Ләкин моннан да акча җыеп булса да, театрдан төп максат булган әхлак төзәтү мәсьәләсе бер дә алга китмәде. Чөнки олырак мөселманнар барсалар да, бара-тора Шәрекъ тормышын күрәсе килгән руслар театрны тутыра башладылар. Русча белгәннәре рус театрларына, белмәгәннәре ат кәмитләренә баралар иде. Бу гасырларның башында ук болгарча гәзитәгә ихтыяҗ бик яхшы аңланган иде. Шуның өчен аңлаганнары, аңлыйм дип йөргәннәре – һәммәсе гәзитә турысыннан уйлыйлар иде. Хәтта бервакытны бер мәҗлестә аштан соң гәзитә турысыннан күп сүз сөйләнгәч, берничә абзыйлар галавадан сорамакчы да булганнар иде. Ул да шулай әллә нишләп калды. Рус гәзитәләрендә милли телдә гәзитәгә ихтыяҗ тикшерелә башланды.
Ниһаятендә, гәзитә сорый да башладылар. Почта берлән килгән акчаны үзе кулын куеп ала торган Габделшәмси хәлфәгә бирмәделәр. Хәтта хәлфәнең күптән балалар укытуы мәгълүм, Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алуы билгеле булса да, бер урында «белем алмаган кешегә андый эш бирелми» дип, каты җавап кайтарылган иде. Яңа гына Алат юлыннан күчеп килгән, читек-кәвеш берлән сату итүче Шаһвәли дә сорады (?!). Аңарга да, белмим ни өчендер, бирмәделәр. Хәтта бу хосуста агай-эне тагы галавага менмәкче дә булганнар иде дә, сайланган кешеләрнең берсенең эче бик авырта башлагач, изгеләр тотты бугай дип, Касыйм шәехкә әтәч йибәреп кенә котылды. Бара-тора чибәррәк кешеләр дә сорый башладылар. Ахырында фәкыйрь генә, яңа гына университет бетергән бер мөселман рөхсәт алды. Казанда «Кабан» исемендә әдәби, фәнни, тормыш мәсьәләләрен сөйли торган атналык бер гәзитә мәйданга чыкты. Халык акрынлап кына гәзитә укырга өйрәнә башладылар. Озак үтмәде, шуннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да «агай-энене» бик көлеп яза башлады. Хәтта корсакларына чикле, атасыннан калган доха толыпларына чикле каләмнән үткәрә башлады. «Бу – мөселман гаебен ачу, мөселман гаебен ачу!» – дип, харчевникларда ике дә өч чәй алып, харчевникчыны үзен дә утыртып, бикләтергә кирәклеген бик сөйләсәләр дә, иртәгесен икенче гәзитәдә шул сүзләр үк чыккач, бөтенләй кул селтәделәр.
Озак үтмәде, «Игенче вә һөнәр» исемендә бик садә бер телдә гавам өчен тагы бер гәзитә чыга башлады. Бу гәзитәне алучы бик аз булса да, бер аңлаган бай малае, атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, гәзитәне бушлый да бик күп тараттырды. Казан халкы бер милләт дияргә ярый иде. Үзләренең гәзитәләре бар, театрлары бар, хатыннарының йортлары бар иде. Шушысы бик яман: мәктәпләр, мәдрәсәләр дә бер дә юк иде.
Бу гәзитәләр Кырымда дәвам итә торган «Тәрҗеман» гәзитәсе берлән бер мәсләктә, халыкка файдалы мәсьәләләрне сөйләп, ватанымыз вә милләтемез тугрысында ватанга мәхәббәт уята торган озын мәкаләләр, фәнни мәгълүматлар берлән (?!) халыкның рухын күтәрәләр иде. Вакыты берлән ул гәзитә битләрендә чыккан тел мәсьәләсе берлән дә бөтен дөньяны тутырганнар иде. Төрле кеше төрле фикердә булып, кайсыберсе «әдәби телебез саф татарча булсын», кайсысы «кырымчарак булсын» мәсьәләләренең сөйләнүләре гәзитәләремездән рус гәзитәләренә вә аннан Ауропа, Америка гәзитәләренә кадәр китә иде. Бу мәсьәләдә кырык мәсләк, сиксән кадәр фикер киткән иде.
Әдәби тел мәсьәләсе бетә башлагач, телнең язылышы хакында озын мәсьәлә башланган иде. Кайберләре, ни тавыш ишетелде, шулай язылсын, иске язу нигез тотылмасын, диләр иде. Икенчеләре, безнең телемездә әдәбиятымызның иске әдәбияттан килүе югалмасын, иске китапларымыз, иске әдәбиятымыз ул вакытта бернигә ярамаячак, шуның өчен аларга карарга кирәк, аларга яраклаштырып язарга кирәк, диләр иде. Язалар иде, сөйлиләр иде, кычкырышалар иде, үз юлларында эшлиләр иде. Әдәбиятымыз хакында озын-озын мәкаләләр, мөхәррирләремезгә ачы-ачы, ләкин гадел тәнкыйтьләр, театрымызга юл күрсәтә торган сүзләр языла иде, укыла иде. Бөтен халык арасында фикер алышу тотыла иде. Гәзитәләремездә сәүдә мәсьәләләре ачык-ачык сөйләнелә башлаган иде. Һәммә йирдә сәүдә мәктәбе ачу турында сүзләр ачылган иде. Болгарлар арасында көннән-көн яңа фикер арта, көннән-көн халык төрле фикергә китеп, төп фикердән еракланалар иде. Гәзитә, рисаләләр, авыздан-авызга сөйләгән сүзләр никадәр яклау, хаклык тарафдары милләт мәхәббәтеннән чыккан ялварулар булса да, никадәр ачык, никадәр аңлашылыр рәвештә язылсалар да, аңлаучыларның да саны көннән-көн артса да, базарларда, җәмгыять урыннарында һәммә кешенең авызында «милләт» булса да, эшчеләр бер дә күренмәгәнгә, чынлыкта бер эш тә юк иде. Шуның өчен җитдирәк кешеләр бу сүзләр, бу кычкырышлар, бу язулардан бернәрсә чыкмаганга тагы яңа «курчак уены», ләкин актыккы курчак уены, саубуллашу күренеше дип, эчләреннән көеп торалар иде.