Сөйләнгән саен, сүз күбәя, уйланган саен, уй күбәя, үлем хәленә килгән милләтне караган саен, яңа авырулар табыла, авыру хакында фикер алышуларга керешелә, кычкырышыла, бакырышыла иде. Нидән бу мәсьәлә чыкканлыгы, ничек хәл кылынганы, авыруга дару кирәклеге тәмамән хәтердән чыга иде дә: мескен, хәлсез, актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан башка эше булмый иде. Ул мескен:
– Җитәр инде, зинһар, җитәр, актык көннәрем, актык сәгатьләремне генә тыныч куеңыз. Сүзеңезне ишеттем, мине бик кызганасыз, имеш, бик рәхмәт, моңынча сезнең шулай мине кызганамыз дип йөрүеңезгә ышанып, менә тереләм, менә тереләм, дип тордым. Тордым диергә ярамый, сез алдап тоттыңыз. Сез булмасаңыз, бәлки, мин икенче дуктырга күренер идем, күренмәсәм, авыру икәнемне белмәенчә, акыртын-акыртын гына картая-картая үлеп китәр идем. Никадәр вакыттан бирле чирли, фәлән дару итәргә кирәк, дисез. Үзегез дару итмисез яисә, дару дип, әллә нинди агулар бирәсез, бусында файда бар, бусында бусы бар, дисез, сез алдыйсыз! Алдыйсыз! Сезнең даруларыңыз берлән бөтен тәнем җәрәхәтләнеп бетте, сезнең файда була дип биргән нәрсәгез һәммәсе зарарга булды. Сез минем тәнемне генә җәрәхәтләндереп бетермәдеңез! Бигрәк яхшы булдыңыз! Рухымны да төзәтмәкче булдыңыз! «Әхлак төзәтү» дип, минем өстемә әллә нинди кортлар йибәрдеңез! Ул кортлар бөтен тәнемне ашап бетерделәр, караңыз, әнә хәзер йөрәгемә йитәләр. Миңа һаман, түз, әхлакың төзәлә, дисез. Мин үзем бу дәрәҗәгә килгәч, сезнең сүзеңезне тагы тыңлыйммы? Йөрәгемне дә ашап бетерсеннәрме?.. Гаеп итмәңез инде, анысы булмый!.. Бу кортларыңыз бетәргә ярамый, имеш, элгәре боларга бер дә ирек юк иде дә, бик яхшы тора идек. Әхлаклы идекме, түгелме, ләкин сезнең кебек, бусы тәнгә файдалы, бусы әхлакка файдалы дип, фахеш, зина, ишанлык агуларын эчми идек! Гаеп итмәңез! Бу кортлар бик күп ашадылар. Минем әхлакым да төзәлгәндер инде, мин ул кортларны үтермәкче булам, тәнемә бераз яшь ит тартмасмы! Алай да үләрмен инде, үлсәм дә, азрак күңелем тынычлап, картлыгымда алданганнарымнан үч алып үләрмен, – дип, кортларны куарга тотынса да, бабайның әгъзасын ашап бетергәнгә, һичбер әгъзасы кортларга каршы хәрәкәт кылырлыгы калмаган иде.
Шуның өчен, бабай селеккән саен, кортлар ябыша баралар иде. Йөрәгенә кадәр йиткәннәр иде. Бабайның бу сүзен күп кеше картлыкдин дип, күп кеше авыру кеше шулай сөйләүчән була дип, аның ул сүзенә карамаенча, аны коткарырга дип озын киңәшләр, озын сүзләргә тагы китәләр иде. Ләкин эш һаман юк иде. Әдәбиятымыз шулай барганда, башка эшләремез тагы үз көенчә килгәндә, безнең болгар бабайның яшь вакытында «әхлак төзәтү» өчен файдаланыла торган музыкасы ни дәрәҗәдә иде дисезме? Әллә «музыка тавышы – бозыклык, аның белән ләззәтләнү көфер» дисезме, сез теләсәңез ни әйтеңез, бабай аны бик ярата иде. Һәм бабайга яшь вакытында да, картая башлагач та, ул бик файда иткән иде. Бабайның үзенеке булганга күрә, аңарга аның бер уены, аның Волга буйлап Форат, Диҗлә буйларына кадәр озынның-озын көйләрен көйләп, сатуга йөрүләрене, Дунай буйларында кубызын челтерәтеп, халыкның исен китәреп, алардан мал җыеп йөрүен исенә төшерә иде дә:
– Мин шул болгармыни?! Шул микәнни?! Ул вакытта һәммә йирдә минем тазалыгым, өстем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде, хәзер нинди булганмын – өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган. Уйнап тора торган күзләр урынында өметсез-өметсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәр көнне бер агачы сына, һәр көнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәр көнне, шуларга карап, яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым, – дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде.
Бу музыка, чыннан да, әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, чынлап та, «әхлакны төзәтү» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымызның карашы башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны тыелган күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер корал булган иде. Әүвәлдә кайсыбер руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм, чыннан да, бик файда иткәннәр иде…