– Бүләкләр, бирнәләр?
– Әйе, карт, әйе. Бүләк, бирнә дә, аласы әйбер дә юк инде. Әлхәмделиллаһ, кызымның сөлге-салфеты баштан ашкан. Садрый кызы кеби, килешкәч кенә урам буйлап сөлге-салфет эзләп йөрергә булса нишләр идең? Кодагыйга бит инде, кәшимир күлмәк дигән идек, кызыл кәшимир алырсыңмы, алнымы инде? Затлырак булсын. Баш кодагыйга да, кодагый белән берочтан ук булмаса да, җон булсын дидек бит, карт! Яшь кеше түгел инде, кырык итәклене кими торгандыр, ундүрт-унбиш аршин булса йитәр. Ике иңле булса, карт, тугыз-уннан артык алма! Кодачага, карт, һәйбәт кенә, зур гына җон яулык ал. Аллы-гөлле кирәкмәс, керәшен хатыннарыныкы кеби чуклы булмасын! Җон яулыкның матуры булмаса, ошатмасаң, ефәк яулык та ярар. Кодача мулла-мөәззингә китмәгән әле, аңар инде күлмәге, карт, җон булмаса да ярар. Йә шунда ефәк төсле сатин була, шуны алырсың, йә бик матур берләнтиннәр була, әнә мулла хатыныныкы кеби. Ул яшь кеше инде, карт, аңар аршин исәбе күбрәк булсын. Алай да унсигез-унтугыз аршиннан артык булмасын. Белмим инде, иңе генә бик тар булмаса? Анда үзең карарсың инде. Тагы, карт, кодагыйның тутасы бар, ди, бит. Ул: «Мин карт инде, туйга бара алмам, бирнәсе булса рәхмәт инде», – дип әйткән, ди. Мулла-мөәззингә катышкач, карт, аны да буш итәргә ярамас инде. Аңар күлмәк-фәлән алып тормассың, курыкма! Алты чирекле зур җон яулыклар була, карт, карчыклар өчен диярсең. Шул ярар. Күкрәкчәсен, сөлге-салфетын буннан гына куярмыз. Инде бетте бугай. Белмим инде, әллә авылларының мулла хатынына бүләк иттереп кодагый остазбикә артыннан бер нәрсә йибәрсәк? Бергә остазбикә булып ил буенда ашка йөреячәкләр бит. Аңар инде затлы гына бер ефәк яулык булса йитәр. Күрмәгән, белмәгән кешегә, йитәр, йитәр, карт! Мулла кияүгә дип инде бит үзең сөйләгән идең, карт, ләкин Фәридә әле әйтә: «Шәһәрдә, ди, кияүгә сәгать, постау чикмән бирәләр», – ди. Минемчә, шул, казакилек, тагы бу елда бит инде, яшьләр чалбар да кия. Шул, казакилек, чалбарлык алсаң йитәр. Син инде аны, карт, үзең генә алма. Әхмәтсафаларның кияүләрене-фәләнене алып барып сайлап ал. «Мулла-мөәззин белән катыша белми, затсыз», – димәсеннәр. Кияү күлмәк-ыштаннарымыз, әлхәмделиллаһ, бар: чиккән якалысы да, челтәрле якалысы да баштан ашкан! Мин әле мулла хатыныннан белмәгән булып кына сорашып утырдым да, ул: «Муллаларда ак палатнадан гына тегәләр, анларда чиккән яка кию юк, ул – мужик гадәте», – диде. Мин дә: «Без дә шул әле кияү муллага актан эшлимез», – дидем. Минем сүзем ялган чыкмасын инде, карт, син күлмәк-ыштанлык алып кайт. Нечкә генә, нәфис кенә булсын! Өч күлмәк-ыштанлык булса ярар. Кызлар бик тиз тегеп бирерләр. Шуның белән бетте инде. Саҗидәгә кияү катына керергә дигән аллы җон күлмәкне, кияү арасында алыштырырга дигән бер сатин, бер яңа – сарпинкә кеби бар бит әле – шуны алырга үзең дә хәтереңнән чыгармассың инде. Аңар башка бернәрсә дә кирәкми инде: яулыгы йитәрлек, читеге-кәвеше өр-яңа. Белмим инде, берәр калфак-фәлән генә алмасаң? Калфагы барын бар да, Фәридә әйтә: «Мулла-мөәззин өчен бу бик затлы түгел», – ди. Ислемай-фәлән, мунчага куяр өчен хуш исле сабын-фәләнне үзең белеп алырсың инде. Әле мулла хатыны: «Туеңыз кайчан?» – дип, бик сорашып утырды, «Саҗидә минем сабак кызым иде», – ди. Никях вакытында бирнә арасында аңар бернәрсә дә булмаса, күңеле калмасын дим. Саҗидә бит инде шул мулла хатыннары белән йөрешәчәк кеше инде. Хәзрәткә дә шунда, кияүгә алганда, кушып кына алырсың, биш-алты аршин палатна әллә нәрсә түгел! Инде бетте! Карт, тагы ашамлык-эчемлектән тәмлерәк, затлырак нәрсәләр булса, саклап тотарга гына азрак алырсың. Әчеткесене, чүпрәсене инде Галәветдин генә алыр. Кодаларга гына эчерергә дип, белмим инде, алты пар гына яхшы чынаяк, чәйнек, алты гына тәрилкә алсаң? Әнә карт мөәззин хатынында бар бит, карт? Шуның кеби булсын! Чынаяклар ал булса, тагы затлы булыр. Тәрилкәнең агы затлы, ди. Муллаларда бит һәрвакыт ак тәрилкәләр! Кияү муллага пәрәмәч, коймак ашарга вак тәрилкәләр дә күзеңә чалынса алырсың. Анлар очсыз була, ди. Кыйбат бирмә! Әнә Фатыйма остазбикәдә бар бит, лимун кисәргә дә ярый? Мулла халкы пешкән каймак яратучан була, диләр. Шуның өчен әледән үк иртәге сөттән генә бер-ике әвәстән каймак кайнатып куйдым. Мулла-мөәззин алдына, карт, савытка салып кертү, бит, затсызлык булыр. Очраса, матур гына, пөхтә генә каймак савытлары була, шунда, аңар кушып, чәй түбе салырга касәсене дә калдырма инде. Кияү янына куярга савытта бик тәмле кәнфитләр була да… Әле кияү кергәнчә, бит, барырсыз. Кодаларга инде теге калай савыттагы түгәрәк кәнфитләрне генә алмасаң? Бетте бугай инде. Акча калса, белмим инде, миңа, кодагыйлар белән илгә-көнгә чыгарга дип, бер күлмәк кенә алмасаң? Бик акаеп тора торган булмасын! Аксылрак булса да ярый. Минем бала-чагам юк инде былчыратырга! – диде.