Выбрать главу

Һичберсенең сүзен тотарга дип, башында кечкенә генә дә теләү кузгалмады.

Менә төн булды. Ятарга урыннар җәелде. Сәгыйдә, шул, балалары хакында туктамый сөйләп торган хатыннарга үзенең ятлыгын хис иттеме, почмакка гына, зур гөл астында үзенә урын салды.

Ләкин ул ятарга өлгермәде, Казан хатыны Үлмәс абыстай: «Мин дә, остазбикә, яныңа ятыйм», – диде.

Сәгыйдәнең ялгыз каласы бик килсә дә, шул аз сөйли торган хатынның әллә кай бер җиреннән курыкса да, кирәкми дия алмады.

Үлмәс остазбикә янына урын салды.

Озак үтмәде, көн буе ашта йөреп арыган остазбикәләр тирән-тирән йокыга киттеләр.

Ашказаннары барысының да шактый авыр булганга, төрлесе төрле нечкәлектә, төрле озынлыкта мышнарга, мырылдарга керештеләр.

Көйле-көйсез мышнау, мырылдау, хырылдау берлән өй тулды.

Бүлмәнең диварларына эленгән остазбикәләрнең күлмәкләре, төнге кечкенә лампаның караңгы шәүләләренә кушылып, кайсылары юан-юан кешеләр кыяфәтен, кайсылары өеп куйган печән сурәтен алдылар.

Зур гөлләр, яфраклары сары дисәң сары түгел, ак дисәң ак түгел төс алып, тагы зурайдылар, киңәйделәр.

Шкафлардагы чынаяк, чәйнекләрнең әллә кай бер җирләре ялтырап калып, сүнә торган лампа кебек мелт-мелт итеп күзләрен кысыштылар.

Кайсылары караңгы төндәге кара мәче күзе кебек бер җиргә текәлделәр. Шул җирне ашарга, йотарга теләгән кебек, шул җиргә кадалдылар, караган саен, аларның утлары зурая барды; караган саен, аларның утлы күзләренең йөрәккә җибәрә торган уклары тирәнәя барды.

Мыш-мыш йоклау арасында остазбикәләрнең әйләнүләреннән чыккан тавыш, ара-тирә бер-берсенең авыр төш күргәндә әйтеп җибәргән сүзләре, куркып кычкырып җибәрүләре, теге күлмәкләрдән чыккан кебек сизелеп китеп, курку-шикләнү тудырды.

Сәгыйдә бикә, «бисмиллаһи әлләзи» әйтеп күзен йомса да, әллә нинди догалар укып йокыга китәргә теләсә дә, һаман булдыра алмады. Уй, әллә нинди уй, баштан китмәде.

Ул кайвакыт йоклау берлән йокламау чигенә барын җиткәндә генә, бер-бер остазбикәнең озын иттереп хырылдап җибәрүе берлән уянды.

Кайвакыт, йоклап киттем дигәндә генә, аның күзенә ташланган әллә нинди ямьсез бер сурәт аны куркытып күзен ачтырды.

Ул әйләнде, сузылды, төрлечә ятып карады, йокыга китә алмады.

Акрын гына кулына таянып, яртылый утырып, тирә-юньне карамакчы, шунда бер дә ят нәрсә юклыгын күзе берлән күреп күңелен тынычландырмакчы булды.

Бердән күзе күршесендәге Үлмәснең ялтырап ачылып ята торган күзенә очрады.

Сәгыйдә үзендә шуның киңәеп җәйрәп, ит тушы кебек яткан таза тәненә каршы дошманлыкмы, җирәнүме хисе туганын белергә өлгермәде, ул: «Остазбикә, йокламыйсыңмыни?» – диде.

Аның тавышында, шул сүзләрне әйтүендә Сәгыйдә әллә нинди бер көч, бер ямьсез көч сизде. Аның башында: менә ул шундый бер җирдә, шундый бер тирә-юньдә, шундый моңлы караңгылыкта шул тавышны ишеткән иде, шул тавыштан курыккан иде кебек булды. Кая ишеткәнен табып өлгерә алмады, аның тәнендә бер калтырау – курку калтыравы үтте.

Ул бердән шул тавышны тапты. Әйе, ул аны ишеткән иде.

Кечкенә вакытта түбән очтан кунарга килгән Латыйфа әби сөйләгән әкияттә ишеткән иде.

Ул әнә теге матур кызларны пешереп ашар өчен чикләвек ашатып симертә торган пәри карчыгының тавышы иде.

Аның йомшаклыгы шул пәри карчыгының хәйләле йомшаклыгы иде.

Ул бердән хәзрәтен искә төшерде. Аның күңелендә хәзер, хәзер менә шул куркынычлы тавыштан, шул коточкыч пәри утлары ялтыраудан хәзрәтенә сыгынасы килү уе туды.

Шул уй фикерен, бөтен башын каплады, томалады.

Ул, бисмилласын әйтеп, уянып киткән кебек булып, тагы Үлмәскә карады. Аның ике күзе тагы тирәнрәк, төпсезрәк күренде. Аның шул упкыннарында әллә ниләр яшеренә кебек хис ителде.

Ул, шул куркуны бетерер өчен: «Юк ла, юкка шикләнәм, бу бит – Үлмәс абыстай. Менә аяк очымда Шәһид мулла хатыны, әнә теге мерелди торган – Исхак мулла остазбикәсе, менә бу – мин», – диде.

Озак җавапсыз тоту булмасын өчен: «Син дә йокламыйсыңмыни?» – диде. «Юк. Мин ялгыз ятарга өйрәнмәгән. Сөймим», – диде.

Сәгыйдә шул сүзләрнең әйтелүендә яңа бер мәд тойды, аның күзендә тагы яңа бер сызык күрде.

Аның елмаюы күзенә тагы бер ялтырау – туя белмәү, кап-йотлык ялтыравы арттырды.

Ул үзенең юкә агачтан чыккан кебек йомшак, дорфа тавышы белән: «Мин, остазбикә, ирләрне яратам…» – диде.

Сәгыйдә: «Бик яхшы, бик яхшы, иреңне сөю – китап кушкан эш… фәлән», – дип китмәкче булды.

Үлмәс: «Юк, остазбикә, син әйткәнчә түгел, менә бу ирем минем – өченчесе… Мин аңарга хатынын аертып чыктым. Ике баласы бар иде. Үземнең дә иремдә бер кызым калды. Менә хәзер бу иремнән туйдым. Бәлки, аның белән бу килешем актыгыдыр», – диде дә, нинди тәэсир калдырганын белер өчен, Сәгыйдәгә сөзеп карады.