Выбрать главу

Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп, Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм-җитәм дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә аларның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча… Әнә арбаның дугасы гына күренә, әнә ул да югалды, әнә ул да юк… Менә көзге вак ягъмур акрын гына сибәли башлады. Менә ул, тирә-юньне томалап, һаваны басты. Нәфисә аркасыннан әллә нинди юеш бер суык йөгергәнне хис итте. Ул тыгызрак итеп иренә таба сыенды. Хәлил таза кулы берлә аны кысты… Күзләре күзгә очрашты, елмаешты, көлеште. Оршышканнан соң килешкәндәй була торган кебек бер йылы икесен дә биләде. Тәмле иттереп, татлы иттереп биләде. Хәлил кучерга:

– Тизрәк тот, ягъмур җиткәнчә кайтыйк! – диде.

Кучер чыбыркыны шартлатты. Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар, берсенә берсе җитә алмаенча, өйгә таба, йылы вә ягъмурсыз, җилсез өйгә таба ашыга башладылар.

Хикәяләр

Кияү

Атыны туарырга дип каршы чыккан угылына да Садыйк абзый: «Исән тордыңызмы, угылым? Хезмәтче тырмага киттеме?» – дип эндәште. Кайнап тора торган самавырга урын хәзерләргә кушып, картына комган күтәреп каршы чыккан Мәрфуга абыстайның: «Исән кайттыңмы, карт? Сатулар яхшы булдымы?» – диюенә дә: «Аллага шөкер», – дип, күңеллеләнеп җавап бирде. Ишек төбенә чыгып: «Әти, миңа зиякләр алып кайттыңмы?» – дигән кызына ул тагы йомшаграк тавыш белән: «Кайттым, кызым, кайттым», – диде. Үзе озын гына иттереп кызыны күзе белән сөзгәннең соңында, уеның очыны бетергән кеби иттереп, тагы: «Кайттым, кызым, кайттым. Аллы- гөллеләрен алып кайттым», – диде.

Чәй янында да Садыйк абзый, бик йомшак кылынып, йомшак сүзләр сөйләп утырды. Чәйдән соң тәһарәткә су сораганда да:

– Килен, бәбкәм, суың бармы? – дип эндәште. Угылына да, йомшак кына иттереп, ындыр табагының ярылмаганмы икәнене барып карарга кушты.

Угылы, ындырдагы былтыргы зур кибәнне сугарга уйлый торгандыр әле дип төшенеп:

– Әле бераз көтәргә кирәк. Ике сука арасында акчага сатсаң да бәһасе кыйбат була, бурычка өләшсәң дә кешенең өзек чагы була! – диде.

Ләкин Садыйк абзый, аның сүзене ишетмәгән кеби:

– Баш көн бүген, тәһарәтең булса, бабаңа да Коръән укып кайт, – дип, сүзене бетерде. Угылы чыгып киткәч тә, үзе: – Карчык, мин югары очка менеп төшим әле. Шул бүрәнәләр тузылып яталар. Әхмәди угланнары эшсез булса, мунча салдырып ташлыйм дим. Белмәссең, Саҗидә дә йиткән, тәкъдире булса, биреп тә куярмыз. Кара мунча белән кияү, кода сыйламассың инде, – диде.

Мәрфуга абыстай, Садыйк абзыйның бөтен кылынышында әллә нинди ят бер хәрәкәт күргәнгә:

– Әллә, карт, бер-бер йылы хәбәр йышеттеңме? – диде.

Карт, китәргә дип ашыккан кеби булса да, сөальле иттереп, бүлмәгә карады. Мәрфуга абыстай: «Юк, юк, җиңгәсе янында, токмач кисә», – дигәч:

– Түбән авылның Шәрәфи абзый белән чәйгә кердек. Беләмсең, безнең авылның Фәхриләрнең Әсмасының иренең атасы белән бертуган, былтыр Садрыйларга килгән иде? Камалы тун киеп йөри? Шул сөйләп торды: «Иске мөәззиннең угылына тамга җыйдык, хәзер имтиханга китте. Бик яхшы бикәч кирәк иде. Үземезнең авылда кызлар булса да, әле безнең хатыннар, Чәүкә Вәли кызыны, Кәкре Шакир сеңелесене ничек остазбикә итеп ашымның түренә утыртыйм, диләр. Мөәззин үзе дә шул фикердә: «Мин әле, Садыйк абзый, эчемнән генә уйлап, синең белән сөйләшим дигән идем. Мөәззиннең анасына башка бер энесе генә. Минме, минем карчыкмы, җомга укыгач чәй эчәргә генә барып килсәк, көтелмәгән кунак кайдан килде дип исеңез китмәсен дим генә», – диде. Шуның белән әлегә бетсә дә, күрешкәндә, тагы шуны аңлатты. Мин дә: «Без сезнең кеби кадерле кунакны бик яратамыз», – дидем. Көлә-көлә аерылыштык. Җыйнаграк торырга кирәк, карчык. Мин, алай-болай кунак-төшем булса дип, оныны-тозыны алып кайттым, – диде.

Мәрфуга абыстай, эченнән сулап:

– Алла хәерле кылсын. Кеше өчен үстергән бала бер кешегә китми хәле юк инде, – диде дә үзе эченнән: «Юкка өченче көн ике пар тозлы казны Сафа хатынына саттым. Йомыркам гына йитсә ярар иде. Җәй үтеп китә, җиһаз дия-дия, йомырка да җыя алмадым», – дип уйлады. Аның күңеленә угылының туе килеп төште: «Әйе, туй барысы бер. Ләкин кыз алганда кукраеп кодагый булып түрдә утырасың, кодагый, кодачаларның ашларыны, бик яхшы булган, дип, яратмаганны күрсәтеп тора торган төсле мактыйсың. Бунда аяк өстендә син, түр башында башкалар. Тагы, мулла-мөәззин белән кода булышкач башкача: ширбәте, катламасы гына йитми, как-төш тә кирәк! Кияүгә бүләк бер как-төш, мәҗлескә бер, кияү белән кызга бер. Мәҗлескә дигәне алтмыш йомыркадан, кияүгә дигәне кырык-илледән ким булмаска кирәк, бәлки, ул, анда как-төш ашарга дуст-ишене җыяр. Кыз катына дигәне – утыз йомырка! Хезмәтченең ике күзе, киленнең бер күзе сукыр, диләр, дөрест! Йомыркаларымны каргадан ашатып бетерде, әллә ничә тавыгымны оясыннан биздерде», – диде. Ул фикер бетмәде, бирнәләр хәтеренә килде: «Каенанасы бар, ди. Мулла-мөәззин белән катышкач, аңар кәшимир күлмәк кирәк инде. Тагы кодачалары-фәләннәре бардыр инде. Анларына да, ичмасам, сатин күлмәк, яулыклар да ефәк кирәк. Баш кодага тагы намазлык аз. Баш кодагыйга тагы төп кодагый белән берочтан булмый ярамый», – диде.