– Мулла Нигъмәтулла, минем кызны шул угылыңа колагымы тешләдеңме? Шәп егет икән. Кил әле, мәхдүм, тәңкә бирим әле! – диде.
Ул шул сүз берлә Вәли мәхдүмнең ябылып килә торган ярасыны тагы уятты. Вәли мәхдүм, тәңкәне алу кайда – тәрилкәне куяр-куймас, кып-кызыл ахак кеби булып чабып чыкты. Беркемгә дә күренмәенчә, печәнлеккә менеп ятып, печәнлекнең түбә ярыкларыннан керә торган кояш нурыны карап-карап, үзенең шул бәхетсезлегене уйларга тотынды. Үзене шулкадәр мыскыл иттерүче әтисенә үч итәр өчен, үзене шулкадәр үртәүче апаларына күз яше агыздырыр өчен, ул үләргә уйлады. Ул үзене үлгән иттереп күрә башлады. Менә әтисенең, әнисенең, апаларының еглавыны күргән кеби булды. Ул анларның шул җинаятьләре өчен җәза күрүләренә шатланып көлеп тә китте. Алладан тагы үлүене, бүген үк, хәзер үк үлүене теләргә тотынды. Алла тагы догасыны кабул итмәде. Үртәүчеләр һаман туктамады.
Вәли мәхдүм үсте. Ул хәзер сарыф та укырга тотынды. Ләкин аның берлә бергә, аннан калмаенча, моның кияүлеге, моны шул сүз берлә үртәү дә үсте. Аны инде өйдә, урамда гына түгел, мәдрәсәдә шул сүз берлә кызарта башладылар. Малайлар гына түгел, зур шәкертләр дә:
– Лулу кияве! – дип үрти башладылар.
Ул Габдерахман хәзрәткә, Лулуга, үзенең шул язмышына кырык мәртәбә ләгънәтләр укыды, кырык мәртәбә әтиләреннән үч алырга вәгъдәләр кылды. Ләкин көн үтте, көн үткән саен, Вәли мәхдүм үсте; ул үскән саен, теге уй аны ташламады.
Менә дәрес «Шәрхе мулла» га да йитте. Ул шул көлүләргә, үртәүләргә бигүк әһәмият бирми башлады. Ул хәзер, элгәреге кеби, «кияү-мияү» дигән тавыштан куркынып качмый башлады.
Менә беркөнне аны мәхдүм итеп кияү берлә кыз янына иртәнге чәйгә чакырдылар. Шул чакыру, аңар тагы үзенең теге Лулу вакыйгасыны исенә төшереп, кәефене йибәрсә дә, ул ашка китте. Аны, аның берлә тагы берничә бай малаены зур, һәйбәт кияү өенә керттеләр. Исле май исе берлә тулган, күбрәк тәрәзәләре капланып, ярты караңгы ясалган бүлмәләр, әллә нинди сер саклар өчен ясалган кеби тора торган калын пәрдәләр, акыртын гына качып йөргәндә аяк тавышыны ишеттермәс өчен, бөтен тавыш-тынны үзенә генә сеңдерергә кеби җәелгән паласлар әллә нинди үзенә бертөрле тәэсир итте; Вәли мәхдүмнең сеңерләреме киерми, аны әллә нинди курку берлә шатлану арасында бер хиснең баскычына бастырды. Пөхтә киенгән үз мәхәлләләренең бай угылы кияүне күрү аны каушатты. Зифа гына буйлы, нечкә генә билле, көләмчән йөзле бикәчне күрү аны кызартты. Ул, кып-кызыл булып, урынына утырып, ясаган чәйне эчәргә тотынды. Әллә никадәр кәнфитләр, чәкчәкләр, башка ашлар берлә тулган өстәл дә аның дикъкатене җәлеп итә алмады. Ул, башыны күтәрмәенчә, алдындагы чикләвекне ашарга, ясаган чәйне чөмерергә тотынды. Кияү:
– Мәхдүм, аша! – дисә дә, ул кәефене боза алмады.
Теге малайлар да күп сөйли алмаганга, барысы да әллә нинди зур бер оят эш эшләгән кеби, әллә нинди бер хис астында изелделәр, бөтен мәҗлеснең тәме булмады. Кияү, шул кәефсезлекме таратыр өчен кеби:
– Менә сезгә машина уйнатыйм әле, – дип торып китеп, озак кына борып уйната башлады.
Вәли, машинаны карар өчен, башыны күтәрде. Аның күзе, машинадан элек, чәй ясап маташа торган бикәчкә төште. Ул аның озын керфекләренең күзене нурландырып торуыны, битенең уртасының аз гына эчкә таба уелып керүене, калфак астында чем-кара саченең кара урмандагы җансыз күл кеби томрап торуыны карарга тотынды. Аның колагы музыка тавышыны ишетсә дә, күзе шул бикәчтән алынмады. Ул бикәч аңар бик матур, бик зифа, бик пөхтә тоелды, ул оҗмахтагы хур кызы кеби, аннан да матур кеби күренде. Аның күңеленә келт итеп Лулу төште. Беренче мәртәбә ул шул фикер килгәндә оялмады, кызармады.
Аның уе Лулуга күчте. Ул да шул бикәч кеби матур, шул бикәч кеби пөхтә, шул бикәч кеби нәзек булып, күз алдына килеп басты. Вәли мәхдүм:
– Ул минеке, ул, шулкадәр матур Лулу минеке! Ул бервакыт, менә шул кыз кеби, минем бикәчем булачак! – диде. Шул уй бу юлы аңар, оят тоелу кайда, хәтта кәефле кеби дә булды. Шул уй аны көн буе ташламады. Кич берлә ул Лулуны төшендә дә күрде. Ул әллә нинди нечкә генә пәрдә берлә капланган кеби томан астында төсле тоелса да, аның озын керфекләреннән нур чәчелгәне күренгән кеби булды. Ул шул төшкә шатланып уянды, шул томанлырак Лулуның сыны аның күз алдыннан китмәде. Габдерахман хәзрәт тә аңар якынрак кеби күренә башлады. Ул шул Лулуны уйлап, шул Лулуны бикәче иттереп уйларга тотынды. Аннан соң аны хатыны иттереп, аннан соң Лулуны остазбикәсе иттереп тә уйлады. Аның күңелендә, әллә нинди, Лулуны күрәсе килү уе туды. Ул шул аны күрү уе берлә авырды. Ахырдан, уйлап-уйлап, Лулуның моннан дүрт йөз чакрымдагы бер шәһәрнең хәзрәтенең кызы икәнлегене хәтерләп, анда барып булмаулары, фәләннәре – һәммәсе күз алдына килеп басып, аны бераз тындырды.