Выбрать главу

Аш өендә ике таба мич буйлап йөрергә тотынды. Килен иң әүвәл сары майга гына коймакны салды. Ул кызарып өсте килгәнчә пәрәмәчләрне тутырып, Фәридә күрсәткәнчә азрак шурпа салып, анларны мичкә тыкты. Мәрфуга абыстай үзе казанда сумса пешерергә тотынды. Өйгә пәрәмәч, коймак чыжлавы белән тәмле бер ис тулды. Мәрфуга абыстай, базга төшеп, пешкән каймак алып керде. Килен беренче таба коймакны алды, пәрәмәчләрнең урыннарыны үзгәртте. Казанда да беренче салыш пешеп өлгерде. Коймакның өстенә тагы сары май салып, килен тагы шәлене ябынып, бер тәрилкә сумса, бер савыт каймак күтәреп, кияүләр ишегенә китте. Ишек ачылды. Саҗидә тагы коймак, сумсаны, каймакны алды. Килен пәрәмәчләрне ала башлады. Ул анларга тагы шурпаларыны салып, бер кулына кияү сыйлар өчен алынган пыяла савыттагы серкәне күтәреп китте. Тагы ишек шакылдады, ишек ачылып, пәрәмәч эчкә китте.

Садыйк абзый, чынаягы каты шалтырамасын дип акыртын гына куеп, чәй эчүендә дәвам итте. Аның борынына да пәрәмәч, коймак, сумсаның тәмле исләре керсә дә, кияү муллага аз булмасын дип, ул аны алырга өмет итмәде. Икенче табалар да китте, өченче табалар салынды; ул да китте. Мәрфуга абыстай «кияү муллага азрак булмаса ярар иде» дип шөбһәләнә башлады. Менә тагы сумса кертелде. Саҗидә:

– Бунда булды инде, – диде.

Калган бер ике-өч сумсадан баядан бирле карга кеби авызыны күтәреп тора торган киленнең угылына берсе, Садыйк абзыйга берсе, Мәрфуга абыстайга берсе тиде. Коймак беткәнгә, аның тәмене берсе дә татый алмады. Пәрәмәчнең тәме дә исенең яхшылыгыннан гына сизелде. Килен иртәдән бирле чәй эчмәсә дә, ул, бик тиз мичне җыеп, берсе дөгедән, берсе тавыктан, берсе кич өчен ике-өч бәлеш ясап тыкты. Садыйк абзыйның бүген суйган тәкәсенең очасыннан гына Мәрфуга абыстай үзе казан асты. Яшь тәкәнең тутырмасыны каймак, дөге, бавыр атлап үзе тутырды. Галәүнең угылы, сумсаның тәмене сизеп, тагы ашар өчен җыларга тотынса да, әбисе: «Тик тор, мулла җизнәң колагыңны кисәр!» – дигәч, ашыйсы килсә дә, ул да туктады. Садыйк абзыйның да эчендә йөгереп йөрсәләр дә, ул да, кияү муллага аш өлгермәс-фәлән дип, чыдарга булды.

Мичтә эш беткәч тә, килен, мунчаны җыеп, мунчага салган кызыллы юллы сабынны күтәреп кайтты. Ул чәй эчмәкче булып самавыр яңартырга өлгермәде, хезмәтче белән Галәү кызып-янып кайтып керделәр. Галәү йортка керү белән, хатыныны шәл ябынган көенчә күреп:

– Әллә бүген төштеңме, шәл ябынып йөрисең? Самавыр тизрәк, тизрәк самавыр! – дип кычкырды.

Мәрфуга абыстайның коты очты. Ул тагы, аяк очы белән генә басып чыгып:

– Галәү! Угылым, угылым! Акырын! (Теге өйгә күрсәтеп.) Кияү мулла бар, кияү мулла! – диде.

Сусаганнан эче кипкән Галәү, бер сүз дәшмәсә дә, дошман күзе белән түр өйгә карады. Килен үзенә дигән самавырны анларга бирде. Чәйдән соң аш ашау гадәтләре булса да, кичкә кадәр кыр эшендә ашамаенча торырга мөмкин булмаса да, Мәрфуга абыстай:

– Казан буш түгел, угылым, менә шунларны ашаңыз, – дип, бер савыт катык, кичә кияүләрдән калган бәлешнең капкачыны китереп бирде.

Галәүнең угылы: «Әти, мин дә ашыйм!» – дип, бәлеш капкачының яртысыны атасыннан алды. Галәү ачу белән, ашаганыны да сизмәенчә, катыкны бетерде. Тамак аз гына да туймаганга, ачуланган тавыш белән хатынына:

– Әллә бер-бер нәрсә хәзерләргә ярамас идеме? Өйдә ятып, аш та хәзерли алмыйлар! – диде.

Килен:

– Чү, чү, шаулама! Үзең ашадыңмы, дип сора. Кичәдән бирле авызыма бер локма куйганым, бер чынаяк чәй эчкәнем юк, – диде.

Галәүләр тагы киттеләр. Тагы өй өрәкләр төсене алды, тагы тавыш-тын бетте.

Менә аш пеште. Килен, кулыны юып, пилмән ясап алды. Кияү сыйларга алган мискидә элгәре пилмән китте, аның артыннан тавык бәлеше, аның артыннан дөге бәлеше, аның артыннан тутырма белән ит, аннан соң чия суы. Миски төбендә генә калган пилмәнне Мәрфуга абыстай Садыйк абзыйга салып бирде. Ярты төбе калган тавык бәлешенең ярты капкачыны Галәүнең угылына сындырып биреп, калганыны җыеп куйды. Ярты төбе киселмәгән дөге бәлешеннән картына бер кисәк, үзенә бер кисәк алып, киленгә ярты капкачыны төртте, өч-дүрт калҗа ит белән дүрт-биш кисәк бәрәңгесе калган итне карты алдына куйды. Үзе:

– Килен, самавырың кайнаганмы? Мулла халкы аштан соң чәй эчүчән була, – дип, самавыр куярга кушты.

Самавыр бирелде. Чәй янына Мәрфуга абыстай, лимун, әфлисунга башка, кичә пешергән алма бәлешене, Садыйк абзый алып кайткан кәнфитләрдән бер савытыны, бәлки, чәй белән кабып эчәргә ярап торыр дип, варенье янына коры йимешләр төяп керттерде. Аннан соң:

– Килен, каенатаң иртәдән бирле рәтләп чәй эчкәне юк, самавыр куй да мунчаңны барып кара. Мулла халкында кияүне бит кич тә кертәләр. Сулары бармы? Идәнне юып ал, сөлгеләрене алыштыр. Пары беткәндер, аз гына чыбык-чабык белән генә ягып ал! Тиз йөр! Кияү мулланың ашыйсы килә башлар, кичке ашны салырга кирәк, – диде.