Выбрать главу

Менә мин сигез-тугызга йиткәндә, беркөнне безгә бер егет килде. Мин – әле ул вакыт яланаяк чабып йөри торган бала! Аннан әни дә качмады, җиңгиләр дә качмады. Ул вакытларда бит әле муллалардан, каенаталардан гына качалар иде. Безнең җиңгиләр аңар «Шәкертҗан агай» дип тә йөри башладылар. Менә, ни булгандыр, ул егет мәдрәсәгә күчте. Кайдандыр, хәтеремдә калган, ул безнең әтиләрнең якын карендәшләренең угылы икән дә, безнең авылның мәдрәсәсенә хәлфә булып килгән икән. Егет һәр көнне кеби безгә килә башлады. Таба ашы пешерелдеме – ансыз ашалмады; кунак-төшем булдымы – ул чакырылмый калмады. Әни аңар «Шәкерт» дип йөргәнгә, җиңгиләр «Шәкертҗан агай» дип йөргәнгә, мин «Шәкерт абый» дип йөри башладым.

Безнең әти ашлы-сулы кеше булганга, безнең әнинең кабартмасы, коймагы, кыстыбые, бәлеше, кулламасы данлыклы булганга, кунактан өзелеп тормый идек: шәһәргә бара торган мулла бездә кич кунып китә, базарга бара торган мөәззин бездә ат ашата иде. Ил-көн дә бай булганга, туйлар да хәзерге кеби түгел иде: коданы бер атна сыйлыйлар, кода булып бер атнага баралар иде; туйга куелган бал, сыра бөтен авылга эчерелә иде. Дөньясы ук ул вакыт, ахирәт, башка иде. Безнең җиңгиләрнең әнигә ләм-мим дип әйткәннәрене мин ишетмәдем. Хәзер безнең киленнәр берлән сөйләшеп кара! Бер сүзеңә ун җавап табарлар.

– Шулай, ахирәт, шулай. Әле бит яшь киленем каенсеңлесе берлән орышышырга тотынган. Кайчан төшкән, кайчан килгән бит, орышышырга өлгергән. Бу ел, ахирәт, аналарының сөте берлән үк явызлыкка өйрәнәләр.

– Шулай, ахирәтем. Менә, шулай итеп, бу шәкерт абый безгә ияләште. Аны һәммәмез яраттык. Мунча яккан көнне аны мунчага чакыра идек тә, мунчадан соң ул имам торып әтигә намаз укыта иде. Намаздан соң сузып кына Коръән укый иде. Без һәммәмез бик ихлас берлә тыңлап тора идек; бергә дога кыла идек. Күп вакытта әти шуннан соң аңа сәдака бирә иде; әни һәйбәт май берлән чәй эчертә иде. Мин бердәнбер кыз булганга, билгеле, иркә идем. Самавырның янына гына килеп утыра идем дә чәй эчә идем. Шәкерт абый миңа май бирә, күмәч бирә, мине сыйлый иде. Ул мине сөя, мине ярата иде. Беркөнне ул минем курчакларга аллы-гөлле, алтынлы-көмешле кәгазь берлән бик матур, кызыллы-аллы, кош төсле прәннек тә китерде. Аның перәннеге әллә ничә айга кадәр курчак кунагы уйнарга йитте. Мин аны һәрвакыт курчак уйнаганда, кыз биргәндә генә бирә торган аш иттереп йөретә идем. Менә беркөнне карт җиңгиләрнең агалары кунакка килде. Анларның миннән бер-ике яшьлек кечкенә генә угыллары бар иде. Ул, малай булса да, кызлар арасында үскәнгә, курчак уйный белә иде. Менә без аның берлән курчак уйнадык. Кунакка чакырыштык, кыз бирештек. Иртә берлән мин торсам, прәннек юк. Мин еларга тотындым. Әни килде, җиңги килде; теге малайны кыйнадылар; ләкин прәннек кайтмады. Мин балавыз сыгып утырганда, менә теге Шәкерт абый килеп керде. Ул, минем ни өчен елаганымны белгәч тә, элгәре ул прәннекнең шулкадәр озакка баруына исе китте. Аннан соң ул чыгып китеп, бераз торып, миңа тегеңәрдән дә матур бер прәннек китерде. Шуннан соң мин аны сөя башладым; аңар ияләштем, үзләштем. Ул да, шуны сизепме, килгән саен курчакларның хәлләреннән сораша, прәннекнең нишләвене белешә башлады.

Мин прәннекне ашамый килсәм дә, беркөнне әллә нигә бик тәмле төсле күренгәнгә, кырыеннан тычкан кимергән кеби генә каптым. Авызыма әллә нинди хуш ис керде; тел өстемдә прәннек эреде. Авызымнан шул тәмне бетермәс өчен, тагы аз гына каптым. Авызым тагы тәмләнеп китте. Никадәр авызымнан шул тәмне бетермәс өчен тырышсам да, тагы теге тәм бетте, тагы кабарга тугры килде. Шулай аз-аз гына каба-каба, карасам, прәннек яртыга калган. «Буның берлән нишлим», – дидем дә ашап бетердем. «Үзе егылган бала егламый» диләр, прәннек кызганыч булса да, әни орышыр дип егламадым.

Менә берәр атна вакыт үтмәде – Шәкерт абый минем прәннек беткәнне белде. Ул:

– Кая китте, кая? – диде.

Мин кызардым. Ул, аңлады булырга кирәк, миннән сорап тормады, тагы прәннек китерде. Безнең дустлык тагы ныгыды. Мин курчак уйнаганда, үксез балаларны ашата торган, орышышкан кешеләрне килештерә торган «Шәкерт абый» атлы тагы бер курчак керттем. Туйларда, мәҗлесләрдә аннан яхшылыклар кылдырдым.

Менә беркөнне әти хәзрәтләрне чакырды. Ул вакытта хәзрәт, мәрхүм, Аллаһе Тәгалә разый булсын, Шакир хәзрәт иде. Мин дә шунда булганмын, ахры, ансыны рәтләп белмим, ахырдан гына хәзрәт: «Шәкерт абыйсыннан сабак укырга ярый, язу гына өйрәнмәсен», – дип әйтә диделәр. Мине: «Сабак укый, Шәкерт абыйсыннан сабак укый», – дип сөйли башладылар. Һәммә кешенең кызыгып сөйләгән шул сабак уку мине бераз һаваландырды. Сабак укуның нәрсә икәнене белмәенчә генә, мин шул көнне көтә башладым. Ул вакытларда хәзерге кеби түгел, сабак чын сабак иде. Хәзерге безнең киленнең балалары кеби, «Арба, чана, сука, тырма» укымыйлар иде, китап укыйлар иде. Шуның өчен, хәзерге кеби, авыл сатучысында, мәктәптә ул китап юк иде; шәһәргә барырга кирәк, аннан алырга кирәк иде. Менә китап та булды. Мин сабак башладым. Курчак дәрте бөтенләй сабакка күчте. Мин көне-төне укый башладым. Белмәгәннәремне сорап, әни-җиңгиләрнең башыны әйләндерергә тотындым. Минем сабак бик алга китте: өч-дүрт айда иҗекне сукалый башладым. Икенче елны Коръән укып «Йосыф китабы» на кердем. Өченче ел укысам, бәлки, хәзерге мулла хатыннарыннан ким булмас идем, Шәкерт абый, укырга дип, шәһәр мәдрәсәсенә китте. Мин, йитешлегем аркасында язу танып калсам да, мәгънәле китапка керә алмадым. Тагы мин курчакка кайттым, тагы курчак уенына баттым.