Выбрать главу

Шылтырап ага торган сулар акты да акты. Анларның шул тавышларыны матур итеп йибәрер өчен кеби, әллә кая тартар кычкырырга тотынды. Аңар каршы әллә нинди бик зур тавыш берлә:

– Һөб, һөб! – дип, күрше күлдә су үгезе кычкырып куйды. (Бу кычкыручы су үгезе булмаенча, кечкенә бер корт булса да, тавышы зурга, безнең халык су үгезе дип сөйли.)

Әллә кайда сыер мөңрәде. Безнең ат айгырланып кешнәп йибәрде. Аңар каршы Урал кешнәп җавап биргәч, ул тагы гайрәтләнеп китте.

Башкорт та, минем яныма килеп, аркасына ятып, күкне, шул матур Уралны карарга тотынды. Аңар да шул матур күк, мәһабәт тау, кызлар кеби пөхтә урман, шул суларның шылтыраулары, нечкә исләренең борынны кытыклаулары, ахрысы, тәэсирсез калмады. Ул, озын гына иттереп сузып:

– Уф-ф-ф! – дип куйды.

Мин, аның шул «уф» ының мәгънәсе бардыр дип уйлап:

– Әйдә, җырлап йибәр! Җырлый беләмсең? – дидем.

Ул:

– Син җырла, синдә Казан көйләре күптер, – диде.

Сандугачлар минем асыл тавышымны ишетеп, тәменнән йөрәкләре ярылып үләрләр дип куркып, Уралны сандугачсыз, шул матур Урал буены музыкасыз калдырмас өчен, әлбәттә, җырларга разый булмадым. Башкорт та җырламады.

Без акыртын гына сөйләшергә керештек. Мин тегеннән:

– Син өйләнгәнме? Сездә туй ничек була? – дип сорадым.

Шул сөаль аның авырта торган йиренә барып бәрелгән кеби булды. Ул, тагы бик зур сулап:

– Өйләнгән! – диде.

Мин:

– Йә әле, сөйлә әле! Сездә туй ничек була? – дип, бик йөдәткәч, ул сөйләргә хәзерләнде.

Ул:

– Мин солдаттан кайттым… – дип хикәясене башлады.

Аның хикәясе гыйбрәтсез булмаганга, мин, хәзер дөньяның икенче кырыенда торганда, шуны хәтергә төшереп язарга булдым.

– Әтием бай булганга, мин, солдаттан кайтыр алдыннан, яңа итек алдым, яңа шинель, яңа куртка тектердем. Туры аткан өчен алган знакны бик матурлап күкрәккә кададым. Юл буе бөтен халык миңа гына карап килде. Станцияләрдән үткәндә, сөт сатучы марҗалар миңа көлеп калдылар. Үземнең башкорт авыллары янындагы стансәләргә йиткәч тә, мин бүрекне кыңгыр киеп чыгып йөрдем. Башкортлар, мине күргәч тә:

– Бу нинди түрә икән?! – дип әйтеп калдылар.

Мин, белмәгәнгә салынып, мыекны борып, һаман йөрдем.

Менә Оренбургка килеп йиттем. Аннан пар ат яллап, кыңгырау тактырып, тарантасның артына гына бояр төсле ятып, кайтып киттем. Юл буйларындагы башкорт авылларында:

– Бу нинди түрә икән?! – дип карап калдылар.

Менә мин авылга кайтып кердем. Бөтен авыл мине күрергә килде, һәммәсе минем шинельнең һәйбәтлегенә, знакның ялтырап торуына, төймәләрнең түрәләрнеке кеби кояшка каршы ялт-йолт итүенә исләре китте.

Әти мин юкта үлгән икән. Әни, сыер суеп, мине кунак итте. Бөтен ил-су минем хөрмәтемә бәйрәм ясады. Без өйдән өйгә кымыз эчеп, сарык ите ашап йөрдек. Аннан соң мин, күрше авылларга да барып, кунак булып килдем. Анда да үземнең киемнең шәплеге берлә исләрене китәрдем.

Менә атна үтте, ике атна үтте, мин йорт эшләрене караштыргалый башладым. Әти үлгәнчүк абый аерылып чыккан булганга, әнием баш булганга, эшне бик чуалчык таптым. Әнинең печәннәре рәтләп өелмәгән, ашлыклары рәтләп урылмаган, сугылмаган булды. Мин акрын гына эшкә кереп киттем. Эшкә барганда, шул шинельләр, курткалар берлә барырга оят булганга, мин берәм-берәм ул киемнәрне ташладым. Элгәре анларны ташлап иске башкорт киемене кию оят кеби тоелса да, бара-тора бөтенләй гадәтләндем. Ул гына да булмады, үземнең шул шинельләремне күргән саен, шунларны киюдә үземнең рәхәт табуыма исем китә башлады.

Әнием карт булганга, шул зур йортны күзләп килергә кеше кирәк булганга, мине өйләндерергә уйладылар. Мин үзем дә чит күрмәдем. Элгәре күрше авылдан, мишәрдән алырга теләдем. Мишәрләрнең кызлары зур, тулы, матур була. Ләкин әниләр, карендәш-кабилә: «Сасы мишәрдән алырга ярыймы соң!» – дип, бик каршы килгәч, анлар юлына төштем. Үземездән сигез чакрымлы бер бай гына башкортның кызыны килештек. Туй булды.

Безнең башкорт гадәте буенча, кызның атасы-анасы берлә күрешүдән элек, кыз берлә күрешергә ярамый. Ата-ана берлә күрешер өчен, кызның анасына төлке эчле камзул, атасына постау җилән бирергә кирәк һәм дә кызның калымыны тутырырга кирәк. Шуның өчен егет берлә кыз арасында аталарыннан яшереп күрешү китә. Шул эшләрдә җиңгиләрнең ярдәменнән башка булмаганга, җиңгиләргә дә әллә никадәр бүләк бирелә.

Менә минем дә туй үтте. Мин, кызны күрергә дип, атка атланып киттем. Җиңгине күреп, аңар зур йон яулык бирдем.