Выбрать главу

Шул уйларны суза-суза, бирнәләрнең төсләрене, кыйммәтләрене уйлый-уйлый, базга төште. Андагы каймаклар, майларны, тозлы ит, тозлы казларны күздән кичерде. Тагы ике тозлы казны юкка сатуы өчен үкенеп, хезмәтчеләргә иртәгә сөтне бирмәскә уйлап, өйгә керде. Өйне җыйды, җыештырды. Мәҗлесне кая ясауны уйларга тотынды: «Сәкене чыгарсак, түргә муллалар, ишек төбенә ил картлары, бүлмәдә никях тыңларга кодагый, кодачалар, башка табыннар – келәткә! Бәлешләргә табалар йитәрлек булмаса да, туйда күрше-коланнан алу да гаеп түгел. Беренче мәҗлескә ике бәлеш бирергә кирәк. Муллаларга катышкач, мулла әбисе булгач, ахрысы, муллаларча булырга кирәк! Аштан соң мулла хатыны кеби иттереп йимеш суы ясарга кирәк. Кода-кодагыйларга сумсаларны ак оннан эшләргә кирәк. Бертөрле таба ашы гына бик прастуй була, коймак та кабартасың. Ләкин, әле шул, тагы килен уңмаган! Җаныңны тындырып таба ашларыны рәтли белми. Былтыр карт муллаларда иртәге чәйдә ашаган кеби вак пәрәмәч ясасаң, аны серкә белән бирсәң шәп булыр иде дә, әлеге килен! Казны бозмасак та, итне турап чыгарырга кирәк. Мулла-мөәззин белән катышкач, мужик төсле затсыз булырга ярамый. Кием-салым, әлхәмделиллаһ: кодагый белән ашка чыкканда, бикәч вакыттагы җон күлмәкне киярмен, өйдә каршы алганда – киленнең бирнәсене. Затсызрак инде дә, анлар шул мулла-мөәззин белән катышып гомер үткәрмәгән. Аш-су өчен килен сөлге-салфетыны тотар. Аны ни өчен алганнар! Затсызның кияү муллага йөз сөртерлек сөлгесе дә юктыр инде. Никях мәҗлесе көнне ике тәкә суярмыз, ирләр мәҗлесенә азрак тозлы ит тә кушып бирергә ярый. Ит аз калып китсә, хатыннар мәҗлесенә берәр тутырган тавык та бирермез. Май йитәрлек икән әле. Мулла кияү, бәлки, туң майны яратмый торгандыр, аңар коймак, сумсаны сары майдан пешерермез. Быел катык-сөт әлхәмделиллаһ. Менә муллалардагы кеби катырган корт ясасаң иде. Абыстайдан барып сорашыйм: «Абыстай, түбән авылның мөәззиненә кызымызны сорадылар, хәзрәт бик дога кылсын, менә шул сәдакага тулы ният чыксын, үзең дә догада бул, сабак кызың иде», – диярмен дә, абыстайга өч тиен сәдака биреп, кортны ничек ясауны өйрәнермен. Килендәш муллалардагы кеби кортны күреп исе китсен! Хәер, ул аның кадерене беләмени? Ул затсыз бит, бәрәңге ашап гомерене үткәргән. Мулла-мөәззин белән алыш-биреш иткәнмени? Менә кара инде өе нинди! Килен дисәң килен. Каенанасының өене ничек җыештыра. Кунак-фәлән килеп төшсә, сөлге, тастымалы ни төсле? Үзеңә тиң йирдән кыз алмагач шулай була шул инде! Галәветдинем йөдәтте, юк исә безгә, әлхәмделиллаһ, шәһәрдән дә бирүчеләр бар иде. Тукта, буңар карап торырга ярамас, ичмасам, ак оннан бераз күмәч кабартып куйыйм, өч-дүрт йомыркадан гына булса да кош теле, юка пешереп алыйм».

– Кызым, кызым! Саҗидә, Саҗидә! – дип, кызыны чакырырга тотынды. Кызы кергәч, бик йомшак иттереп кенә кызыны күздән кичерде. Аңар кызы, шул, унсигезгә кадәр кадерләп үстергән кызы кызганыч, аяныч кеби тоелды. Мәрфуга абыстайның күзенә яше килеп тыгылды, ләкин күңеленә мөәззингә соралуы килеп төшкәч, аның ихтыярсыз авызы елмайды. Аның күңеленә шатлык тутырды. Ул, тагы йомшак кына иттереп:

– Җиңгәңнең кулы-башы катып беткәндер, аш-су янына китерерлек тә түгел, бигрәк лыкырдык. Менә өч-дүрт йомыркага гына кош теле пешермәкче булам, кулыңны юып кына камыр әвәлә әле, муллаларга кунак-төшем буласы, имеш, чәйгә-фәләнгә алып керелсә, бернәрсә юк, – диде.

Саҗидә, почта юлаучы атларының кыңгыравы кадәр зур чулпысыны чалтыратып, исле сабын белән кул юарга чыгып китте.

Мәрфуга абыстай тагы: «Менә, Аллаһе Тәгалә бәхетене бирсә, мөәззин хатыны булыр, ил буенда кадер-хөрмәт күреп йөрер. Аллаһе Тәгалә сәламәтлек бирсә, баласы-чагасы булыр, шәкерте мәдрәсәгә китеп укыр. Бу елда инде мулла угылы дип тормыйлар, мөәззин угылыны да мулла ясыйлар. Атасы-анасына дога кылыр. Бу мужик халкының затсызлыгыннан йөдәдем инде. Әле бит килендәшем бай хатыны булган булып һаваланган була. Беркөн муллалар мәҗлесенә бит ашка катык катып чыгарган! Мәрхүм каенанам яратмый иде, белмәенчә түгел шул!» – диде.