Выбрать главу

Ул менә зурая бара, имеш… Ул менә Сәгыйдәгә таба килә бара, имеш. Менә шундагы кешеләр һәммәсе – ире-хатыны, карчыгы Сәгыйдәне тотмакчы булалар, имеш, суфи Сәгыйдәне алмакчы, әллә кая, дию-пәри оясына алып бармакчы, имеш…

Менә ул зурайды.

Менә аның сукыр күзе ялтырый башлады; менә аның кулы Сәгыйдәгә таба сузылды…

Әстәгъфирулла! – бер генә түгел, йөз, мең…

Сәгыйдә качмакчы булды, йөгерде, чапты… Урыныннан кузгалмады!

Менә ул тотты, үзенең кырык кулы белән тотты, Сәгыйдәнең тәнен генә түгел, әллә ничек, бармакларын тән эченә җибәреп, сөякләрдән, тамырлардан тотты.

Ул, Сәгыйдәне үпмәкчеме, йотмакчымы булып, авызын – зур чәүкә баласының авызы кебек авызын якын китерде. Әллә кайдан чыга торган тавыш белән: «Ирнең үгие юк!..» – дип кычкырды.

Сәгыйдә шундагы хатыннар, ирләрдән мәдәд сорамакчы булды. Күзенә күзләре ялтыраган, авызы ыржайган Үлмәс килеп басты. Сәгыйдә бөтен көче-куәте белән котылмакчы булып селкенде. Тагы китә алмагач: «Хәзрәт!» – дип кычкырып җибәрде.

Ул уянып китте.

Бик озак, куркуын бетерер өчен, догалар укыды. Эченнән тәүбәләр итте. Ләкин шул арусызлык аның белән генә бетмәгән кебек тоелганга, шул тап төшендәге суфиның куллары берлә эчкә керде иттереп хис иткәнгә, акыртын гына торып тышка чыгып, салкын су белән баштан башлап тәһарәт алды. Акыртын гына кереп, шул ук ут яктысында, шул мышнау, хырылдау, шул ук лачт итеп җәелеп яткан Үлмәс янында намазга кереште.

Вакытның кай чак икәнен белмәгәнгә, ул элгәре ике рәкәгать нәфел укыды; аннан тагы дүрт рәкәгать укыды; аннан тагы берничә колһуалла кушып икене укыды.

Намазлыкка утырып, «Ясин» нан башлап белгән бөтен Коръәннәрен укыды.

Кул күтәреп дога кыла башлаганда, аның башына бердән: «Хатынның үгие бармы?» – дигән фикер төште.

«Чыннан да, хәзрәткә бер хатын алып бирсәм?.. Аның баласы бит хәзрәт баласы була. Хәзрәт баласы бит минем балам…» – дип уйлады һәм дә шулай җиңел генә була кебек тә тоелды.

Ләкин, дога кылып бетереп, тагы башын мендәргә куйгач та, уй башкаланды: «Хәзрәткә хатын алып бирү?.. Ул хәзрәт белән булырмы? Миңа «Сәгыйдә» дип тора торган, миңа эндәшә торган, минем белән генә сөйләшә торган, киңәшә торган хәзрәт тагы «Әсма» дия башлармы?.. Икемезнең арамызга әллә нинди ят, сөйкемсез бер хатын кереп басармы?..»

Ул салкын су сипкән кебек булып китте.

Шул ике, бергә-бергә үскән, бер кеше кебек, бер фикер, бер өйдә яшәгән ике җанлы кеше арасына, берсеннән башка берсе яши алмый торган Сәгыйдә берлән хәзрәт арасына бик зур, ят, чи бер ат тушы китереп салынган кебек булды!..

Ул шул чи, җансыз туштан җирәнде, чиркәнде…

Шул тушның теге ягында калган хәзрәтен, моның матур сүзенә мохтаҗ хәзрәтен кызганды, аяды.

«Юк! Мәңгегә булачак түгел!» – диде.

Шул уй берлән ул тагы калгып китте.

* * *

Иртә белән чәйгә утыргач та, тагы шул уй башка төшеп, Сәгыйдәне куркытып җибәрде.

Кичкә таба, муллалар китеп бетеп, Вахид кына калгач та, «Исәнме, хәзрәт» дип кергәч тә, Сәгыйдәнең башына шул фикер килеп капты.

Ул нигәдер кызарып китте, хәзрәтенә бик озак карап аптырап торды.

Вахид мулланың «син әллә авырыймсың? Әллә нишләп агарып киткәнсең?» дигән сөале Сәгыйдәне тагы шул уйга кайтарды.

Ул: «Юк, хәзрәт!» – дип көлемсерәбрәк җавап бирсә дә, теге Үлмәс хатын, теге ямьсез төш аның күңеленә килеп төшкәнгә: «Күршемдә бик юньсез бер хатын бар, шул әллә ниләр сөйләп йокымны калдырды… Ул менә, хәзрәт, оятсыз… әйтеп бетерерлек түгел…» – диде.

Шул сүзләр аның алдында тагы кичәге хикәяләрне, төнге төшләрне җанландырганга, Сәгыйдә тагы үзендә бер тап барлыкны хис итте. Шул тапны менә хәзрәт күрә торгандыр, шуның әллә нинди бер исе бардыр да шуны хәзрәт сизә торгандыр кебек булды.

Ул әллә нишләп аптырап калды.

Хәзрәтнең: «Әллә бер-бер сүз бармы?.. Фәлән…» – дип, икеләнеп соравы аны тагы куркытты. Ул: «Юк, юк, хәзрәт! Сине генә күргәнем юкка…» – дип сүзен борды.

Ул, Вахид мулланы намазга озаткач, аның акыртын гына атлап урам буйлап китеп баруын караганда да теге фикердән котыла алмады.

«Чын да, шулай ук үземә көндәш алып бирсәм?..»

Иттифакый гына аның авызына эләккән «көндәш» дигән сүз бөтен фикеренә суык кушты.

Бердән аның күз аллары ачылып китте.

Нинди зур куркыныч уй белән уйнаганын хис итте.

Көндәш?..

Әнә туганым абыстайның көндәше бар иде. Туганым абыстайның кизүе көнендә ашына керосин тамыза торган, түшәге астына үлгән мәче баласы сала торган, аның яккан мунчасына былчырак ыргытып исертә торган көндәш кебекме?..

Юк, юк! Мәңгегә юк!.. Ник алай?.. Менә карт җиңгинең дә көндәше бар иде бит: ул кечкенә чакта, теге шалкан йолкып кайткан көнне чибәр җиңги үлгәч, карт җиңги нинди елаган иде. Аның җеназасын күтәреп чыкканда, нинди ачы тавыш белән: «Бәхил бул, бәхил бул!» – дип кычкырган иде. Үлек-гүр сәдакасын әнигә үзе китереп, нинди елап-елап чәй эчкән иде.