Выбрать главу

Төн тын иде, күк айлы-йолдызлы иде. Чәчәк, үлән исе тирә-юньне аңкыткан иде… Әллә нинди бер йомшак йылылык бөтен тамырлардан йөри, акыртын гына исә торган йылы җил, яңыдан-яңы хуш исләр китереп, битне-чәчне сыйпый иде, сөя иде… Яңы әфисәрем, бераз кызып алып, бертуктамаенча анекдот артыннан анекдот сөйли иде. Бакчаның теге почмагында чырлый торган теге марҗа кычкырып-кычкырып әллә нинди әмерләр бирә иде. Еракта гына мәче башлы ябалак, ямьсез тавышы берлә кычкырып, күңелгә тынычсызлык бирә, курку сала иде… Бакчаны без бер әйләнә идек, ике әйләнә идек… Керергә вакыт җитсә дә, мин, Пашаны очратырмыз дип, кавалерымның тәмсез сүзләреннән көлгән булып һаман йөри идем. Менә без өйгә таба борылдык. Ишек төбенә барып җиттек, өйдәге лампадан багана кебек сузылып чыккан ут яктысында бердән Пашам килеп басты. Төнге якты берләдерме – аның йөзе саргылт иде, күзләре тирәнәйгән, эченә әллә нәрсә яшергән кебек караңгыланган иде. Йөзенә әллә нинди бер аңламаслык төс, сыкрану төсе чыккан иде. Бүген без бер сүз дә әйтешә алмаганга, мин:

– Нихәл, исәнмесез? – дип, татарчалап сөйли башладым.

Әфисәрем, гафу үтенеп, өйгә кереп китте. Без бер-ике сүз әйтешергә, күңелдәге төеннәрне әйтергә өлгермәдек, тутакай ут кебек чыгып җитте.

– Әйдә, сине көтәләр, Гөлсем, өй хуҗасына шулай ярыймыни? – дип җилтерәтеп алып кереп китте.

Кич берлә музыка уйналды, танцы булды, яңы кунаклар бик шәп танцевать иттеләр. Мин дә әле берсе берлә, әле берсе берлә бии-бии арып беттем. Паша почмакка ялгыз утырды да тик калды. Ул карта уйный торганнар арасына да керә алмады, биючеләр арасына да катыша алмады. Ликёр эчеп-эчеп гайбәткә чума торган хатыннар янында да урын булалмады, ялгыз калды, ялгызлыкка батты. Ул йөзеннән дә, күзеннән дә үзенең ялгызлык хисен яшерә алмады. Арып бетеп ятарга аерылганда, бөтен яңы кунаклар минем кулымны үбеп күрешкәндә, ул ялгыз гына үпмәенчә, «Хәерле кичләр!» дип югалды. Бик арыганга, аз-маз шәрап, ликёр эчештергәләгәнгә, бик начар йокладым.

Иртә тору берлә без, ашамак-эчмәкләр төяп, дүрт-биш атка төялеп, су буена хозурга киттек. Әти, кода, тутакай бер атталар иде, мин, яшь әфисәр, бер кечкенә бала икенчедә идек. Башка хатыннар, вак-төяк кунаклар өченче, дүртенчеләрдә иде. Паша самавырлар төялгән карт экономкалы арбада утыртылган иде. Юлда арбалар әле берсе үтеп, әле берсе узышып, уйнашып баралар иде. Ләкин Пашаларның арбасы гына һаман артта иде. Карт ат берлә ул һаман үз юлында лырт-лырт йөгертеп килә иде. Егетнең мыскыл ителүе өчен күңелем бик борчыла иде. Эчем поша иде. Ләкин каты иттереп аны яклап катышырга минем көчем җитми иде. Тирә-юньдәге гадәт, өемездәге тутакайның башлыгы, әтинең өй эшләрендә бик йомшак булуы, Паша берлә минем арадагы мөнәсәбәтнең ачылып бетмәгәнлеге мине кулы-аягы бәйләгән кебек тота иде.

Менә елганың борылып ага торган бер йиренә атлар туктады. Хәтфә төсле яшел чирәм өстенә мәҗлес корылды, зур иттереп ут ягылды. Самавырлар куелды. Ашау-эчү китте. Сыйлану башланды. Ирләр, хатыннар урманнарга, болыннарга чәчәк җыярга, йөрергә таралдылар. Мин берничә мәртәбә Паша берлә берләшеп, сөйләшеп китәргә теләсәм дә, әле тутакай килеп чыгып мине алып киткәнгә, әле бер яңы хатын килеп берәр йомыш берлә сүзгә катнашканга, әле теге марҗа егетне җилтерәтеп өстерәп анда-монда тарткалаганга, бер минут вакыт була алмадык, көн буе мин һаман шул яңы әфисәрем берлә калдым. Көн буе хуҗа кыз булып, әле бер кунакның күңеле өчен, әле бер хатынның мәгънәсез сүзе өчен Паша берлә сөйләшергә биш минут вакытымны бүлә алмадым. Халык бик күп булганга, баш тегермән кебек әйләнгәнгә, вакыт үткәне сизелми дә калынды. Ирләр коенырга киткәндә, без кызулап аш урыны хәзерләдек. Алар ликёр эчәргә утырганда, без коенырга киттек; күрше алпавытлар килгәч, тагы шәпләп чәй эчеп, көн үткәнне, кич булганны тоймый да калдык. Ай яктысында судан килә торган йомшак салкынча астында без бик озак куыш-куыш уйнадык. Әллә нинди уеннар берлә эштән чыктык, биедек, танцевать иттек, бергәләп, аерым-аерым йырладык. Яңы әфисәр берлә бер кунак хатын лезгинка да биеделәр. Соңгы төндә генә арбаларга төялешеп өйгә таба борылгач кына, мин әллә нинди авыр бер хискә баттым. Әллә нинди үзем дә сизеп бетермәгән бер начарлыкны эшләгән кебек, күңелемнән сыкрана башладым. Арыган башым рәтләп эшләп бетерә алмаса да, ни булдылыгы хакында ачык хисап бирә алмаса да, күңелемнең бер йирен әллә нәрсә кырды, бәгыремнең бер почмагы әллә ни өчендер көенде, еглады. Янымдагы әфисәрем әллә ниләр сөйләсә дә, рәтләп тыңламаенча гына өйгә кайтып җиттек.