Выбрать главу

– Акрын, акрын, бер мендәр генә китереңез, бик шәп йоклый, мескен, йокласын, азрак айныр, – дигәнгә, икесендә дә кызгану хисе җиңде.

Кызулашып мендәр алып киленде, уятмаенча баланы урыныннан күчергәндәге кебек йомшаклык берлә исерекнең башын Нәфисә иңсәсеннән мендәргә куелды. Нәфисә азат иттерелде. Уйланмаенча утырышканда Нәфисә берлә исерек докторларның арбаларына утырган булганга, хәзер аны уятып арбадан арбага күчерү аны тагы исерек хәленә кайтару булачак булганга, тегенең йокысы туюны, айнуын көтәргә карар бирелде.

Көн иртә, матур булганга, су буендагы яланга атлар да туарылды. Бик күп коры-сары җыелып ут ягылды. Ялчыларның чәйнекләре алынып, чәй хәзерләнде. Урман эченнән әллә никадәр миләш, балан җыелып киленде. Көзге кояшның йылы, йомшак нуры астында бөтен җәмәгать чәйгә утырды. Нәфисәнең күңелендә үзенең хәленә шөкранә хисе бик тулы булганга, ул шул кызганыч хатынны, шул хаста балаларны бик кадерлисе килде. Аларга аз гына булган шул тыныч вакытны тулырак үткәрәсе килде; ул, өендә кунак кабул итә торган ханым кебек, бөтен эшне эшләде, чәйне хәзерләде, кәрзиннәрне ачты, ашамак-эчмәк чыгарды. Балаларны йирле йиренә утыртты. Аларга тәмле-томлы таратты. Чәй ясарга утырды. Мәҗлес күңелле үтте. Чәй тәмле чыкты. Гөлсемнең йөзендәге җыерчыклар качты, аның йөзенә бер кызару йөгерде, битенә елмаю килде. Ул үзен үзе онытып, рәхәтләнеп бер сулыш алды. Чәй бетәр-бетмәс, балалар тагы урманга таралдылар. Доктор берлә Гөлсем дә, акрынакрын атлап, әллә кайчан куелган очрашуга барган кебек, урман арасына кереп югалдылар. Нәфисә генә ашны-суны җыя-җыя, кучерларга чәйне эчерә-эчерә, соңга ялгыз калды. Урман бала тавышы берлә тулды. Яфраксыз, шыр ялангач агач араларыннан күренгән кызыл миләш сабаклары аларны әле бер якка, әле бер якка йөгертте. Агач башында гына эләгеп калган дүрт-биш чикләвек аларның бөтен көчләрен шуны алырга сарыф иттерде. Агачтан агачка сикерә торган тиен элгәре аларны куркытты. Аннары көлдерде, аннары йөгертте. Гөлсем дә, доктор да, бер сүз эндәшмәенчә, һаман алга атлауларында дәвам иттеләр.

Менә бердән икесе дә туктадылар. Көтелмәгән бер киртәгә барып терәлгән кебек туктадылар да берсенә берсе караштылар. Алларында зур бер агач сап-сары яфракларга сарылып, һаваланып утыра иде. Аның төбендә кечкенә генә итеп төшкән яр астында су борылып-борылып китә, борылганда әллә нигә эләгеп китеп, шырлап-шырлап көйләп ага иде. Суның теге ягында озын киң ялан, ямь-яшел яшьләвеккә батып, иртәнге чык бөртекләре берлә кояшка каршы җемелдәп-җемелдәп уйный иде. Аның артында – зур урман башыннан аягына кадәр яшелгә бөркәнгән чыршы берлә ак киндергә сарылган каен, акрын җил берлә кылтыраган тавыш чыгара торган сары яфраклар берлә бизәлгән усак. Бу төсләр бер генә түгел, йөз генә түгел, меңләп-меңләп берсе арасына берсе кереп, озын-озын, зур-зур аклы-сарылы бер букет ясыйлар, берсен берсе куа торган төрле киемдәге кешеләр кебек берсеннән берсе узышып, еракка-еракка китәләр иде. Доктор да, Гөлсем дә шул манзарә астында изелгән кебек, әллә нинди бер хәтеренә килеп бетмәгән нәрсәсен эзләгән кебек катып калганнар иде. Күзләрен еракка таба теккәннәр дә калганнар иде, икесенең дә күз алдыннан элгәреге көннәр үтә иде. Элгәреге татлы өметләр, тәмле хыяллар, манзарәләр кичә иде. Әнә бу йирдә алар бергә икәү генә балыкка килгәннәр иде. Гөлсем алсурак бер күлмәктән, чәчләре бераз тузылган көенчә, шул ярга утырган иде. Әнә теге таштан битләре янган тап-таза егет Хәлил икенче кармакны суга салган иде. Әнә алар икесе дә суга караганнар да күз теккәннәр иде. Гүя судагы көмеш балыкларны эзләгән кебек, бер-берсенең күзләрен эзләгәннәр иде. Судагы шәүләләренә әллә никадәр сүзләр сөйләшеп, мәхәббәтләрене белгерткәннәр иде. Әнә шунда… Менә Гөлсем тагы кармагын тартты. Аның йибенең очында ялтыраган көмеш балык сикеренә-сикеренә су өстенә чыкты, менә ул тагы өзелеп, чулт итеп суга төшеп китте. Менә тагы су тынды. Тагы бер-берсен күрделәр, тагы елмаештылар. Ихтыярсыз куллары кулга очрады, Хәлилнең кайнар кулы эченә Гөлсемнең суык кулы кереп суыктан йылына башлады. Берсенә берсе карадылар.

Хәлил:

– Менә шунда бит без бергә балык тоткан идек, – диде.

Гөлсем:

– Әйе, шунда, – диде дә сүзен дәвам иттерә алмады, күзеннән яшь мөлдерәде. – Мин сезнең алдыңызда гаеплемен, ул вакыттагы сезгә каршы эшләнгән начарлыкларда катышым булмаса да, сезне яклап бер эш эшли алмадым. Гафу итеңез, көчем булмады. Менә шуның җәзасын күрәм, – диде. Үзе үксеп-үксеп егларга тотынды.

Хәлил аны биленнән алды. Башын үзенең иңсәсенә куйды. Балаларны сөйгән кебек, аның башын, чәчен сыйпады. Гөлсем, әллә нидән качкан кебек, аның кочагына кергәннән керде. Әллә нинди зур бер бәладән сыенган кебек янашканнан-янашты. Аның кайнар сулышы Хәлилнең битенә бәрелде. Аның йөрәк тибүе Хәлилнең колагына ишетелде. Ул юешләнгән керфекләр ашасыннан йөзенә моңланып-моңланып карый торган Гөлсемне йомшак кына иягеннән тотты. Акрын гына иттереп битен борды. Бит биткә тиде, авыз авызга очрашты.