Кояш батар алдыннан, башкорт гадәте буенча, авылның бөтен кызлары берлә минем бикәчем дә урманга китте. Мин шул ун-унбиш кыз арасыннан үземнең бикәчемне танып алырга тиеш. Әгәр үз бикәчең дип башканы тотсаң, бик зур оят була; егетнең булдыксызлыгы беленә. Кайвакытта камчы берлә сабак та укытыла. Күрмәгән, белмәгән кызлар арасыннан ничек танып алырга кирәк? Монда да, әлбәттә, җиңгиләр ярдәменнән башка булмый.
Кулдагы кәнфит, прәннекне күтәреп, куендагы бикәчемнең башына ябарга дигән ефәк яулыкны саклап, мин кызлар артыннан киттем. Җиңги биш-алты тишекле тәңкә бәһасенә минем бикәчемнең күлмәге сары икәнене әйтте. Кызлар бөтен тарафыннан вак кына нарат урманы берлә чормалаган бер аланның читенә туктадылар. Мине күргәч, барысы да яулыкларыны каплаштылар. Үзләре кых-кых көлешә башладылар. Мин шул кызларның иң артында утырган сары күлмәкле кызга ефәк шәлне яптым. Кулым берлә аны тотыйм дип сузылырга өлгермәдем, ул торып чабарга тотынды. Мин аның артыннан киттем. Ул азрак чаба алмады, мин аны куып йитеп, камчы берлә суктым. Бикәчем туктады. Ул куллары берлә күзене, йөзене томалады. Мин аның кулларыны йөзеннән аерып алып үптем. Шуннан, кочаклап алып барып, аны бер нарат төбенә утырттым.
Баеп килә торган кояшның моң гына яктысында мин бикәчемне карарга тотындым. Аның кап-кара сачләре, кара күзләре, түгәрәк йөзләре миңа матур да күренде; ләкин аның йөзендәге, күзендәге балалыгы минем исемне китәрде. Аның ун-унөч яшендә генәлекене белгән булсам да, мин аны һәрвакыт зур, йитеп беткән кыз дип уйларга өйрәнгән идем. Аның йөзе генә түгел, бөтен әгъзаларыннан да балалыктан башка нәрсә тапмадым. Күкрәк дигән нәрсә үсә дә башламаган иде; кул-аяк тулырга да тотынмаган иде. Мин әллә кайчаннан бирле уйлап йөргән шул көнгә ирешкәч, аны кочарга, сөяргә, үбәргә тотындым. Ләкин ул шунларның берсенә дә каршы миңа җавап бирмәде. Алай гына да түгел, ул һаман миннән йөзене яшерүене бетермәде. Мин, үземнең иптәш егетләремнән әүвәлге күрешүнең ничек булганыны ишеткәләгәнгә, бик күбесе үзләренең бикәченең караңгы төшеп, төн булып йиткәч, аерыласы килмәенчә еглаганыны да белгәнгә, минем бикәчемнең шулай суык кылынуына азрак гаҗәпкә калдым. Ләкин аннан әллә нинди мәгънәләр чыгарып торырга өлгерә алмадым, безгә аерылырга вакыт йитте. Мин тагы кысып кочаклап үптем. Ул бу юлы да миңа каршы җавап бирмәде. Мин, айгырыма атланып, камчы берлә сугып, күз ачып күз йомганча, өйгә кайтып йиттем.
Иртәгесен тагы вакыт йитү берлә киттем. Бу юлы аның берлә сөйләшергә, серләшергә булып киттем. Җиңги мине, каршы алып, бикәчемнең яткан келәтенә кертте. Ул тагы минем сөюләремә каршы бертөрле дә җавап бирми башлады. Мин бераз шөбһәләндем. Мин аның берлә сөйләшергә тотындым. Сүзеннән дә бер дә артык мәгънә таба алмадым. Ул бөтен куллары, аяклары берлә бөтәрләнеп ятканга, миңа иркенләп кочарга, үбәргә дә ирек булмады. Мин, шуңар бераз ачуланып:
– Син ник болай кылынасың?! – дидем.
Ул, миңа карамаенча:
– Син марҗалар берлә әллә нинди оят эшләргә солдаттан өйрәнеп кайткан! – диде дә тагы бер сүз дәшмәде.
Минем күңелем шөбһәләнеп китте. Шулай итеп, берәр атна мәгънәсез вакыт үтте. Мин аннан бер көләч йөз, сөю әсәре күрмәдем.
Бер иптәшемә серне сөйләдем. Ул миңа:
– Аның тыпырчынуына, тырмашуына карамаенча, аны үз хатының яса! – дип киңәш бирде.
Шул киңәш буенча мөгамәлә кылсам да, минем бикәч элгәрегедән бозылды. Ул элгәре бер дә минем берлә сөйләшмәде. Ахырдан, мин алган юлымнан барасымны күргәч кенә, ул:
– Зинһар бул, шул солдаттан өйрәнеп кайткан оят эшеңне кылма! – дип ялынырга, ялварырга, егларга тотынды.
Бикәчле кияү булуның бөтен кәефе китте. Мин рәхәтләнеп бер төн уздыра алмадым. Кайвакыт ачуым килеп, аның еглавына-фәләненә карамасам да, аның күз яше минем шул матур көннәремне зәһәрләде. Мин, бик өметсезләнеп, әнигә дә сөйләдем. Ул әллә кемнәрдән өшкертеп китертсә дә – файда чыкмады.
Көн үтте, атна үтте, ай үтте; мин һәр көнне, кич булу берлә, айгырыма атланып китеп, барып кунып, таң ату берлә кайтып-китеп йөрсәм дә, күңелем канәгатьләнмәде. Мин яңадан өйләнергә-фәләнгә, моны аерырга дип уйлый башладым. Әни: «Сабыр ит, сабыр ит!» – дисә дә, күңелемнән өйләнергә карар бирдем.
Бер төнне бикәчем бик ачуны китергәч:
– Син ни эшлисең? Шулай ярыймыни? Мин хатын кирәккә өйләнгән! – дип, тегеннән үземнең разый түгеллегемне белдердем. Шуңар гына аның исе китмәгәнне белгәч: – Алай булса, мин икенчегә өйләнәм! – дидем.
Шул сүз аны бөтенләй үзгәртте. Ул егларга, еглапеглап ялынырга тотынды. Аның берлә генә дә калмады, мине үбәргә, кочарга, сөяргә тотынды. Мин аптырап калдым. Аның теле ачылып: