Выбрать главу

– Хәзрәт, терек кешегә кабер казырга ярыймы? – дип, хәзрәттән фәтва сорады. Хәзрәт әллә нинди бер әүлияның үз каберене үзе казуыны сөйләгәч, бик зур бер мәсьәлә хәл кылган кеби, шатланып кайтып китте.

Иртәгесен ул, карчыгының аяк очында йир табып, акыртын гына эшкә башлады. Шуннан соң һәр көнне килеп, карчыгына Коръән укып, каенына су сибеп бетергәч тә, бисмилла, салават әйтеп, казырга башлады. Акыртын гына иттереп, тәмле нәрсә ашаганда аз кабып ашаган кеше кеби иттереп, аз-аз гына казыды. Ләкин никадәр аз казыса да, көн үткән саен тирәнләп, сары балчыкка килеп йитте. Яэҗүҗ-мәэҗүҗдән бабай бик курыкканга, сары балчыктан тирәнгә төште. Менә эш ләхеткә йитте…

Ул өйлә намазыннан соң тәһарәт кыстар төсле кеби тоелганга, өйгә кайтып тәһарәтләнеп барырга уйлап, өйгә таба борылды. Күрше йортка көзге ат көтүе бирергә җыелган җыен янына килеп, сәлам биреп, мәсҗед картлары берлән сөйләшеп, акыртын гына өенә юнәлде. Ишекне ачты. Түр башында карчыгының бәрәңге арчып утырганыны күрде. Күзе карчыкның кулындагы былчыранып беткән пәкегә төште. Аның кулында сөннәт пәкесе икәнене күреп, элгәре катып калды, ахырдан ул җенләнгән кеби булды: кычкырырга, бакырырга тотынды, кулы берлән бәреп йибәреп, пәкене алды, үзе кычкырып егларга тотынды. Аңар әллә кайдан көч керде. Кычкырып-кычкырып тиргәргә, кулы берлән бутанырга башлады:

– Чык өемнән, бәдбәхет, чык өемнән! Сәлман Фарси пәкесе, Сәлман Фарси пәкесе! Ни диермен?! Кыямәт көнне ни җавап бирермен?! – дип егларга, карчыкның кулына очраган сандыгыны, комганыны, ястыгыны йортка ыргытырга тотынды, тагы кычкырды, тагы бакырды, тагы еглады. Елан чаккан кеше кеби, кая барырга белмәде, еглап урамга чыкты. Күршедәге халыкка: – Җәмәгать, җәмәгать! – дип, бик каты иттереп кычкыра башлады.

Бөтен җыен, ут-фәлән бар дип, бабайга таба ашыкты. Бабай:

– Менә, җәмәгать, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе!.. Йитмеш мең мөселманның сөннәткә утыртылган пәкесе!.. Хәзрәти Аксак Тимердән калган пәке ул!.. – Ул, шул сүзне әйткәндә, өенә төртеп күрсәтте: – Шул пәке берлән, хәзрәти Сәлман Фарси пәкесе берлән, бәрәңге арчый!.. – диде дә тагы егларга тотынды.

Халык бабайны төрлечә бастырырга теләсә дә, бабай һаман кызганнан-кызды. Ул бөтенләй тилергән кеби булды. Ул, өенә таба барып, йорттагы карчыгыны күреп:

– Кит, шәйтан!.. Гөнаһ шомлыгы, иблис сидеге, пәри ташландыгы, күземә күренмә!.. Талак син, талак син!.. – дип кычкырды.

Халык тагы бабайны бастырырга теләсә дә, ул кычкырып егларга тотынды. Тагы әйләнеп карап, карчыкның йорт уртасында торганыны күреп, тиздән сикереп торып:

– Әле китмәде, шәйтан! Дәҗҗал! Яэҗүҗ-мәэҗүҗ колы! – дип барып, казык алып сугарга күтәрде.

Бер кеше, бабайны кочаклап алып, сугудан саклый алды. Карчык урамга чыгып качты. Бабай аның артыннан ястыгыны, сандыгыны, комганыны, туп уйнаган малай кеби, берсе артыннан берсене ыргыта башлады. Ул тагы еглады, тагы:

– Сәлман Фарси, шәфәгать кыл! Карчыгым бәддогасы, карчыгым бәддогасы!.. – дип, халыкка кайгысыны аңлатырга тотынды.

Ләкин теге карчык тагы йортка керергә өлгерә алмады, ул тагы, сикереп торып, казыкны күтәрде. Бу юлы сугарга да өлгерде, ләкин карчык качып өлгерде. Ул тагы кызды, тагы кычкыра башлады. Кулындагы пәкесене кысып, тагы әллә ниләр сөйләргә тотынды. Картлар, аны бастырыр өчен, төрле сүзләр сөйләргә тотындылар. Ул берсене дә ишетмәде.

Менә бердән аның кып-кызыл бите агарды. Ул калтырана башлады. Ап-ак булып авызыннан күбеге агып, һушсыз булып егылды. Хәзрәт килеп Коръән укыганнан соң аның һушы килсә дә, теле ачылмады. Пәкене никадәр алырга теләсәләр дә, кулыннан ычкындырмады. Хәзрәт килгәч, ул күзе берлән әллә нәрсә эзләнә башлады, кунакларга әллә нәрсә әйтергә теләде, ләкин әйтә алмады.

Өченче көнне хәзрәт, Коръән укып бетереп, янында утырып торганда: «Әти, кунаклар килде!» – дип, әтисене чакырып мәхдүм килеп керде. Бабайның күзе нурланды: ул көлгән кеби булды, әллә нәрсә әйтергә теләгәне беленде, күзе берлән мәхдүмне чакырган кеби булды. Мәхдүм акыртын гына әтисе янына килде. Бабай тагы, күзенә әллә нинди мәгънәләр чыгарып, кулыны селкетә башлады. Мең бәла берлән кулыны күтәреп, мәхдүмгә таба төртте. Һәммә кешегә мәхдүмгә пәкесене, үзенчә, иң кыйммәтле булган мирасыннан – Сәлман Фарси пәкесене бирергә теләвене аңлатты. Мәхдүм аптырап калды. Хәзрәт алырга кушты. Алды. Бабайның йөзенә көләчлек чыкты. Ул әллә нигә шатланган кеби булды. Тагы бик авыраеп: «Алла!..» – диде дә үлде.

Үзе казыган кабергә иртәгесен бөтен авыл җыелып күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер-берсе берлән бәрелә-бәрелә, сөйләшә-сөйләшә үсә башладылар.

Көзге ягъмурлы җилдә өйнең сылаганы изрәп, ул да йимерелде. Усал сыерлар, канауны йимереп, бакчага кереп йөргәнгә, түтәлләр, бакчалар да кешелектән чыкты. Кызыл миләшләрне җыяр өчен бөтен урам малайлары миләшнең ботакларыны сындырып бетергәнгә, ул да икенче елны яфрак ярмады. Корыды.