Выбрать главу

Җил берлән тәрәзә шакылдап китте. Минем күз алдыма тагы Дөбрән Хәяты килеп басты. Мин дерелдәп, каушап киттем. Шуны күрепме, әти берлән бик тәмле сөйли торган Шәкерт абый:

– Син дә бундамыни, Гайниҗамал? Кил әле бунда, кил! – диде. Минем ачуым бердән язылды. Шәкерт абый, минем баштан сыйпап, күземә карап торганның соңында: «Зур булган инде», – диде.

Әни дә:

– Утыр, кызым, чәй эчәмсең? – диде.

Мин әнигә «ие» дигән күз берлән карадым. Безнең әни, мәрхүм, үзе каймаксыз чәй эчмәгәнгә, һәр кешегә каймак салып ясый иде. Шуның аркасында әти: «Чәйнең тәмене бозасың, затсыз!» – дип, үзене һәрвакыт тирги дә иде. Чит кунак-фәлән булса, әти, әнине чакырып алып:

– Каймак салып ясама! – дип әйтеп тә куя иде. Ләкин, нидәндер, әни әти мәрхүмнең сүзене тутыра алмый иде – һаман каймаклы ясый иде.

Бүген дә шулай булды. Ул вакытлар, беләсең бит, ахирәт, хәзерге кеби, әллә нинди канәфер тәмнәре килә торган чәй юк иде: кара, ак койрыклы чәй иде. Аңар каймак салу, билгеле, шуның нечкә тәмене боза иде. Менә әни миңа да каймаклап ясап бирде. Алдыма зур кашык бал куйды. Мин Шәкерт абыйның сүзләрене тыңлый-тыңлый эчкәнемне дә сизми калдым. Ул үзенең хәзер әллә кайдан ерактан кайтуыны сөйли, әллә нинди мөфти хәзрәт берлән күрешүеме аңлата иде. Әти шунларның һәммәсенә дә: «Шулай диең, шулай диең!» – дип, авызыны ачып тыңлый иде. Ул вакытта мин нәрсә икәнене, кайдан кайтканыны аңламасам да, ул – Шәкерт абыйның мөәззин булыр өчен имтиханнан кайткан вакыты икән! Бердән соң әни миңа тагы берне ясап бирде. Беләсең, балаларга кич чәйне күп эчерү файдалы түгел: йокылары кача, төрле эшләргә сәбәп була. Әни шуны оныттымы, ул миңа өченче чынаяк та ясады. Мин, бунларның мәҗлесләреннән калмас өчен, әнидән «бар инде, кызым, ят!» дидертмәс өчен, һаман эчтем. Менә чәй бетте. Шәкерт абый, мине тагы чакырып алып, башымнан сыйпап:

– Йә, сабак кар астында калдымы? Онытылып беттеме? – диде. Мин бер сүз әйтмәдем. Әни: «Юк, юк, онытылмаган», – дип өлгермәде, әти:

– Бар әле, кызым, китапларыңны китер әле, Шәкерт абыең тыңласын әле, – диде.

Мин китеп Коръәнемне алып килдем. Ачып, кычкырып, әгузе бисмилла әйтеп укыдым. Үземнең Коръән укый торган тавышым үземә ишетелеп, үземнең элгәреге хәлләремне исемә төшерде. Минем күз алдымда Шәкерт абыйның биргән перәннеге күренә башлады; аның тәме авызымда уйный башлады. Мине әллә нинди шатлык биләде. Шәкерт абый: «Онытмаган, онытмаган», – дип, мине бик мактады. «Менә, шәһәрдән кайтсам, үзеңә прәннек алып кайткан булыр идем», – диде дә, кесәсеннән әллә нинди акча савыты чыгарып: «Менә шуңар сатучыдан прәннек алырсың», – дип, зур бер тиен ярымлык бирде. Мин, сөенә-сөенә алып, курчак сандыгыма салып куйдым. Шуннан соң мине яткырдылар. Мин йокы арамда гына Шәкерт абыйның Коръән укыганыны ишетеп күземне ачсам, әти берлән анларның намаз укуларыны, әнинең түргә әтигә бер урын, Шәкерт абыйга бер урын салганыны күрдем. Тагы йокыга киттем.

Менә төшемдәме, көнемдәме, Дөбрән Хәятыны күрә башладым. Ул ялан өст басып тора. Судан мунчала алып чыккан кеше кеби, аның бөтен битене, тәннәрене кара бака яулыгы каплаган, йөзләреннән кара, куе, сазлы су ага; үзе авызыны ачкан да тешене ыржайтып көлеп тора. Мин аннан куркам: «Әни! Әни!» – дип кычкырам, бакырам, качмакчы булам: ләкин аягыма тимер таккан кеби, атлый алмыйм, атласам, алга бара алмыйм. Ул миңа таба килә; минем котым оча; ул мине кочакламакчы була. Кочаклый! Аның кулы берлән минем бөтен тәнем кысыла… Аның тәненнән ага торган кара су миңа тама башлый. Аның өстенә ябышкан кара бака яулыгы миңа ябышмакчы була, җанлы кеби, миңа таба сузыла. Менә ул минем корсагыма килеп ябышты… Аның суыклыгы минем ботларыма кадәр агып китте… Минем йөрәгем ярылды… Тагы кычкырмакчы булдым. Кычкырдым да, ләкин минем тавышыма беркем дә килмәде. Ул салкын бака яулыгы әле минем корсагыма, әле минем бот араларыма кереп йөри башлады. Тагы икенче берсе муеныма ябышмакчы булды… Мин куркуымнан тагы бик каты кычкырып йибәрдем. Үз тавышымнан үзем куркынып уянып киттем.

Уяну берлән, корсагымнан түбәннән сәнәк тармакларымы араландырып ята торган авыр, зур бернәрсә бар икәнене сизендем. Куркуымнан күз ачып күз йомганчы йокым ачылды. Көзге айның нуры берлән яктырган өйдә, күршемдә сузылып ятып, миңа таба борылган Шәкерт абыйны, аннан ерак түгел генә «мыш-мыш» йоклый торган әтине күрдем. Шунларны күрү берлән, шул минем корсагыма, бот арама салынган япьле нәрсә Шәкерт абыйның кулы икәнлегене күңелемә төшерде. Мин аның авыр кулыны алып ташладым. Ул «лап!» итеп идәнгә барып төште. Шуның тавышы берлән минем башым эшләргә тотынды, «уйнаш» дигән сүз колагыма килеп керде…