. Менә кәҗә кычкырды. Аның кычкыруында бабай тагы әбине сагынуын аңлады. Тагы йокы качты; тагы уйлар, тагы кайгылар.
Менә таң якынлашты. Сөннәтче бабай йокыга киттеме-юкмы, ансы мәгълүм түгел – ул ап-ак күлмәктән, көлеп кенә, Гөлйөзем әбинең: «Карт, намаздан каласың!» – дигән тавышыны ишетте, төсене күрде. Ул, сикереп торып: «Әлхәмдүлиллаһ, әһле җәннәттән икән», – дип, ян-янга карарга тотынды. Чынын да намаз вакыты бик йиткәнене сизеп, торып, тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәткә төшене сөйләде.
Хәзрәт:
– Оҗмах әһеленнән икән, – дип, тагы бабайны кәефләндерде.
Ләкин өйгә кайткач, ул тагы ялгызлык хис итте, тагы аны шул киң, зур өй кыса, изә башлады. Ул, өендә утыра алмаенча, капка төбендә, күршеләр янында бакчада тора башлады. Кич берлән һаман ялгыз йокларга өйрәнмәде. Шул ялгызлыкның изүенә хәйлә таба алмады.
Бер төнне Сөннәтче бабай әллә нинди ямьсез төшләр күреп уянып китте. Бөтен тәненең туңганыны күреп, юрганына тагы бөтәрләнебрәк ятты. Ләкин ни кылынса да, аркасыны җылыта алмады. Ул әйләнде-бәйләнде, урыныны төзәтте, ләкин аркасы җылынмады. Әүвәле йокыга киткән кеби булды, тагы аркасы туңып уянды. Тагы калыкты, тагы уянды. Менә аркасының туңганыны белеп, ярты йокы, ярты уяу көенчә: «Карчык, карчык!.. Арканы җылыт!» – диде. Үзенең тавышыны үзе ишетеп, уянып китте. Шул тавыштан куркып, йокысы качты. Тагы күңеленә Гөлйөзем әбинең үлүе, аның, мәрхүм, һәрвакыт Сөннәтче бабайның аркасыны җылытып йоклатуы исенә төште. Шул рәхәт көннәрне исенә төшереп, аның аркасы тагы туңа башлады. Ул тагы Гөлйөзем әби хакында уйларга тотынды. Уйлый-уйлый, ничектер, «тагы өйләнергә» дигән фикер башына килеп керде. Элгәре ул шул фикерне башыннан ташламакчы булса да, ләкин уй, бизгәк кеби, аны ташламады. Арканың туңуы шул фикергә куәт бирде. Ул минут саен куәтләнә, «өйләнергә кирәк, өйләнергә кирәк» дип уйлый башлады. Бик озак йоклый алмаенча уйлап торганның соңында, ул өйләнү фикеренә килде. Килде генә түгел, шул уйдан аерыла алмады. Ул, бер күрше малаенда күргән уенчыкны аталарыннан таптыра торган тирес бала кеби, шул уе берлән бөтенләй томаланды. Ул шул карардан соң яшәреп киткән кеби булды, аның искедәге киткән яшьлек көчләре кайткан кеби булды. Ул, урынына ятып, шул өйләнүләрне уйлый башлады. Үзенең әүвәлге өйләнүе, бикәчкә билбавының очыны яшереп баруы, ишек бавына кызыл яулык бирүләре, җилән ябынган яшь бикәч берлән бергә ашка йөрүләре, туйлары, уеннары – һәммәсе бөтен вакларына кадәр күз алдыннан үтте. Ул тагы шунларның ләззәтене яңартып ләззәтләнде. Шул вакыттагы шатлыкларны хәтердән үткәреп, тагы рәхәтләнде. Менә ул тагы өйләнә, тагы аңар шул вакыттагы кеби кызык, күңелле була.
Ул, шул уй берлән җанланып, аркасы туңганыны да хәтереннән чыгарып, вакытыннан иртә тәһарәт алып, намазга китте. Намаздан соң хәзрәт берлән сөйли-сөйли, хәзрәтләргә кадәр барып йитте. Чәй янында да шул сүздән туктамады. Хәзрәткә, абыстайга элгәре шул яше онытылган бабайның «өйләнәм» дип йөрүе көлке кеби тоелса да, Сөннәтче бабайның шул уй берлән саташканыны күреп, каршы килүдә мәгънә юклыгыны сизеп, яткан ягына сыйпарга тотындылар. Сөннәтче бабай, тәмам яшьләр кеби, авылдагы тол хатыннарны санарга тотынды. Бик файдалы, кыйммәтле кияү кеби, әллә никадәр тол хатыннарны яратмаенча үтеп китүе хәзрәт берлән абыстайның элгәре бераз исене дә китәрде. «Әллә гакылдан бераз яздымы?» дигән фикергә дә төшерде. Ләкин башка хәрәкәтләре берлән бик гакыллы күренүе тагы анларны ул фикердән кайтарды. Сөннәтче бабай элгәре яучы булырга хәзрәтне яисә остазбикәне кушса да, бабайның күңеле бик югарыдан булганга, төрле хәйләләр табып, хәтта хәзрәт, иске әүлияларның үзләре өчен үзләре яучы булуларыны сөйләп, үзенә баруны мәслихәт итте.