Алай булса да, аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләрен урта гасырлар падишаһлары төсле һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар. Аеруча голямалар: «Әйе, шәргы шәриф хатын-кызны укыту – бозыклык диеп әйтә инде, мәсәлән», – дигән сүзләре берлән бик каты каршы килсәләр дә, аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме, хатын-кызда уку көннән-көн арта иде. Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар – хатыннар, һәр милләтнең теленең аерым әйтелешләрен, сөйләшен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме йә юкмы мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер. Һәм шулкадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, егетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса, егетләргә хатын барыбер язар да, үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да, гыйффәте дә югалыр, сере дә чыгар, кебек низагларга һич урын калмыйдыр. Яхшы ананың баласы яхшы, кыйты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр. Һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә гыйбрәт алырга кирәк, әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби, оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер. Әгәр тәрбияле ана булса, баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса, ул, билгеле, баласына ашату-эчертү, иренә ачуланса – сандык өстенә күтәреп бәрү берлән генә канәгать кылмаенча, аның холкының яхшы булуы, сәламәтлегенең саклануы, мәгълүматының артуы, күзенең ачылуы өчен дә тырышачактыр.
Билгеле, бу аналар милләт вә дин карашыннан һәм кешелек җәмгыяте карашыннан бик мөкатдәс затлар булачаклардыр. Һәм дә милләт, дин, кешелек җәмгыятенә зур хезмәт итәчәкләрдер. Әмма укымаган, тәрбия алмаган, ирләрне дә шул, яз көнендә сыерлар үгезләрне ни өчен телиләр, шуның өчен генә кирәк дип белгән хатыннардан һәм балаларына да «бук чүлмәге» дип караган кызлардан балалары өчен, ирләре өчен, кешелек җәмгыяте өчен ни файда көтәргә кирәк? Сезнеңчә, ни файда булыр? Шөбһә юк, болар гөнаһсыз балаларны бозудан бүтәнгә ярамыйлар. Шул балалар безнең милләтнең әгъзалары булганга, алар милләткә зарар итәләр һәм динемезнең дә затлары булганга, кирле-мырлы аңлап, дингә зарар итәләр. Болар кешелек җәмгыятенең бөртекләре булганга, аңарга да зарар итәләр. Шул эшләргә сәбәп булган аналар, аларның шулай калуларына сәбәп булган голямаларны сез милләткә файда итүчеләр дип әйтер идеңезме? Әллә юкмы?.. Сезне мин белмим, әмма мин үзем, зарар итүчеләр, зарар итүчеләр, дим. Кыямәт көнне шуның өчен бик зур газапка дучар булачакларында, һәр көнне мең мәртәбә әйткән тәһлилләре (Алладан башка Алла юк дип кабатлаулары да), иртә-кич укыган догалары да боларны бу җаваплылыктан коткармавында һич шөбһәм юктыр.
Һәр нә исә, башланган эш – беткән эш, дигән кебек, хатын-кызның бервакыт кеше булуларында зур өметләр бар иде, ләкин бу өметләр дә корыга чыкты. Без теләгәнчә ана җитештерә торган кызлар мәктәбендә укыла торган фәннәрнең берсе – итәк санау, икенчесе – фәлән абзыйның килененең хәлен тикшерү, өченчесе – укый торган китапның чыгарга ничә бит калганын санап беткәннән соң, баштан бет карау иде. Шуның өчен бу кызлар шул фәннәрдән бик яхшы белсәләр дә, безгә кирәкле тәрбия фәненнән мәгълүматсыз иделәр. Нә исә, егерменче гасырның егерменче гасыр идеке бездә дә билгеле иде. Ауропа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне ачтылар. Әмма без аннан да зур нәрсә ачтык. Ул нәрсә дисеңме? Ул – ишанлык! Шундый нәрсә ул, әгәр ул бер кешедә булса, дөньяның һәммә тәрәкъкыяте бер якта торсын! Ул сиңа дәүләт бирә! Ул сиңа дәрәҗә бирә! Ул сиңа, кирәксә, фатиха алырга теләүчеләргә гүзәл-гүзәл хатыннар бирә! Кыскасы, җаның ни тели, шуны бирә! Ауропа голямасы безнең Шәрекъ халкын хәйләкәр, үткен кабилә дигән сүзләренә мин моңарча ышанмый идем. Моннан соң ышандым, ышанмый хәл дә юк. Телеграф берлән халык берлән сөйләшеп кенә була. Буның берлән бөтен халыкны үзеңә кол итеп була. Моннан зур тагы ни эш бар?!
Бу яктан эшләр шулай барса да, әдәбият аз гына булса да тәрәккый итә башлады. Болгарлар арасында «мөхәррир» исемен күтәрерлек кешеләр күренә башлады. Бик оста язылган бик матур гына гыйбрәтле хикәяләр яисә, бик оста язылмаса да, бик яхшы нечкә күңелләрдән чыккан романнар күренә башлады. Китап нәшер кылу, китап берлә сату итү – милләт өчен, бөтен кешелек җәмгыяте өчен бик файдалы эш икәнлеге сизелә башлады. Әүвәлдә ит сатып, бервакытны ит кибетен китап кибетенә алыштырган кешеләргә башка, китапчылар мәйданга атылды. «Фәзаилешшөһүр», каранчә бөтие, кысыргак догасы, фалнамә, татлы тамыр, гатырша мае, дарчин каерысы, тәсбих, шомырт оны, күкерт вә шуның шикеллеләр берлән сату итү китап сәүдәсе түгеллеге беленде. Халык арасында, аз булса да, яңа әдәбият мәйдан ала башлады. Ләкин мулла тасвир кылынган хикәя булса – муллалар, байлар тасвир кылынган хикәя булса – байлар арасында: яздырмаска кирәк, шуларны бетерергә кирәк, городски галавага әйтик! (Безнең халыкта иң зур мәхкәмә – городская дума, иң зур хаким – шәһәр башлыгыдыр. Хәтта Кытай берлән Япония сугышы вакытында Думаның бу сугышны туктатмавы халыкка бик гаҗәп тоелды.) Шулай итик, болай итик кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңа китап чыкканчы туктыйлар иде. Һәр нә исә, язучылар һаман язалар иде, китаплар чыга иде, безнең абзыйлар шулай галаваны күрә алмаенча торалар иде.