Выбрать главу

Кыңгырау якынлашты. Капка ачылды. Шалдыр итеп килеп трантас ишек төбенә туктады. Трантастан иң әүвәл Галәү сикереп төште, аның артыннан Садыйк абзыйның кияү бүләгеннән тектергән казаки-чалбарыны, үзенең мәдрәсәдәге иске җиләнене, авылларындагы яшь мулладан алган кара бүрекне, Мәрфуга абыстай биргән өч тәңкәгә алынган читек-кәвешне киеп, шунлар өстенә бунлар биргән сәгать чылбырларыны матур иттереп салындырып, кечкенә, ябык кына кияү мулла төште. Ул, кулына тоткан кечкенә генә сандыкны күтәреп, Садыйк абзый белән күрешеп дога кылды. Аннан соң ашыга-ашыга ишеккә таба борылды. Ишек бавындагы киленгә тәһлилдән килгән яулыкны биреп, ишек артында югалды…

* * *

Икенче көнне Мәрфуга абыстай иртүк торды. Аягының очына гына басып, киленне уятып, мунча ягарга кушты. Көтү чыга башлаганны күреп, көтүгә ашыкканлыкларыны белдерер өчен кычкыра торган сарыкларны, кияү мулланы уятмасыннар дип, тизрәк чыгарып йибәрде. Үзе коймак өчен куйган апарага, тәмлерәк булсын өчен, тагы бер-ике йомырка сытты. Сумса камыры катырак кеби булганга, аңар иртәге сөтнең имчәк төбене кушып атлады. Кырга китәргә ашыгып йөри торган Галәүнең хезмәтчегә: «Малай, тизрәк бул. Атлар җик!» – дигән каты тавышыны ишетеп, камырының өстен дә капламаенча, йортка чыгып, ярты тавыш белән генә, намаз укый торган кешенең намазыны яндыштырмас өчен кеби генә иттереп:

– Галәү, Галәү! Бәбкәм, акыртын! Кияү мулладан оял! – диде. Зур чиләкләр белән мунчага дип су күтәреп кайтып, «ларт» иттереп чиләкләрене утырткан килененә каршы: – Әй затсыз, әй затсыз! Шул чикле шакылдарга ярыймы соң, кияү мулла йоклаганны белмисеңмени? – дип орышырга тотынды. Килен орышуның ләззәтенә кереп китеп, Мәрфуга абыстай аз гына үзе дә кияү мулланың барлыгыны онытып кычкырырга тотынмады.

Кояш шактый күтәрелде. Мунча өлгерде. Эссесе йомшак булсын өчен, Садыйк абзый бер-ике чүмеч кенә пар салып чабынып чыкты. Коймак кабарып йитте, сумса камыры кабарып кире кайта башлады, пәрәмәч тышлары ясалып бетеп, майлы таба да кызарга хәзерләнеп йитте. Сүрән генә иттереп аш өенең миче дә ягылды. Кияүләр өендә тавыш-тын чыкмады.

Сәгать сигез булды. Кияү мулладан элек чәй эчү әдәпсезлек булса да, Мәрфуга абыстай чәйсез түзә алмады. Ул үзенә генә кечкенә чәйнеккә чәй пешерде. Эченнән: «Аллаһе Тәгалә Саҗидәне мәхәббәтле күз белән күрсәткән булсын!» – дип дога кыла-кыла чәй эчәргә утырды, ләкин күзене кияүләр өчен акырын гына кайнап тора торган, кияү сыйларга алган ак самавырдан, колагыны кияүләрнең өйләреннән алмады.

Менә кияүләрнең өендә җан галәмәте сизелде. Әллә кемнең йомшак кына идән буйлап атлау тавышы колакка керде. Мәрфуга абыстай, тагы аягының очы белән генә басып чыгып, йортта маташа торган киленне кул изәп кенә чакырды. Киленнең килүе белән:

– Бар, тордылар бугай. Шәлеңне салып кына ишек төбенә бар, чибәр абыстаңа әйт! – диде.

Килен, зәңгәр шәлне салып, падишаһ янына кергән кеби генә калтырап, ишекне акыртын гына тартты. Ишек, бигенә бәрелеп, азрак шылтырап китте. Өйдә сөйләшкән тавыш ишетелде. Менә акыртын гына атлап ишеккә килгәнне сизенде. Ишек ярык кына ачылды. Килен кызарганрак йөздән бераз оялганрак кыяфәтле чибәр абыстайны күрде. Анларның күзләре очрашты. Саҗидә елмайды, тагы кызарды. Килен:

– Мунча хәзер, торган булсаңыз барыңыз. Тыштагы казанда ару су, эчтәге казанда юыну суы, – диде.

Бераз вакыт үтмәде, шәл ябынып, оялганлыктан күзене түбән таба төшереп, Саҗидә, казакидән, ыштан өстенә генә яланаякка кигән кәвештән мулла кияү мунчага таба киттеләр.

Анларның артларыннан ук килен бик тиз кереп урынны җыештырырга тотынды. Урынга салган тишекле сиксәнлекне алып, түшәкләрне кабарта башлады, шул арада кергән Мәрфуга абыстай, әллә ни караган кеби, киленнең кулыннан күзене алмады. Килен, шуны сизенгән кеби, түшәк япмаларыны акыртынрак, яшеребрәк алырга маташа башлады, ләкин вакытның тарлыгы белән әллә нишләп аптырап китте, каенанасының булуы тагы каушавыны арттырды. Ул, үзе сизми дә, түшәк япма астыннан әллә нинди чүпрәкләрне коеп йибәрде. Мәрфуга абыстай, шуны гына көтеп торган кеби:

– Әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһ! Аллаһе Тәгалә мәхәббәтләрене бирсен! – диде дә чыгып китте.

Килен, кызара-кызара, тиз-тиз урынны рәтләп, кичә калган чынаякларны, аш-суларны җыеп алды, идәнне себереп бетереп, самавыр кертеп куйды, һава алырга бер тәрәзәне ачты.

Менә киткән кеби үк иттереп кайтып килә торган кияү, бикәче күренде. Башыны түбән игән Саҗидә, бите кызара төшкән кияү мулла да кешедән качкан йомран кеби елт итеп кереп югалды.