Выбрать главу

Никяхтан соң Садыйк абзый, затлырак булыр өчен, бөтен мәҗлескә сәдака өләште; никяхтан соң, муллаларга охшасын өчен, Мәрфуга абыстай, бик зур как-төш чыгарып, дога кылдырды.

Ашлар, сыйлар – һәммәсе муллаларча үтте: ак оннан ясалган пилмәнне ике төрле вак бәлеш алыштырды, бәлешләрдән соң, муллаларча иттереп, серкәле-керәнле тураган ит (мужикларча турамаенча чыгарган түгел), аның артыннан затлы йимеш суы, иң ахырдан ясап чыгарылган лимунлы чәй бирелде. Чәй янына баягы как-төш чыгарылды. Бирнә күрсәтелде.

Хәзрәтләр шактый күп алган туй сәдакасыннан, авыл кешеләре тәмле иттереп ашалган ашлардан, кода-кодагыйлар яхшы бирнәләрдән, Садыйк абзый, Мәрфуга абыстай мәҗлеснең муллаларча затлы үтүеннән разый калдылар. Барысы да шатландылар, сөенделәр.

Авыл халкының гадәте буенча, никяхтан соң ук кияү алырга барырга булса да, Садыйк абзый, кемгә катышканыны бик белгәнгә, туйны затсызландырып, кодалар өстенә кияүне китертмәде. Ул, муллалардагы кеби, кодалар, кодагыйлар киткәч, бер-ике көн үткәч кенә кияү хәзрәтне алдырырга булды. Шуның өчен кодалар китү белән, ул тагы, кияү сыйлар өчен, шәһәргә китте.

Белмәгән-танымаган кияү муллага ят күренмәсен өчен, бунларның нәселләре мужик икәнлеге беленмәсен өчен, ул бер ике-өч төрле варенье, өч-дүрт төрле савыт кәнфит, биш-алты дистә лимун, әфлисун, җәйге вакыт булса да, алма бәлешенә-фәләненә дип, унбиш кадак алма, алма кибетендә күргән берничә төрле коры йимеш, аннан соң күрше авылның Сәлим хәзрәт кенә эчә торган кадагы ике ярымлык ише чәйдән бер кадак чәй һәм дә үзләренең муллаларында ишан хәзрәт килгәндә генә бер ике-өч бөртек кенә салына торган яшел чәйдән ярты кадак кына чәй, Саҗидәгә сөртер өчен өч-дүрт төрле генә ислемай, тагы вак-төяк нәрсәләр генә алып кайтты.

Мәрфуга абыстай яңадан ак өйне, мунчаны юдырды, бөтен баскычларны, өйалдыларыны пакьләтте, кияү муллага куярга дип, яңадан как-төш пешерде, катырды, яңадан пешкән каймак кайнатты.

Менә кияү алырга барырга көн йитте. Мәрфуга абыс-тай Галәүгә:

– Кияү мулланың хәтерене калдыра күрмә! Андый-бундый тупас сүз әйтеп, затсызлыгыңны белдермә! Синең хатын ягың бик затсыз бит, күп сөйләмә! Юлда сораган сүзенә генә җавап бир. Читегеңне менә шулай ки, сызырылып төшмәсен! Синең хатыныңның соң иренә балтыр чүпрәге дә юкмыни? Кияү мулла алдында кычкырып сөйләмә. Атларны кауларга тугры килсә, дорфа иттереп, сүгенеп кычкырма, «һай, хәйван! Һай, хәйван! Алланың рәхмәте төшкере, һай!» дип кенә кычкыр, – диде.

Аннан соң, киленене чакырып:

– Әйтмәсәң – белмисез, әйтсәң, каенанам усал, дип зарланасыз. Мулла кияү килә. Мунчасы исле булса, мунчасы парсыз булса, буның гаебе бит сезгә түгел, миңа! Ашыңның тозы-тизе чыкмаса, яисә, Таракан хатыныныкы кеби, шыр тоз булса, аның да ояты миңа бит! Шуның өчен әйтәм инде, нишләгәнеңне белеп кенә йөр. Шарт-шорт басып, солдат кеби кылынма. Килешми, килен! Мулла кияү түреңдә ятса, син дөбер-шатыр аның йокысыны качырсаң, ул нигә ярый инде? Башыңа шәл салмаенча чыкма! Ирең белән, хезмәтче белән кычкырып сөйләшмә! Шул имгәк балаңны бертуктамаенча җылатма! Иртә торганда, мунчаң хәзер булсын! Кияүләр кайтканда, самавырың кайнаган булсын, коймагың пешкән булсын! Мулла кеше син дә без түгел, коймакны табадан төшә-төшә генә бир! – диде.

Садыйк абзый үзе дә кем белән эш иткәнене белсә дә, Мәрфуга абыстай аңар да:

– Син, карт, иртә торып чыгасың да: «Килен, килен, комганга су сал!» – дип кычкырасың. Берсе-берсе тире күтәреп килсә, аның белән кычкырып-кычкырып сатулашырга тотынасың. Ул элгәре ярый иде, хәзер, түреңдә кияү мулла ятканда, алай килешми, карт. Ул, беренче килгәндүк: «Бу нинди затсызлар икән!» – дип китәр. Кияү алдында кияргә дип үзеңә резинкә калуш алып кайт, дидем, син һаман әле шул кәвешең белән такт-токт йөрисең, сак булырга кирәк! – диде.

Бөтен йорт-йир, бөтен кешеләр кияү көтәргә тотындылар. Бөтен кешеләр ярты тавыш белән генә сөйләшә башладылар.

Менә түбә өстеннән өч атлы тимер ходның тузан туздырып якынлашканы күренде. Бөтен өй «жуу!» итеп китте. Мәрфуга абыстай, тагы барысына да әмерләр биреп, кызының өстенә өч-дүрт төрле ислемайдан яртышар шешә аткарып, кияү көтәргә чыкты.

Менә кыңгырау тавышы ишетелде. Авылга керделәр. Садыйк абзый, әдрәс казакиене киеп, капка төбенә чыкты; ак күлмәк, яңа чабата кигән хезмәтче капканы тотып тора башлады. Аллы-гөлле бикәчлек шәлене ябынып, килен чыгып, ишек бавыны тотты. Мәрфуга абыстай, кияү мулланы чынлабрак күрер өчен, чоланга кереп, ишекне япты.