Выбрать главу

Шул ашларның күплегенә мин шатланудан битәр курка башладым. Уйлап-нитеп, кашыкка ярдәмгә пычак сорап алып, пилмәнне дүрт-бишкә кисеп ашарга хәзерләндем. Пилмәннең эченнән ярты кадак чамасы тураган (тапамаган) иткә башка ярты суган, ярты балкашык чамасы борыч та чыкты. Пилмәннең бармактан аз гына нечкә камыр камзулыны читкә этеп, ашарга тотындым. Ашыйсы килгәнгә күрә бисмилланы әйтергә онытсам да, шуның аркасында абзыйның пилмәнене үзем генә түгел, теге «Фәзаилешшөһүр» дәге симез шәйтан берлә бүлешсәм дә, өченче пилмәннән үтә алмадым.

Абзый минем аз ашавыма исе китеп, яратмадымы әллә дип, тагы әллә ниләр китермәкче булса да, мин үзем алган кечкенә карбыз берлә авызны юарга тотынгач, ул калган унике ярым пилмәнне, алты кешегә йитәрлек бәрәңгене, кечкенә генә бала коендырудан артып калырлык шурпаны алып чыгып китте.

Мин карбыз ашап бетерергә өлгерә алмадым, минем башкортым килеп йитте. Мин, үземнең барлы-юклы әйберләремне күтәреп, капка төбенә чыктым. Бер тәртәсе озын, берсе кыска иттереп, эшлеясез камыт берлә җигелгән кабыксыз арба минем исемне китәрде. Мин, арбаның дүрт көпчәгенең дүрт үлчәүдәлегене күреп, башкорт абзыйга карап:

– Ник алдадың, арбаң бик начар ич? Буннан төшеп калмас өчен җәпле кеше кирәк, тимерле дигән буласың! (Әлбәттә, мин «тимерле арба» дигәч, үземезнең якның бай мужикларының таза арбалары дип белгән идем.) Карт ук кешесең, алдыйсың! – дидем.

Башкорт абзый суык кан берлә генә:

– Алдамыйм! Тимерле шул, күрмисеңмени? – дип, элгәре вакытта кабык кадалып куйган, хәзер кеше киемене ерту хезмәтене үти торган кечкенә генә кабык кадагына төртеп күрсәтте. Мин, ачуланасыны да, көләсене дә белми, арбага менеп утырдым.

Юлга чыккач, аты да шул арбасы кеби булды. Тигез юлда начар бара, тау менгәндә, туктый-туктый, эштән чыгара, тау төшкәндә бөтен әйберләрне коеп бетереп дулый торган [булып] чыкты. Шуның өчен теге зур пилмәннәр бик тиз селкенеп бетте. Ләкин озын сахраларда лерт-лерт сыер адымы берлә бару, борылып-борылып төшә торган тауларда тәгәрәп, мәтәкләнеп китүләр бик тиз мине туйдырды.

Мин ни эшләргә аптырап килгәндә, арттан бик яхшы атка утырган, таза арба җиккән бер башкорт егете килеп йитте. Ул минем башкорт берлә сөйләшергә тотынды. Бик тиз сүз миңа күчте. Минем кая баруым соралды. Минем теге башкорттан унике чакрымлы гына авылга баруым беленгәч, тимер арбалы башкортымның авылы мин бара торган авылдан йитмеш чакрым читтәлеге беленгәч, башкортлар арасында мине сату-алу хакында базар китте. Минем башкорт йөз утыз чакрымга бер сум егерме тиенгә килешкән булганга, шуны бүлү хакында байтак тавыш купты. Ахырдан, бунлар егерме тиендә килешә алмаганны күреп, мин, үземнән егерме тиенне кушарга булып, яшь башкортка сатылдым.

Аның аты яхшы, арбасы нык, үзе ачык булганга, юл йиңел булыр кеби күренде. Дөресте дә шулай чыкты. Утырып китү берлә, без сөйләшергә тотындык. Мин иң әүвәл теге «тимер» арбалы башкортның бер сум егерме тиенгә 130 чакрымга баруының, аннан үз авылына тагы йитмеш чакрым борылып кайтырга разый булуының сәбәбене сорадым. Яшь башкорт:

– Кунак булырмын дигәндер. Әле эш өлгермәгән – печән йитмәгән, – диде.

Мин шул бер чәй, бер аш ашар өчен 70 чакрым юлга чыккан башкортка, әлбәттә, исем китми калмады. Сүз берлә юл тиз үтте.

Без Урал тавының төбенә барып йиткәндә, кояш батарга якынлашты. Таудан агып килә торган су янында без кунарга туктадык. Шырлап ага торган чишмәдән салкын суны алып, минем юл чәйнегемә салып, ут ягып, чәй кайнаттык. Башкорт берлә, бер стаканнан гына булса да, бик кәефләнеп чәйгә утырдык. Урал тавының өсткә аварга теләп һаваланып торуы, шырлап суларның агуы, Урал буйларының зур наратлар берлә бизәкләнеп хуш исләрне таратуы, әлбәттә, безнең чәйне тагы тәмлеләтте. Чәй бетү берлә кояш та баеды. Шуны гына көтеп торган кеби, түм-түгәрәк ай, көмеш такта кеби ялтырап, Уралның теге башыннан күтәрелә башлады. Ай, үзе берлә яктылык кына түгел, тынычлык та тараткан кеби, бөтен Уралны тындырды.

Башкорт атыны рәтләгәндә, мин баш астыма бишмәтемне салып, шул ай яктысында Урал тавыны, бабайлар, бабайларның бабаларының үз тавыны карарга тотындым. Ай яктысында аның буе тагы озын кеби тоелды. Аның бормаланып-борылып киткән тармакларының очы ерактагы караңгылык берлә берләшеп китеп, тагы мәһабәтләнде, тагы зурайды. Аның өстендәге агачлар, нечкә генә бер кат караңгылык киеме киеп, тагы юанайды. Анларның яфраклары ай яктысында тагы яшел, тагы матур күренде.