– Сезнең сүздән чыкмыйм инде, әби, сезгә бик мәшәкать булды инде, – дигәч, Садыйк абзый да:
– Үз балаң үзеңә мәшәкать булмый, мулла кияү, гаепли генә күрмә. Кадер-хөрмәт итә алмадык, – диде.
Шуның белән Саҗидәнең төшүе җәйгә калдырылды. Җәй көне каз, үрдәкне кайдан табып булыр соң дип, Мәрфуга абыстай, анларга аталган анларга булсын дип, кош-кортны суймый калдырды.
Кышкы суыклар керде. Мулла кияү һаман, элгәреге кеби, айның егерме көнене бунда үткәрде. Ләкин һәрвакыт барып алырга уңайсыз булганга, кияү мулланың үзенең аты булмаганга, айгырны бирергә карар бирелде. Галәү, башка атларга төяп, ике йөк печән илтте. Кияү мулла үзе киткәндә, астына гына салып, ике капчык солы, атка бутарга бер капчык он алып китте.
Язга таба өсәкләрдә ашлык бетте. Кияү мулланы сыйларга он-тоз алыр өчен, сабан ашлык орлыгыны сатарга тугры килде. Орлык беткәндә, атларга бутарга он, хезмәтчегә ашатырга икмәк бетте. Чәчәргә орлык булмады.
Садыйк абзый, күп чәчүдән файда юк дип, тагы бер-ике дисәтинә йирне сатып, орлык алды. Калганына тагы, Мәрфуга абыстайның әйтүе буенча, Саҗидәгә күлмәклек алып кайтты.
Җәй булды. Саҗидәнең кызы туды. Мулла мөәззин баласы бит, мужик баласы түгел! Бала аты кушу мәҗлесенә Мәрфуга абыстай ничек тә кодагый абыстайны алдырасы килде. Иске запас беткән булганга, Садыйк абзый үз сарыкларыннан дүрт башыны суеп, илтеп сатып, мәҗлескә әйберләр алып кайтты.
Бала туе бик матур үтте. Кечкенә остазбикәгә әллә никадәр бала ашы, иксез-чиксез күлмәкләр, хәситәсенә кадарга тәңкәләр килде. Мәрфуга әбисе бик матур бишек эшләттерде, коендырыр өчен бик һәйбәт җиз таз белән җиз комган алдырды, мулла кияүгә бала бүләге дип Садыйк абзыйдан яңа читек алдыртты.
Саҗидә терелеп йитте. Туйга яңадан хәзерләнә башладылар. Мәҗлес ясарга, бүләкләр алып китәргә тагы вак-төяк нәрсәләр кирәк булганга, сер сынатмас өчен, Садыйк абзый бер атны сатмакчы булды. Чынын да, ашлыкны быел ул кадәр күп чәчмәделәр. Нәрсәгә юкка ашатып торырга! Әйткән сүз эшләнде: ат сатылды.
Туй бик шәп үтте. Алдан күрше авыл боярыннан алган повозкада кияү мулла белән Саҗидә китте, арттан дүрт йөктә әйберләр китте. Сыер, сарык, бунлар белән бергә барып керсен өчен, алдан ук йибәрелде.
Туй төште.
Кияү киткәч, йорт бераз тынганрак булып калды. Хезмәтче белән Галәүгә дә аш казаны бушады. Киленнең дә өстене-башыны юарга, керене чайкарга вакыты булды. Садыйк абзый да, шул бер елда чыгарылган малларны кертер өчен кеби, берәмләп булса да, рустан сарык алып кайтып суя башлады. Галәү, яңа гайрәт, яңа куәт белән тегермән салыр өчен, бүрәнәләр кисәргә тотынды. Мәрфуга абыстай гына иске хәленә керә алмады, ул, иртә белән чәй эчкәндә:
– Ай балалар, сез менә нинди рәхәтләнеп ашыйсыз, эчәсез, минем күңелем урынында түгел, Саҗидәм хәзер нишли икән? Мулла кияү өйдә микән? – дип сөйли башлый, яхшырак сарык суелса:
– Мескен кызым белән мулла кияү генә булмады, ите нинди яхшы, – дигән сүзе белән ашны тозлый, шәһәрдән бер-бер тансыграк нәрсә алып кайтылса, мулла кияү белән Саҗидәмә булыр дип, җәмәгатькә күрсәтмәенчә яшереп куя иде. Саҗидәләрнең авылларына баручы бер-бер хатынны ишетсә, ул, кичтән үк авыл сатучысыннан гына он алдырып, ачы күмәчләр сала, биш-алты гына вак бәлеш ясый. Садыйк абзыйдан өч-дүрт кенә лимун белән ярты кадак кына чәй китертә, янына һәйбәт кенә тавыкны тултырып, пөхтә генә төреп: «Мулла кияү дога кылсын, кызым сәламәт булсын!» – дип, бүләк йибәрә иде. Илгә-көнгә кунак килсә, ул: «Шунлар белән бергә үтәр иде, карт, мулла кияүләрне алдыру кирәк иде», – дип, картының башыны әйләндерә, кайвакытларны, беркемнән дә сорамаенча, күрше малаена өч йомырка биреп, ат җиктереп алырга йибәрә иде. Анлар килгәч, ул тагы әллә кайдан май да табып ала, пешкән каймак та була, лимун, әфлисун да чыгара иде, итсез-нисез чак булса, бер дә кызганмаенча, иртә дә, кич тә тавык суя, акча булмаса, иртүк Садыйк абзыйны йибәртеп, бурычка гына он, май, дөге, йимеш тә алдыра иде. Атна буе урманда кунып-туңып яткан Галәүгә кече атна көн мунча ягарга утын булмаса да, иртә белән, элгәреге кеби, кабартма пешерергә май, он булмаса да, мулла кияү дигәч, шул нәрсәләр һәммәсе бердән табыла, һәммәсе хәзерләнә иде.
Ләкин җәй үткән саен, бу елның былтырдан аермасы барлыгы бик беленә иде. Ун-унбиш елдан бирле төбе күренмәгән он, ашлык өсәкләреннән әллә кайчан җилләр исә иде. Сыртлары кайда икәнлеге югалган атларның да кабыргалары саналып тора иде. Һәрвакыт таза киемдә йөри торган Садыйк абзыйның да өсте майланган, Галәүнең дә оеклары ертылган, киленнең дә күлмәкләре сизерәгән иде.
Шунларны күреп, Галәү өч кеше кадәр эшли, Садыйк абзый элгәрегедән ике өлеш артык гайрәт белән сату итә иде. Ләкин килгән файда, эшләгән эш һаман уела бара, Садыйк абзыйның он алырга дигән актык биш сумы мулла кияүнең йорт тирәсенә такта алырга йибәрелә. Галәүнең өч атна маташып черткән мунчаласы да мулла кияүләрне сыйлар өчен вак-төяк алырга китә иде. Чыгыш күбәйгән саен, йорт бозыла бара, фәкыйрьләнә бара, фәкыйрьләнгән саен, йитмәгән йир күбәя бара, шул йитмәгәннәрне бетерер өчен, бигрәк кешегә күрсәтмәс өчен, бурычка бата бара иде. Яңа ашлыкка әле шактый ерак булса да, Садыйк абзыйның өе күптән бурычка он ашый, авыл кибетчесеннән чәй-шикәрне яздырып ала, мулла кияүләрне чакырырга булса, тагы бер-ике баш сарык суелып сатыла яки былтыргы тана иткә әверелә иде. Һәрнәрсә кими, һәрнәрсә эри, мал-туар азая иде.