Иртә булды. Кояш чыкты. Кошлар сайрарга тотынды, умарта корты безләргә кереште. Минем керфегем керфеккә тимәде. Еглый-еглый кызарып беткән күзләремне күрсәтмәс өчен, үземнең эчемдәге яна торган ялкынсыз утымны яшерер өчен, суык сулар берлә юындым. Күзләремә сөрмәләр тарттым, киендем, ясандым… йөземә көләчлек бирмәкче булдым. Ләкин көзгегә барып карагач та үземнең сары йөземне, уелып, тирәнәеп киткән өметсез күзләремне күрдем дә тагы ихтыярсыз яшькә баттым. Әллә кемгә барып серемне сөйлисем килде, әллә кемнең муенына асылынып кайгымны аңлатасым, хәсрәтемне чишәсем килде. Әллә нинди мине бик аңлый торган бер кешегә бөтен кайгымны түгәсем килде. Күз алдыма үләр алдындагы анам килеп басты. Аның моңлы күзләре миңа таба карый кебек, мине айый кебек булды. Күземнән ятимлек яше тәгәрәде. Әтигә барып сөйләмәкче булдым. Аңарга эшне аңлатмакчы булдым. Ләкин аның берлә арадагы хисапсыз бер якынлык булмавы мине тагы тотып калды.
Ишек шакылдады. Кызгылт кофта кигән, чәчләрен бөдрәләтеп тараган тутакай килеп керде. Аның берлә бергә әллә нинди ислемай, пудра исләре бүлмәне тутырды. Мин аның йөзенә куркынган кеше кебек карадым. Ул миңа шул вакытта зур шәһәрләрдә кызлар тотучы юан симез яһүд хатыны кебек күренде. Җирәнгеч бер хис уятты.
– Әйдә, кунаклар тордылар. Тиз бул! Бөтен халык сине чәйгә көтә! – диде. Минем күлмәгемнең якаларын рәтләгән кебек булды.
«Чык моннан, кит, йөзең кара!» диясем килсә дә әйтә алмадым. Көчсезләндем. Изрәдем.
– Ярый, хәзер, – дидем. Йөзләремне тагы бер мәртәбә одеколон берлә сөртеп, акрын гына аш бүлмәсенә төштем.
Ду килгән кунаклар бар да, аягүрә торып, миңа юл бирделәр. Теге әфисәрем килеп кулымны чуп иттереп үпте. Аның авызыннан кулыма әллә нинди бер былчырак селәгәй ябышып калды кебек булды. Паша калтыраган кулы берлә кулымны кысты. Күземнең эченә карады. Беркем дә бер сүз дә дәшмәенчә берәр чынаяк чәй эчтек, әфисәр миңа әллә ниләр сөйләсә дә тыңламадым. Тутакай әллә нинди көлкеләр берлә миңа мөрәҗәгать итсә дә җавап бирмәдем.
Чәйдән соң мине әти бүлмәсенә алып керделәр. Анда тутакай селкенә торган урындыкка утырган да, тибрәнеп-салланып, әллә ни сөйли иде. Мине күрү берлә, әти, көлеп:
– Нишләп торасың, Гөлсем?! – дип сүз башлады. Үзе әллә ни әйтергә теләсә дә, сүзе чыгып җитмәде.
Аңарга ярдәмгә тутакай җитеште. Көлеп-көлеп сүзгә кереште. Ул да нигәдер тугрыдан-тугры әйтеп бетерә алмаенча, каененесен, теге әфисәрне бик мактады. Сүзен очлап өлгерә алмады, ишек шакылды. Аннан яңы гаскәри киемнәрдә кода берлә теге әфисәр килеп керделәр. Кода, керер-кермәс, русчалап:
– Мине гафу итеңез, менә бу егет кызлар тәрбияле, оялчан, эченнән янса-көйсә дә, үз хисен әйтергә батырлык итә алмый, – диде.
Теге әфисәр дә, команда иткән солдат кебек, бик тиз килде дә минем яныма тезләнде, русчалап:
– Мине бәхетсезлеккә салмагыз, колыңыз булырга рөхсәт итеңез! – диде дә минем кулымны үпте.
Мин аптырадым. Бер сүз әйтә алмадым. Тутакай, мине шул уңайсызлыктан чыгарыр өчен кебек:
– Сез аны оялттыңыз, ул бит яшь кыз әле, әнә, күрәмсез, йөзенә кызыл йөгерде, ул инде разыйлык галәмәте… Алла сезгә мәхәббәт бирсен, – диде.
Мин күземне ачтым, башымны күтәрдем, үземнең сатылганымны тагы ныграк сизендем, дерелдәдем, калтырадым. Каушаган тавыш берлә русчалап:
– Гафу итәсез, мин һичбер вакыт сезнең хатыныңыз булачак түгелмен, һичбер вакыт! – дидем. Күземә яшь тыгылганны хис иттем дә сикереп тордым. Әллә ни оныттым кебек булдым. Тагы борылып кечерәеп киткән әтине, кызарынган-бүртенгән тутакайны, пәжегән шалкан кебек булган коданы, нишләргә белми аптырап калган яшь әфисәрне сөздем дә, кычкырып: – Һичбер вакытта! – дидем дә, ашыгып чыгып, үз бүлмәмә кереп бикләндем.
Түбәндә тавыш купты. Анда чаптылар, монда чаптылар, әллә ниләр сөйләделәр, кычкырдылар, бакырдылар, минем ишекне килеп кактылар. Берсенә дә җавап бирмәдем. Яттым, егладым-егладым да яттым. Башым янды. Тәнемне суык алды. Калтырандым, өшедем, кайнарландым, тирләдем, пештем. Калкынган кебек булдым, йоклаган кебек булдым, ишекне тагы шакыдылар – ачмадым. Тагы шакыдылар – урынымнан кыймылданмадым… Менә колагыма кыңгырау тавышлары керде. Әллә нинди таныш тавыш ишеткән кебек күземне ачтым. Тәрәзәгә бардым. Бер начар гына чуваш аты җиккән авыл трантасына Паша менеп килә иде. Минем йөрәгем шу итте. Китә дип, актык өметем югала дип котым очты. Өстемә шәлне салдым. «Китмә, китмә, кал», – дип чыгып асылыначак булдым. Ишекне ачтым. Ләкин тагы бусаганы үтә алмадым. Аягым калтырады, йөрәгем типте. Тәрәзәгә килеп, ичмасам, «Хуш!» диясем килде. Авызымнан сүз чыкмады. Паша минем тәрәзәмә борылып карады да, чуваш аты кузгалды. Мин хәлсезләнеп егылдым. Тагы шакыдылар. Тагы кыңгырау тавышлары ишетелде. Мин өн берлә төн арасында саташыр-саташмас бикләнеп калдым.