Выбрать главу

– Сез – алтын кеше, сез – бәхет савыты, ә минем хатыным кем? Ул чүпрәк, мине харап итте, – диде дә күзеннән елгалар кадәр яшь агызып егларга кереште. Аның еглавы куәтләнгәннән-куәтләнде. Ул яшь арасында: – Менә сез миңа очраган булса идеңез, ничек дөньяны тетрәткән булыр идек, – диде…

Нәфисә, гомерендә мондый манзарәгә очраганы булмаганга, ачулану берлә кызгану арасындагы бер хистә буылып калды. Ахырдан аны кызгану хисе биләде. Ул төрле сүзләр берлә исерекне юатырга тотынды. Исерекнең фикере икенчегә ауды булырга кирәк, ул елмаеп көлде. Исерек елмайган кебек елмаеп, авызын ачып Нәфисәнең тасвир иткән матур манзарәләрен күргән кебек тыңлады. Аның йомшак сүзләрен тыңлый-тыңлый калгый башлады. Озак үтмәде, ул Нәфисәнең җилкәсенә башын сөяп йокыга да китте. Нәфисәдә элгәре сулавыннан искергән аракы исе аңкый торган кешене төртеп җибәрү хисе уянса да, аны кызгану җиңде. Ул, йокласын, мескен, дип, үзенә уңайсыз булса да, исерекне кузгатмады.

Арбада ялгыз калганга, ире, балалары теге арбада булганга, ул теләр-теләмәс уйга чумды. Теге арбадагы гомерен, яшьлеген харап иткән Гөлсемне, бу арбадагы шул кешелектән чыккан исерекне күз алдыннан җибәрә алмады. «Ник соң бу болай? Ник болар уртача гына бәхет берлә тора алмаганнар? Ниләре җитешмәгән, икесе дә укыган, икесе дә тәрбия күргән… Икесе дә яшь булган… Икесе дә бай булган… Ник?» – дип башын ватты. Бу сөальләргә төрле җаваплар тапкан кебек булса да, берсе дә канәгатьләндермәгәнгә, уйга тыныш куя алмаенча, үз тормышына күчте. Яңыдан үзенең яшьлегеннән бирле үткәргән гомере көне-көне берлә кебек күз алдыннан үтте. Ул тормышындагы тулы бәхетне яңыдан таныды. Шуның тәмнәре, татлы хыяллары эчендә ул рәхәтләнеп изрәп китте. Шул тулы тормышны багышлаган ирен ул хәзер барып кочаклыйсы килде. Аның кулын барып үбәсе килде. Аңарда иренә каршы сөю, ир итүгә башка әйтеп бетерелмәслек зур бер хөрмәт уянды. Язмышыннан разыйлык аны биләде. Ул шул сөю-сөешү эчендә үткән татлы гомере өчен, ул хәзерге аталы-балалы тыныч тормыш өчен әллә кемгә, әллә нигә каршы тез чүгәсе, тезләнәсе килде. Әллә кемгә, әллә нигә «Рәхмәт, рәхмәт, мең мәртәбә рәхмәт, мин бит менә болай булмадым, болар да бит адәм баласы, рәхмәт, миңа мондый тулы тормыш бирдең. Рәхмәт, мине шундый газаплардан котылдырдың» диясе килде.

Аның күңеле йомшады, ул көзге кояшка каршы чабып бара торган арбаның җиле астында акрын гына Коръән укырга кереште. Исерекнең авызыннан чыгып тора торган искергән аракы исе аны борчыганга, кайвакыт аның авызына кадәр кереп китеп телендә әйләнә торган Коръән сүзләрен мәсхәрә итә кебек тоелганга, ул иңсәсенә яткан исерекне уятмаслык иттереп кенә башын читкә борды. Үзе аңлап бетмәгән Коръәннең сүзләре, бигрәк шуның көе аның күңеленә әллә нинди бер йомшак йылылык бирде. Аның тамырларына әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык тынычлык таратты. Ул, үзе дә сизмәенчә, тавышын зурайтканнан-зурайтты. Коръән моңы, көпчәк тавышына кушылып, яңа бер төс алды. Акрын гына исә торган көзге җил ул тавышны алга-артка чәчте, сипте. Нәфисә, үз көенә үзе батып, Коръән артыннан бара торган тирән бер шөкранә берлә басылганнан-басылып башын иде, бик түбән иттереп башын иде. Шул тормышны биргән Тәңресенә каршы сәҗдә кылмакчы булып буен сынды.

Аның колагына исерекнең гырлавы ишетелде. Аның борынына исерекнең искергән аракысының исе бәрелде. «Ирең шундый булса, ни эшләр идең?» дигән куркулы бер фикер аны килеп сукты. Язгы көннең болыты кебек, ул да тиздән югалды. Тагы тормышның кояшы ялтырады. Ул кулын догага күтәрде. Үзе белгән бөтен догаларын укып бетерде. Аның берлә генә тулмады кебек хис иткәнгә, ул кулын төшермәде. Кыска сүрәләр укыды. Татарчалап Аллага ялынырга, ялварырга, шул биргән бәхетле тормышын озын иттерергә ялварырга тотынды. Аның күңеле моңайганнан-моңайды, күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуның берлә бергә күңеле дә тәмам тынды, тынычланды. Ул, йөзен сөртеп, догасын бетерде. Атлар баруында булды. Исерек гырлавында дәвам итте.

Теге арбада бик озакка кадәр сүз юлына кереп китмәде. Балалар берсе-берсе берлә шаярышып, чупырдашып барсалар да, әле оча торган бер кош хакында, әле мәрҗән кебек тезелгән миләш хакында сөальләр биреп зурларны йөдәтсәләр дә, нә Гөлсем, нә доктор үз уйларыннан аерыла алмадылар. Иске дустча яисә яңы танышча сүзгә чумып китә алмадылар. Арада үткән вакыйгалар, шуннан соң булган хәлләр боларны әллә ничек берсеннән-берсен көчләтебрәк булса да ераграк тотарга мәҗбүр иткән кебек булды. Менә балалар, арбаның йомшак саллануы астында изрәнгәләп, берәм-берәм йокыга киттеләр. Гөлсем берлә доктор икесе генә күзгә-күз калдылар. Гөлсем бер яктан кичә Нәфисәгә ул кадәр ачылуыннан үкенеп, икенчедән, көтелмәгәндә килеп чыккан шул очрашудан аптырап калып, язмышның шул авыр йөге астында башын игәннән [игән] иде. Ул докторга күзен күтәреп карый алмады. Аңарга бер сүз берлә дә башлап китә алмады. Эченнән генә «Мине гафу итеңез теге вакыттагы эшләр өчен!» димәкче булды. Авызын ачарга булгач кына сүзе онытылды. Фикере чуалды. Икенче яктан, серен бирмәенчә, «Аллага шөкер, бик шәп торам!» дигән уйны калдыру өчен искене оныткан кебек сөйләп китмәкче булды. Исерек иренең кылынышлары күз алдына килде дә тагы ул карарны эшли алмады. Доктор да элгәре моңарга каршы үпкәләгән, бик күп хатларына каршы җавап булмаганга хурланган итеп үзен һавалы тотарга теләсә дә, язмыш тарафыннан шулкадәр изелгән Гөлсемнең йөзен күрү берлә, ул да ул вазгыятьне саклый алмады, аны кызгану басты.