Выбрать главу

– Тыр-р!..

Вәли, сикереп төшеп, әлеге уйдан аерыла алмаенча, ишеккә таба борылды. Ишекне ачу берлә ул, аны «үлием» дип көтеп тора торган Лулуның аягына егылмакчы, аның нечкә кулларыны кысмакчы, аның ут кеби кызу авызыны үпмәкче булды.

Ишек ачылды, ишек ябылды, чаршау селкенде. Вәли: «Лулу!» – дип әйтергә өлгермәде. Күз алдына: зур табак битле, калын куе кашлы, кечкенә күзле, утын кеби зур куллы, чүмәлә кеби зур тәнле бер хатын кулыны сузды.

Вәлинең күз алды караңгыланды… Аның теге хыял кызы моның янына килеп басты. Ул, Вәлигә карап:

– Менә шуның өчен Коръән-хафиз кылдың, шуның өчен мәдрәсәдә изелдең, шуның өчен Гарәбстанда өч ел тордың, шуның өчен, әллә ничә мәртәбә тугры килгәндә файдалана алмаенча, гыйффәтеңне сакладың! – диде.

Вәли, ни дигәнене белмәенчә, әллә нинди, бөтен дөньяны куркытырлык тавыш берлә:

– Лулу! – дип кычкырды да егылды. Аның йөрәге ярылды.

Икенче көнне шәһәрнең бөтен мәсҗедләрендә Вәли хафиз рухына тәһлил намазы укылды.

Шәкерт абый

– Сафа мөәззинне, ахирәт, куып чыгаргансың дип сөйлиләр. Кыз сорарга килгән кешене шулай итәргә ярыймыни? – дип, Гөлҗамал абыстай үзенең ахирәте Гайниҗамалга сөальле иттереп карады да чәйне ясарга тотынды.

Самавыр чыжлавы астында Гайниҗамал абыстай уйга калган кеби:

– Шулай иттем шул, ахирәт, – диде дә туктады.

Гөлҗамал абыстай, ишек төбендә борыныны пышкылдатып, әбисенең бернәрсә биргәнене көтеп тора торган килененең угылына күмәч кисәге илтергә бара-бара:

– Ник алай иттең, ахирәт, яхшы йирдән килгәндер бит? Кызыңның бит, әлхәмделиллаһ, яше йиткән. Кызлар бит бу елда егермедән үтсә картка исәпләнә башлый, – диде дә, борылып кайтып: – Чын, ник куып чыгардың? – диде.

Гайниҗамал абыстай:

– Мин шул мәхәббәтсез мөәззинне яратмыйм! – диде дә тагы туктады.

Гөлҗамал абыстай ахирәт дустының күзенә керергә теләгән кеби вә, кереп, шуның эчендә серне күрергә теләгән кеби иттереп карады. Шул күз карау астында Гайниҗамал абыстай бераз кызарып та китте. Ул, ахирәт дустының шул сүзсез сөаленә җавап биргән кеби:

– Була бит шундый, кайсы кешене пәриең сөйми, – диде дә, алдаганыны үзе дә белгән кеби, тагы кызарды.

Гөлҗамал абыстай:

– Бу бит кеше аңларлык түгел. Үзе сезнең шактый якын карендәш тә түгелме соң? Андый-бундый эш булган дияргә, ул – бала-чага атасы, син тагы, әлхәмделиллаһ, угыл-кыз йиткергән кеше. Юк, ахирәтем, син миннән әллә нәрсә яшерәсең. Ахирәт шулай буламыни? Ахирәттән сереңне яшерергә китап та кушмаган диләр. Бир чынаягыңны, чәй тәмсез түгелдер бит? Әле карт моны яңа чәй дип алып кайтты, – диде.

Гайниҗамал абыстай:

– Юк, ахирәт, юк, синнән нәрсә яшерим! Яшерерлек эш юк… – диде.

Аның сүзене тәмам итәргә бирмәенчә, Гөлҗамал абыс-тай:

– Югын юк та, куып чыгаргансың. Баш коданы куып чыгарыр өчен, ахирәтем, миннән яшерәсең яшерүен дә, бик зур сәбәпләр булырга кирәк, бик зур сәбәпләр, – диде.

Гайниҗамал, чәене бераз эчкәннең соңында:

– Мин, шул, шул мөәззинне күрәсем килми. Яшьтән күңелем җәрәхәтләнеп калган! Шуның өчен, шул, чыдый алмадым.

– Ни булды соң, ахирәт?

– Юк, булуын бернәрсә дә булмады… Ничек сөйләргә дә белмим инде, сөйләрлеге дә юк… Ярар инде, ахирәтем, шулай калсын, сөйләтмә инде.

– Сөйләргә теләмәсәң сөйләмә, ахирәтем. Мин ахирәтеңнән яшерерлек зур эш бардыр дип белми идем.

Шул сүзнең артының шөбһәле төсле бетүе Гайниҗамал абыстайны бераз кызартып, уйга калдырды. Ахирәтенең шөбһәсе аның, бер яктан, ачуыны китерде, бер яктан, хурландырды. Ярты ачуланган тавыш берлән ул:

– Ярый, алай булса, сөйлим, ахирәт, дәртең почмаклансын, – диде. – Югары оч янмас борын безнең әтинең йорты хәзерге Галәү тегермәненә чыга торган тыкрык буенда иде. Артымыз суга төшкәнгә, су буенда әни мәрхүм, әллә никадәр түтәлләр ясап, кыяр, кишер, чөгендер, кәбестә утырта иде. Тыкрыкка каршы ягында, әнә хәзер таллар бармы, шунлар урынында, безнең әтиләрнең мал-туар йорты иде. Былтыр Әхмәтсафаның кәҗәсе төшеп үлгәч күмелгән кое – ул безнең бабайдан калган кое иде. Ул вакытта бөтен авылда суының тәмлелеге, суыклыгы берлән дан тоткан иде. Урак өстендә уракка китүчеләр, су алыр өчен, юлаучылар кеби тезелеп көтеп торалар иде.

Безнең әтиләр, бай булмаса да, таза иде: чиләк-чиләк балымыз өзелми, он-тоз өсәгенең төбе күренми иде; мал-туар күп, ашлык мул иде. Заманасымы башка иде, ахирәт, йиреме башка иде, һәр елны ашлык йимерелеп үсә иде. Һәр елны кар төшәр алдыннан гына, көчкә-көчкә генә кырдан керәләр иде. Кыш буе хатын-кыз киндер, алача суга: кызлар тугый, челтәрли иде. Мәдрәсә ул вакытта да бар иде. Ләкин хәзерге кеби калай башлы түгел; әнә хәзер Миңлевәлиләрнең мунчасы бармы, әнә шуның урынында!.. Хәзрәт үзе дә укыта, хәлфә дә китертә иде. Ләкин, хәзерге кеби, кызлар сабакка йөрү юк иде. Әллә күрше авылларда булгандыр да, ләкин безнең хәзрәтнең остазбикәсе андый түгел иде. Мәрхүм, Алла разый булсын, китап сөйләгәндә дә хәзрәтеннән өйрәнеп чыга диләр иде.