Шул бизәнү генә аз кебек күренгән булырга кирәк, кодагый ап-ак иттереп акшар белән битенә кершән яккан. Иннек белән бит урталарын кызартып, аны буяган чиләк төбенә охшаткан. Тешләренең аклыгы шул матур йөзгә, шул кием-салымга килешеп бетмәс дип уйлаган булырга кирәк, ул атныкы кебек зур-зур тешләрен карага буяган!..
Сәгыйдә бер мәртәбә карады: үзенең каенанасы шул булуга ышанмады.
Икенче мәртәбә карады: үзенең әнисенең кодагые шул булуга ышанмады.
Сәгыйдә өченче мәртәбә карады: бөтен затсызлыкларны тутырып киенгән шул хатынның мулла хатыны булуына, бер яшь мулланың анасы булуына ышанмады.
Тутасының ясаган чәен авызына ала алмыйча, ул һаман шуңарга карады. Хикәяләрдә сөйләнә торган убыр карчыгына охшаган куркыныч каенананың ничек сөйләвен ишетер өчен торып китмәде, китә алмады. Шуны ишетәсе килүе, шуны беләсе килүе аның бөтен йөрәгендә кайный торган күз яшен буып тотты.
Менә ул авызын ачты, аның кара тешләре ыржайды, аның өстләренә элгән төрле тәңкәләре, челтәрләре, төймәләре, хәрәкәткә килеп, йәшел-йәшел тавышлар чыгарды; Сәгыйдә үзенең колагы белән каенанасының тавышын ишетте. Ул тавышны ни дип әйтергә?.. Ул аны аңлатырга әле дә сүз таба алмый. Ул, Сәгыйдәнең моңынча күргән һичбер кешенең тавышына охшамаган кебек, Сәгыйдәнең һичбер төрле кош-корттан да ишеткән тавышына да туры килми. Ул карт урысның йомшак иттереп, матур татар хатыны булып сөйләргә теләгән кылынышына гына аз гына охшый.
Ул шул әфәлем төрле тавышны ишеткәннең соңында, тагы чыдарга тәкате калмаганын белеп, акыртын гына торды. Ишеккә барып җиткәндә, аның ике күзеннән дә яшь куып җитте. Ул, кызу-кызу баскычтан төшеп, караңгы бүлмәгә кереп, акырып-акырып еларга тотынды. Аның артыннан тутасы, аннан соң килгән анасы да аны бастыра алмады. Ул, элгәре тавышсыз еласа да, ахырга таба теле ачылып: «Ни генә гөнаһым булды икән лә, Раббым! Нинди генә кешенең күз яше төште икән лә, Ходаем! Нигә генә бу бәлагә грифтар булдым икән лә!» – дип көйләргә тотынды. Бераздан соң: «Нигә соң миңа ул кадәр дошман булдыңыз, әй әтием, әй әнием, нигә соң мине урамга гына чыгарып ыргытмадыңыз, нигә генә соң мине үстердеңез?» – дип ыңранырга, сыкранырга кереште.
Тутасының: «Угыллары боларга охшамаган», – диюләре, анасының: «Атаңнан курык, кунаклардан оял!» – диюе дә тәэсир итмәде, Сәгыйдә елавында дәвам итте. Кодалар белмәсә дә, абыстай үзе, Сәгыйдәнең туталары, бөтен кардәш-кабиләсе пошындылар, кайгырдылар. Хәзрәт Сәгыйдә белән үзе сөйләп карамакчы булды. Ләкин Сәгыйдә, әтисенә каршы сүз сөйләргә өйрәнмәгәнгә, бер сүз дәшмичә, акрын гына елавында булды. Хәзрәт, зур сүзгә сәбәп булачак булса да, туйны туктату ягын сөйләргә тотынды. Ләкин Сәгыйдәнең тутасы: «Әти, кирәкмәс. Бик матур төш күрдем», – дип, әтисенә ялынганга вә бертуктамыйча: «Боларның мужик икәнен бит без үземез дә белдек. Угыллары охшамаган, ди. Казан шәкерте, ди. Менә хәзрәти Ибраһим, бит, санәм сатучының баласы булган. Хәзрәти Муса, бит, Фиргавеннең тәрбиягә алган угылы булган… Төшем бик матур иде… Сабыр ит, Сәгыйдә, Алла теләсә, бөтенләй уйламаганча чыгар», – дип димли-димли башын әйләндергәч кенә, Сәгыйдә, күңеленнән ышанмаса да, «Беткән баш беткән!» дип, туйны туктатмасыннар дидертте.
Никях мәҗлесе дә шактый салкын үтте. Кодалар, кодагыйларны сыйлау да күркәм үтмәде. Кодаларны озаткан атлар кияүне алып киләсе булганга, Сәгыйдә иртәдән үк, ап-ак балавыз кебек агарып, гомерләре бергә үтәчәк иптәшен көтәргә тотынды. Аның күз алдында теге затсыз авыл старостасы төсле карт белән түбән очның юлаучы кертүче Гыйззәтбануы кебек карчык басып торганга, аның хыялы күптән инде шуларның икесеннән кушып бер егет – бер кияү ясап куйды. Ләкин шулай булса да, күңелнең кырыенда кечкенә генә, нәни генә бер өмет бетмәгәнгә, вакыт якынлашкан саен, аның күңелендә курку белән өмет зурая барды.
Менә кыңгырау тавышы ишетелде. Атасы, анасы, агасы, мулла җизнәсе – барысы да, салаватлар әйтеп, капкага таба киттеләр. Әнисе, «Бисмиллаһи әлләзи…» укып, Сәгыйдәнең йөзен сөртеп, күзеннән аккан яшьләрен тыя алмаенча чыгып китте. Сәгыйдәнең тутасы, авыз эченнән әллә нинди догалар укып, Сәгыйдәнең боздан салкын кулыннан тотып, капкага таба – актык өметкә таба күзен текәде.