Выбрать главу

Садыйк абзый атка утырып чыга башлагач:

– Карт, тагы күзеңә затлырак нәрсәләр чалынса, кызыңа бер-бер бүләк, кияү муллага бер-бер нәрсә алып кайтырга онытма! Саҗидәгә укалы башмак булса да ярый. Кияү муллага сәгать ал димим инде, син ала белмәссең, Әхмәтсафаларның кияүләре алышса, чылбыры җуанрак булсын! – дип кычкырып калды.

Садыйк абзый, шунларны онытмас өчен яулыгының бөтен очларыны төенләп бетереп, шәһәргә китте. Галәү шунларга акча йиткерер өчен, теге ике йөкне шыгрым итеп төяп, өстенә базарда җыелган тиреләрне куеп, атасы артыннан китте. Туй якынлашты.

* * *

Авылның күзгә күренгәнрәкләре һәммәсе никях мәҗелесенә чакырылды, тирә-яктагы атаклырак муллаларга ат йибәрелде, мөәззиннәренә шәһәрдән алып кайткан путаллы язулы өндәү кәгазьләре күндерелде. Һәрнәрсә, һәр эш затлыча кылындырылды. Туй өчен атап тектерелгән әдрәс камзулдан, очлы башлы кәләпүштән Садыйк абзый хәзрәтләрене үзе каршы алды. Ул хәзер, үзенең искедәге кеби тирече Садыйк абзый түгел, мулла бабасы Садыйк абзый икәнене аңлату өчен кеби, һәр килгән кешегә каршы килеп, элгәреге кеби, дорфача иттереп: «Әйдәңез, Гайни, әйдәңез, Нәби, әйдәңез, Габдерәш», – димәенчә, «Рәхим итеңез, рәхим ит, Гайнулла абзый, рәхим ит, Нәбиулла кода, рәхим ит, Исрафил кияү, рәхим ит, Габдерәшит», – дип каршы ала иде. Тегеләр дә, хәзерге Садыйк – әүвәлге Садыйк түгел икәнене сизенгән кеби: «Исән торамсың, Садыйк? Сәламәт кенәмесез, Садыйк абзый? Арумысез, Садыйк кайнагай?» – дияр йирдә: «Сәламәтме сез, Мөхәммәтсадыйк? Саумысез, Мөхәммәтсадыйк агай? Хушмысез, Мөхәммәтсадыйк кайнагай?» – дип эндәшәләр иде.

Хатыннар ягында эш тагы башкача иде: анда киң җон күлмәк, бөтен тәңкәләрдән, ахаклардан тулган киң хәситә кигән, өр-яңа зур, җон яулык бәйләгән Мәрфуга абыстай элгәреге Мәрфуга абыстайга – ире юк вакытта ит үлчәп бирә торган, тавык йомыркалары өчен күрше хатыннары белән оршыша торган Мәрфуга абыстайга бөтенләй башка иде; шул зур вакыйга аның сыйфатыны үзгәрткән кеби, телене дә башкарткан иде; ул кияү мөәззиннең анасына бер «кодагый абыстай», бер «кодагый бикә» дип кенә эндәшә, аның үлгән мөәззине хакында сөйләшкәндә: «Менә кода хәзрәт кенә исән булмады. Аллаһе Тәгалә угылының шатлыгыны күрергә язмаган икән. Ничә еллар булды инде, кодагый абыстай, кода хәзрәтнең үлгәненә?.. Алай икән. Мулла кияү бик яшьли калган! Син, кодагый абыстай, шулай укытып мулла кияүне зур дәрәҗәгә йиткерергә мәшәкатьләнгән икәнсең!» – дия иде. Сүз андый-бундый прастуй эшкә, сыер-сарык, йорт-йиргә кереп китсә, ул, тагы шул сүзне йөпләүче хатыннарга югартын гына иттереп: «Мескеннәр, мулла-мөәззин күрмәгән, кодагый белән сөйли дә белмиләр», – дип, анларны кызгана да, тагы кодагыйны үз тирә-янында яшәтер өчен: «Кодагый абыстай, кода хәзрәтне бик гыйлем кеше иде диләр, тавышы бик һәйбәт иде диләр», – дип, тагы китапчага бора иде. Бундагы һәммә нәрсә, һәммә эш хәзер затлы булырга тырыша, һәммә кеше муллаланырга маташа иде.