– Мин сине бик сөям! Шул солдаттан өйрәнеп кайткан эшең булмаса иде, тагы сөяр идем! – диде.
Мин, кызгануданмы, тагы яңадан өйләнү уены куйдым. Ирле-хатынлы булып рәхәтләнеп тора алмасам да, бара-тора әллә рәтләнер дип, калымны да тутырдым. Атасы-анасы берлә дә күрештем. Ләкин бикәчем һаман үзгәрмәде. Мин аны өйгә төшердем. Әни үзене яратты. Сыер, бияне саварга әллә кайчан өйрәнгән, кымызны да ясарга өйрәнгән; аш, икмәк пешерә дә белә, ләкин шул үзе һаман балалыгыннан чыкмый!
Мин, бөтен яшьлегемне харап итмим дип, Борҗан хәзрәткә өшкертергә алып бардым. Бик һәйбәт бер ат бирдем. Ләкин бикәчем үзгәрмәде. Шуннан соң, солдатта вакытта бергә хезмәт иткән бер фельдшер – таныш урысым бар иде, Троицкиның теге ягында тора. Ат җигеп шунда барып, дүрт йөз чакрымнан аны эзләп табып, серне сөйләдем. Ул аптектан алырга әллә нәрсә язып бирде. Өч йөз чакрым булса да, Оренбургка барып, шул даруны алып кайттым. Аннан да файда булмады.
Менә хәзер инде өйләнгәнемә дүрт ел булды, бикәчем һаман шул минем ирлегемне солдаттан өйрәнеп кайткан, кирәкмәгән бер эш дип ышанудан күчә алмады. Инде ни эшләргә белмәенчә торам: өйләнсәм – аны кызганам, өйләнмәсәм – тагы вай! – диде дә туктады. Үзе тагы озын гына итеп сулап куйды.
Түгәрәк ай болыт астына кереп китте. Сөйләүченең йөзе кеби, күк йөзе дә караңгыланды. Тау тагы зуррак кеби күренде, агачлар тагы юанрак кеби сизелде. Караңгылык, йомшак куллары берлә, бөтен Урал буены каплап алды. Башкортның авыр сулавы берлә тартар тавышыннан башка бернәрсә дә шул монды тынычлыкны бозмады.
Менә тагы башкорт, әйләнеп ятып, авыр суларга тотынды. Ат та, иптәшенең кайгысыны сизгән кеби, моң иттереп кешнәп куйды; урман аннан да моң иттереп җавап бирде. Ай болыт астыннан чыгып, бөтен тауларны, агачларны, сузылып яткан иптәш башкортымны ап-ак нуры берлә коендырды. Безнең күзләр берләште. Ул, миннән киңәш көткән, мәслихәт көткән кеби, күзене тутырып карады. Мин, ни әйтергә белми аптырап калып, борылып яттым.
Иртәгесен без башкортның өенә барып йиттек. Башкорт мине бик сыйлады. Мин кымыз, ит ашауны да онытмасам да, теге хикәянең каһарманы – киленне дә күземнән качырмадым. Кечкенә генә, 14–15 яшьләр чамасында, кара чәчле, кара күзле, зур калуш кигән бер бала самавыр керткәч тә, мин, «шулмы?» дигән кеби иттереп, сөальле күзем берлә башкортка карадым. Башкорт мине аңлады. Ул, башыны чайкап:
– Ие! – дип җавап бирде.
Шул баланың нечкә кулларыны, йителмәгән тәннәрене, әллә нинди карт бала төсе чыккан йөзене күргәч тә, шул тормышның трагедиясенең сәбәпләрене тәмам аңладым.
Мин киттем, башкорт һаман әле шул бала хатын берлә калды. Шул бала аның солдаттан өйрәнеп кайткан гөнаһларыны аңлый башладымы, юкмы? Әллә үзе, шул баланы хатын дип тотудан туеп бетеп, үзе кеби таза-нык хатын алдымы? Белмим.
Бу хикәянең башкорт туены язганда хаталарым булса, белгән кешеләрдән шул хаталарымны күрсәтүләрене үтенәм. Хаталар әһәмиятле булса, икенче нәшерендә төзәтергә вәгъдә бирәм.
Көтелгән бикәч
Вәли мәхдүмнең кечкенә малай вакытында әтисе, кунактан кайтып:
– Угылым, синең бәхеткә Габдерахман хәзрәтнең авыру кызының колагыны тешләдем. Бәхетле икәнсең, терелде! – дигән сүзенә ул әллә никадәр хурланды. Аягыны тибеп-тибеп:
– Мин өйләнмим! Мин шәкерт булам! Мин зур мулла булам! – дип кычкырып еглады. Туталарының, мыскыл итеп:
– Габдерахман мулла кияве! – дигән сүзенә дә хурлана-хурлана алар берлә талашты, сугышты; битләрене тырмады, чәчләрене йолкыды. Кунакка килгән мулланың бундан зур малае да моны:
– Кияү-мияү! – дип мыскыл итүенә чыдый алмаенча, аның яңа кәләпүшене пычракка ыргытты; аның битенә туфрак та сипте. Су коенып кайтканда оршышып киткән күрше малайлары берлә дә шуның хакында әллә ничә сугышты. Үзләренә килгән кунак хатыннарының:
– Менә сиңа Лулуны алып бирәләр инде! – дигән сүзеннән хурланып, чәй яныннан торып та китте. Әнисе берлә ашка барган йирендә шуны сөйли башлагач, ул акырып еглап чыгып та китте. Ләкин һичберсе аны «Лулу кияве» дип үртәүдән туктамады; һичбер урам малае «кияү-мияү» дип мыскыл итүдән айнытмады. Ул кай көннәрне көн буе әллә ничә йирдә аның тәмле уеныны шул «кияү» дигән сүз берлә бозганга, аның шул матур кәефене шул сүз – оят сүз берлә йибәргәнгә, төннәрене үзе белгән догаларны укып, шул кызның үлүене теләде. Шул Габдерахман мулланың бетүене, исеменең онытылуыны, шул малайлар, хатыннар, зур кешеләрнең үртәүләре бетүене Алладан сорады. Күз яшьләре берлә шул теләүнең хаклыгыны ныгайтты.
Ләкин дога кабул булмады. Сөйләүчеләр һаман сөйләде, үртәүчеләр һаман үртәде. Вәли мәхдүм шул оят «кияү» дигән сүздән газап чиккәннән-чикте. Аның бәхетсезлегенә каршы, тагы йитмәсә менә, Габдерахман хәзрәт тә килде. Әллә никадәр муллалар арасында, чәй эчкәндә, Вәли мәхдүм кайнар коймакны күтәреп чыгарганда, Вәли мәхдүмгә карап: